[1] Исраил угыллары тагын Раббы күз алдында яман гамәлләр кылырга тотындылар, һәм Раббы аларны җиде елга мидьяниләр кулына тапшырды.
[2] Мидьяниләр күрсәткән җәбер-золымга түзеп яшәү исраилиләргә бик авыр булды, һәм алар таш кыялар арасында, мәгарәләрдә, тау куышларында үзләренә яшеренер урын әзерләделәр.
[3] Исраилиләр чәчү эшләрен төгәлләүгә, алар җиренә мидьяниләр, амалыкыйлар һәм кояш чыгышы тарафында яшәүче халыклар басып керә иделәр дә,
[4] чатырларын корып җибәреп, Газа шәһәренә җиткәнче, илнең бөтен уңышын юкка чыгаралар, исраилиләргә тамак туйдырыр өчен ризык та, мал-туардан сарык, үгез, ишәк затын да калдырмыйлар иде.
[5] Үзләренең көтү-көтү хайваннары, чатырлары белән килгән бу халыклар саранча чирүедәй күп булып, алар үзләре дә, дөяләре дә санап бетергесез иде. Әнә шулай ябырылып киләләр дә илне талап китә иделәр.
[6] Мидьяниләр Исраилне тәмам бөлгенлеккә төшергәч, исраилиләр, яклау эзләп, Раббыга ялынып ялварырга тотындылар.
[7] Исраилиләр шулай, мидьяниләрдән яклау эзләп, Раббыга ялвардылар,
[8] һәм Раббы аларга пәйгамбәрен юллады. Пәйгамбәр аларга менә нәрсә диде: – Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мин сезне Мисырдан, коллык йортыннан алып чыктым,
[9] сезне мисырлылардан вә җәбер-золым кылучылардан коткардым, аларны сезнең күз алдыгыздан куып җибәреп, җирләрен сезгә бирдем
[10] һәм сезгә әйттем: „Мин – сезнең Раббы Аллагыз! Үзегез яшәгән амориләр җиренең илаһларына табынмагыз!“ – дидем. Ләкин сез Минем сүзләремә колак салмадыгыз».
[11] Берзаман Абигызер токымыннан булган Йоаш биләмәсендәге Офрада үскән имән төбенә Раббы фәрештәсе килеп утырды. Бу вакытны Йоаш углы Гидеон, мидьяниләр күрмәсен дип, йөзем изгечтә бодай суга иде.
[12] Раббы фәрештәсе, аның янына иңеп: – Раббы синең белән, баһадир ир-егет! – диде.
[13] – Әфәндем, әгәр Раббы чыннан да безнең белән икән, ни өчен соң без шушы хәлгә калдык? – дип сорады аңардан Гидеон. – Ата-бабаларыбыз: «Раббы безне Мисыр иленнән алып чыкты», – дип сөйләгән могҗизалары кайда Аның? Раббы бездән йөз чөерде – мидьяниләр кулына тапшырды!
[14] Раббы шунда аңа таба борылды һәм: – Бар, бөтен көч-егәреңне куеп, Исраилне мидьяниләрдән коткар! Бу эшне Мин сиңа тапшырам! – диде.
[15] – И Хуҗам! Ничек итеп мин Исраилне коткара алыйм?! Менашше ыругында безнең нәсел иң кечесе санала, мин үзем дә атам йортында төпчек баламын, – дип җавап кайтарды Гидеон.
[16] – Мин янәшәңдә булырмын: бер кешене җиңгән сыман, мидьяниләрнең һәммәсен тар-мар китерерсең! – диде аңа Раббы.
[17] – Әгәр мин күңелеңә хуш килгәнмен икән, минем белән чыннан да Син сөйләшкәнне раслаучы бер билге бир!
[18] – диде аңа Гидеон. – Хәзер әйләнеп киләм, китми тор, сый алып киләм сиңа. – Мин сине биредә көтеп торырмын, – дип җаваплады кунак.
