Skip to content
Opens in a new window

[1] Исраил иле белән хөкемчеләр идарә иткән көннәрдә җиргә кытлык килде. Шул сәбәпле Яһүдә Бәйт-Лехеменнән бер кеше, хатыны белән ике углын ияртеп, яшәргә дип Мәаб җиренә күченеп китте.

[2] Әлеге кешенең исеме – Әлимәлик, хатыныныкы – Нагомия, ә угылларыныкы Махлон вә Кильйон иде; алар Яһүдә Бәйт-Лехемендә яшәүче Эфрат кабиләсеннән иделәр. Шулай итеп алар, Мәаб җиренә күченеп килеп, шунда яшәп калдылар.

[3] Бервакыт, Нагомиянең ире Әлимәлик вафат булып, Нагомия ике углы белән берьялгызы калды.

[4] Угыллары үзләренә хатынлыкка Мәаб кызларын алдылар; аларның берсе – Өрпә, икенчесе Рут исемле иде. Ун ел чамасы гомер кичергәч,

[5] Нагомиянең угыллары да үлеп китте; үзенең ирен, ике углын югалтканнан соң, ул бөтенләй ялгызы калды.

[6] Раббының, Үз халкын кайгыртып, басуларда зур уңыш үстерүен ишеткәннән соң, Нагомия үзенең киленнәре белән бергә Мәаб җиреннән туган иленә кайтырга карар кылды.

[7] Яшәгән җирләреннән кузгалып, алар Яһүдә тарафына юл тоттылар. Кайтып барганда,

[8] Нагомия үзенең киленнәренә: – Барыгыз, икегез дә әниләрегез йортына кире кайтыгыз. Раббы сезне рәхмәтеннән ташламасын, сез мәрхүм ирләрегезгә һәм миңа бик игелекле булдыгыз.

[9] Раббы кушып, сезнең һәр икегезгә, үз тиңегезне табып, тигез тормыш корырга язсын! – дип, киленнәрен үпте.

[10] Әмма алар, бу сүзләрне ишетеп: – Юк, без синең белән халкың янына барабыз, – дип еларга тотындылар.

[11] Нагомия исә аларга: – Балакайларым, үз өегезгә кайтыгыз, нигә сезгә минем белән барырга? Сезгә ир булырдай егетләр тудырасым юк бит инде минем.

[12] Барыгыз, кызларым, өегезгә кире кайтыгыз. Ир белән яшәргә соң инде миңа. Әгәр дә мин: «Алда әле өмет бар!» – дип әйтә калсам һәм, бүгенге төнне ир-ат белән уздырып, сезгә тәгаенләгән ир балалар тудырсам да,

[13] аларның үсеп буйга җитүләрен ничек көтеп тормак кирәк?! Юк, кызларым, бу мөмкин хәл түгел. Минем хәсрәтем сезнекеннән ачырак, чөнки миңа Раббы каргышы төште.

[14] Әлеге сүзләрдән соң киленнәре кабат кычкырып еларга тотындылар. Аннары Өрпә дигәне кайнанасын үпте дә хушлашып китеп барды. Рут исә, кайнанасына сарылып, аның янында калды.

[15] Нагомия Рутка: – Әнә, килендәшең туган кавеменә, үз илаһларына әйләнеп кайтырга булды, син дә шулай эшлә, – диде.

[16] Әмма Рут аңа: «Берьялгызыңны калдырып китәргә үгетләмә мине, – диде. – Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын, кайда яшәсәң, шунда яшәрмен, синең халкың – минем халкым, синең Аллаң минем Аллам булыр!

[17] Вафатың кайда булса, мин дә шунда үләрмен, мине дә шунда җирләрләр. Раббы миңа нинди генә җәзалар җибәрсә дә, мине синнән бары әҗәл генә аерыр».

[18] Нагомия, килененең үз дигәнендә нык торуын күреп, аны үгетләүдән туктады.

[19] Бәйт-Лехемгә килеп җиткәнче, алар шулай бергәләп юлларын дәвам иттеләр. Бәйт-Лехемгә аяк баскач, аларны күреп, бөтен шәһәр хәрәкәткә килде, һәммәсе бер-берсеннән: «Нагомияме соң бу?» – дип сораша башлады.

[20] Нагомия шәһәр халкына болай дип белдерде: – Миңа Нагомия дип түгел, Мара дип дәшсәгез, дөресрәк булыр, чөнки Кодрәт иясе мине зур хәсрәткә салды.

[21] Мин моннан күпме мал-мөлкәт белән чыгып киткән идем, Раббы исә мине бирегә буш кул белән кайтарды. Раббы шуның кадәр хәсрәтләр җибәргәч, Кодрәт иясе бәхетсезлеккә дучар иткәч, ничек итеп миңа Нагомия дип дәшмәк кирәк?!

[22] Шул рәвешле, Нагомия үзенең килене – Мәаб җиреннән килгән мәаби Рут белән Бәйт-Лехемгә әйләнеп кайтты. Алар бирегә арпа урагына төшәр алдыннан кайтып җиттеләр.

Рут — Chapters