[1] Еруб-Багал дип яңа исем кушылган Гидеон һәм аның янындагы бар халык, таң белән уянып, Харод кизләве буена килеп тупланды; мидьяниләр исә алардан төньяктарак – Мөре тау итәгендәге үзәндә урнашкан иде.
[2] – Сугышчыларың артык күп синең, – диде Гидеонга Раббы, – алар кулына мидьяниләрне тапшыра алмыйм мин. Югыйсә исраилиләр: «Без үзебезне үз көчебез белән коткардык», – дип, Минем алда борыннарын чөеп йөрер иде.
[3] Халкыңа җиткер: куркып һәм калтырап торучылар Гилыгад тауларын ташлап өенә кайтып китсен! Шуннан егерме ике мең гаскәри кайтып китте, ун меңе исә сугыш кырында калды.
[4] – Халкың һаман да күп әле, – диде Гидеонга Раббы, – аларны чишмә буена алып кил, шунда Мин сиңа сайлап бирермен; «Синең белән барсын» дигәннәр синең арттан китәр, «Синең белән барырга тиеш түгел» дигәннәре өйләренә кайтыр.
[5] Гидеон үзенең кешеләрен чишмә буена алып килгәч, Раббы аңа: – Суны эт кебек ялап эчүчеләр бер якка бассын, тезләнеп эчүчеләр икенче якка бассын, – диде.
[6] Суны ялап эчүчеләрнең саны өч йөз булды; калганнары исә суны тезләнгән килеш учына алып эчте.
[7] – Суны ялап эчкән әнә шул өч йөз кеше белән Мин сезне коткарырмын һәм мидьяниләрне сезнең кулга тапшырырмын! Калганнар исә өйләренә таралсын! – диде Раббы.
[8] Үзләре белән алып килгән ризыкларын һәм мөгез быргыларын калдырырга кушып, Гидеон исраилиләрне чатырларына кайтарып җибәрде, үз янында исә өч йөз сугышчыны гына калдырды. Мидьяниләр аста, үзәндә тупланганнар иде.
[9] Шул төнне Гидеонга Раббы болай диде: – Аска төш тә мидьяниләр станына һөҗүм ит – Мин аларны синең кулга тапшырам!
[10] Ялгызың гына барырга курыксаң, үзең белән хезмәтчең Пураны ал да
[11] мидьяниләрнең ни-нәрсә сөйләшкәнен тыңла – ишеткәннәрең сиңа дошманга һөҗүм итәргә көч бирер. Шуннан Гидеон үзенең хезмәтчесе Пура белән, үзәнгә төшеп, дошман сакчылары янына якын ук килде.
[12] Үзәндә тупланган мидьяниләр, амалыкыйлар һәм шәрык халкы саранча чирүедәй күп санлы булып, аларның дөяләре диңгез буендагы ком бөртеге сыман исәпсез-хисапсыз иде.
[13] Гидеон якынрак килде һәм бер кешенең икенче берәүгә күргән төшен сөйләп торуын ишетте: – Төшемдә, имеш, мидьяниләрнең станы буйлап түп-түгәрәк арпа икмәге тәгәрәп бара икән. Менә ул чатыр янына килеп җитте һәм аңа шундый итеп бәрелде ки, чатыр авып китте дә ишелеп төште.
[14] Икенчесе, аңа җавап итеп: – Йоаш углы исраили Гидеонның кылычы ул! Мидьяниләрне һәм бөтен шушы станны Раббы аның кулына тапшыра, димәк, – диде.
[15] Төшнең эчтәлеген һәм әлеге юрауны ишеткәч, Гидеон Раббыга сәҗдә кылды; аннары исраилиләр янына әйләнеп кайтып: – Кузгалыгыз! Раббы мидьяниләр станын сезнең кулга тапшыра! – диде дә,
[16] өч йөз гаскәрине өч төркемгә бүлеп, һәркайсының кулына быргы һәм эчендә ут янып торган буш чүлмәк тоттырды.
[17] – Миңа карагыз һәм мин нишләсәм, шуны эшләгез, – диде ул үзенең сугышчыларына. – Дошман станына килеп җиткәч, мин нишләсәм, сез дә шуны эшләгез.
[18] Мин һәм минем белән баручылар быргы кычкырта башлауга, сез дә, станны әйләндереп алып, быргыларыгызны кычкыртыгыз һәм: «Раббы өчен! Гидеон өчен!» – дип сөрәнләгез.
[19] Төн уртасында алышына торган сакчылар каравылга басуга, Гидеон һәм аның йөз сугышчысы дошман туктаулыгына якын ук килде дә, быргыларын кычкыртып, кулларындагы чүлмәкләрен бәреп ватты.
[20] Һәр өч төркемдәге сугышчылар, быргыларын кычкыртып һәм чүлмәкләрен ватып, сул кулына янып торган чырагларын, уңына быргыларын тоткан килеш, «Раббы кылычы! Гидеон кылычы!» дип сөрәнләргә һәм быргыларын кычкыртырга тотындылар.
[21] Алар шулай станны камап алып, бер урында басып тора бирделәр, дошман исә ары-бире килеп йөгерергә, кычкырырга тотынды, аннары кача башлады.
[22] Берьюлы өч йөз быргы кычкырта башлауга, стандагы Мидьян сугышчылары, кылычларын күтәреп, бер-берсенә ташланды. Бу – Раббы кодрәте белән эшләнде. Аннары дошман гаскәрләре Серера тарафына, Бәйт-Шиттага таба качарга тотынды. Алар шулай Таббат янындагы Әбел-Мехола шәһәренең чигенә җиткәнче чаба бирделәр.
[23] Шуннан исраилиләр – Нәптали, Ашер һәм Менашше ыругының барча кабиләләре – бергә җыелдылар да мидьяниләрне куа киттеләр.
[24] Гидеон исә «Тауларыгыздан төшеп, мидьяниләргә каршы чыгыгыз да Бәйт-Бара шәһәренә кадәр Үрдүн кичүен үз кулыгызга алыгыз!» дигән хәбәр белән Эфраим тауларына үзенең хәбәрчеләрен юллады. Эфраимнәр, җыелып килеп, Бәйт-Барага кадәр Үрдүн кичүен үз кулларына алдылар.
[25] Мидьяниләрне куа барганда, алар дошманнарының ике гаскәрбашын – Ореб белән Зеевны әсир иттеләр һәм Оребны – Ореб кыясында, ә Зеевны исә Зеевның йөзем изгечендә үтерделәр; Ореб белән Зеевның башын Үрдүн аръягыннан Гидеонга алып кайтып бирделәр.