Skip to content
Opens in a new window

[1] Эхуд дөнья куйганнан соң, Исраил угыллары янә Раббы күз алдында яман гамәлләр кылырга тотындылар;

[2] һәм Раббы аларны Хатсорда идарә итүче кәнганиләр патшасы Ябин кулына тапшырды. Аның Сисера исемле гаскәр башлыгы Харошет-Хагоимдә яши иде.

[3] Тугыз йөз сугыш арбасы булган әлеге Сисера егерме ел дәвамында исраилиләр өстеннән җәбер-золым кылды, һәм исраилиләр моңа түзә алмыйча тагын Раббыга ялынып ялвардылар.

[4] Бу вакытта Исраилдә Лаппидот хатыны – күрәзәче Дебора идарә итә иде.

[5] Дәгъваларын хәл итәргә исраилиләр Эфраим таулыгына, Рамаһ белән Бәйт-Эл шәһәрләре арасында үскән Дебора Хөрмәсе төбендә утыручы шул хатын янына килә торганнар иде.

[6] Әлеге Дебора, Нәптали җирендәге Кыдышта гомер итүче Абиногам углы Баракны чакыртып, аңа әйтте: – Раббы, Исраил Алласы, сиңа менә нәрсә боера: «Нәптали һәм Зәбулун ыругыннан үзең белән ун мең кешене ияртеп, Тавор тавына менеп бас.

[7] Ябиннең гаскәр башлыгы Сисераны Мин сугыш арбалары вә күп санлы гаскәре белән синең каршыңа, Кишон елгасы буена килергә мәҗбүр итәрмен һәм синең кулыңа тапшырырмын».

[8] Аңа җавап итеп, Барак: – Әгәр син минем белән барсаң – барам, инде юк икән – бармыйм, – диде.

[9] – Баруын барырмын мин синең белән, – диде аңа Дебора, – ләкин бу юлыңда син дан-шөһрәт яуламассың, чөнки Раббы Сисераны хатын-кыз кулына тапшырачак. Дебора белән Барак шуннан соң Кыдыш елгасына таба юл алдылар.

[10] Баракның чакыруы буенча, анда Зәбулун һәм Нәптали ыругларыннан ун мең сугышчы җыенып килгән иде. Дебора да шунда булды.

[11] Бу вакытны кыни Хебер, башка кыниләрдән – Муса кайнатасы Хобаб ыругыннан аерылып чыгып, Кыдыш буендагы Сагананнимдә, зур бер имән төбендә чатыр корган иде.

[12] Абиногам углы Барак әнә Тавор тавына менеп баскан, дип, Сисерага хәбәр итүгә,

[13] Сисера үзенең тугыз йөз сугыш арбасы һәм Харошет-Хагоимдәге бөтен гаскәре белән Кыйшон елгасы буена килеп тупланды.

[14] – Алга! – диде шунда Дебора Баракка. – Сисераны Раббы синең кулга тапшыра торган көн бу. Синең алдан Раббы Үзе бара! Барак үзенең ун меңлек гаскәре белән Тавор тавыннан төшүгә,

[15] Раббы ихтыяры буенча, Сисераны, сугыш арбаларындагы гаскәриләрне һәм сугышчыларын тирән курку биләп алып, Сисера үзенең арбасыннан сикереп төште дә чабарга тотынды.

[16] Барак исә дошманның сугыш арбаларын һәм гаскәрен Харошет-Хагоимгә кадәр эзәрлекләп барды. Сисераның барлык сугышчылары кылычтан һәлак булды, һичкем исән калмады.

[17] Сисера үзе кыни Хеберның хатыны Ягил чатырына таба йөгерде, чөнки Хатсор патшасы Ябин белән кыни Хебер ыругы дустанә мөнәсәбәттә яшиләр иде.

[18] Сисераны каршыларга чыгып, Ягил: – Кер, әфәндем! Кер, курыкма! – диде. Сисера аның чатырына керде, һәм Ягил аны җәймә белән бөркәп куйды.

[19] – Бераз су бир әле, эчәсем килә, – диде аңа Сисера. Ягил, сөт салынган турсыкны чишеп, аңа эчәргә бирде дә аннары Сисераны кабат җәймә белән каплап куйды.

[20] – Чатыр авызы янында тор, – диде Сисера Ягилгә. – Кем дә булса килеп: «Берәрсе юкмы монда?» – дип сораса, «Юк», – дип җавап бирерсең.

[21] Ләкин Хебер хатыны Ягил, чатыр беркетә торган казык белән чүкеч алып, йокыга талган Сисера янына әкрен генә килде дә чигәсенә казыкны шундый итеп бәрде, казык хәтта җиргә кереп китте – Сисера шундук җан тәслим кылды.

[22] Сисераны куа килүче Барак күренүгә, Ягил, аның каршысына чыгып: – Бире кер, син эзләгән кешене күрсәтәм, – диде. Барак аның артыннан керде һәм чигәсенә казык кагылган Сисераның үле гәүдәсен күрде.

[23] Ул көнне Раббы Кәнган патшасы Ябин өстеннән исраилиләргә җиңү яуларга ярдәм итте.

[24] Шулай итеп, исраилиләр аны һаман ныграк кысрыклый бирделәр һәм, ниһаять, җир йөзеннән тәмам юк иттеләр.

Хөкемчеләр — Chapters