[19] Гидеон, өенә кайтып, кәҗә бәтие ите һәм бер эфа оннан төче икмәк пешерде; итне кәрзингә, шулпаны чүлмәккә салды да имән төбендә көтеп утырган кунагына китерде.
[20] – Ит белән икмәкне ташка куй да өсләренә шулпаны түк, – дип боерды аңа Раббы фәрештәсе, һәм Гидеон Ул кушканча эшләде.
[21] Раббы фәрештәсе кулындагы юл таягының очы белән иткә вә төче икмәккә орынуы булды – таш эченнән ут бөркелеп чыкты да ит белән икмәкне яндырып бетерде; Раббы фәрештәсе исә күздән юк булды.
[22] Аның дөрестән дә Раббы фәрештәсе булуын аңлагач: – И-и Хуҗа-Раббым, – диде Гидеон авыр көрсенеп. – Раббы фәрештәсен йөзгә-йөз күрдем бит!
[23] Әмма Раббы аңа: – Имин булырсың, курыкма! Үлмәссең син! – диде.
[24] Шул урында Раббы хөрмәтенә Гидеон мәзбәх корды һәм аңа «Раббы – иминлек ул» дип исем бирде. Әлеге мәзбәх Абигызер токымының биләмәсендәге Офрада бүгенге көндә дә исән-имин торадыр.
[25] Шул ук төнне Гидеонга Раббы: – Атаңның көтүеннән бер үгез, аннары тагын җиде яшьлек бер үгез ал да, атаң куйдырган Багал мәзбәхен җимереп һәм аның янындагы Аширә колгасын чабып ташлап,
[26] әлеге калку урында үзеңнең Раббы Аллаңа тиешле рәвештә мәзбәх кор; аннары, үзең чапкан Аширә колгасын ягып, җиде яшьлек үгезне тулаем яндыру корбаны итеп китер, – диде.
[27] Үзенә ярдәмгә ун хезмәтчесен алып, Гидеон һәммәсен Раббы кушканча эшләде; ләкин үзенең гаилә әһелләреннән һәм шәһәр халкыннан курыкканга, боларны ул төнлә башкарды.
[28] Иртәгесен шәһәр халкы йокысыннан уянса – Багал мәзбәхе җимерелгән, янәшәсендәге Аширә колгасы чабып ташланган, яңа гына төзелгән мәзбәх өстендә исә корбан үгезе яндырылган.
[29] – Кем эшләгән моны? – дип сораштырды халык бер-берсеннән. Эзләнә-сораша торгач, Йоаш углы Гидеон эше икәнлеге ачыкланды.
[30] – Углыңны китер монда! – дип таләп итте Йоаштан шәһәр халкы. – Багал мәзбәхен җимергән һәм аның янындагы Аширә колгасын чабып ташлаган өчен, ул үләргә тиеш!
[31] Ләкин үзен әйләндереп алган халык төркеменә Йоаш: – Сезгәме инде Багалны якларга, сезгәме инде аны сакларга?! Аны яклаганнар таң атканчы әҗәлен табар! Әгәр Багал дөрестән дә алла икән – җимерүчеләрдән үз мәзбәхен үзе сакласын! – диде.
[32] Багал мәзбәхен җимергән өчен, шул көннән Гидеонны «Багал үзе хөкем итсен аны» дигән мәгънәне аңлатучы яңа исем белән – Еруб-Багал дип атый башладылар.
[33] Ул арада мидьяниләр, амалыкыйлар һәм шәрык тарафыннан килгән башка кавемнәр берләштеләр дә, елганы кичеп, Изрегыл үзәненә килеп тупландылар.
[34] Шулвакыт Гидеонга Раббы Рухы иңеп, Гидеон үзенең быргысын уйнатты – һәм бөтен Абигызер токымы аның артыннан иярде;
[35] Менашше ыругына үзенең хәбәрчеләрен юллады – һәм бөтен ыруг аның артыннан иярде; шулай ук Ашер, Зәбулун һәм Нәптали ыругларына ул үзенең хәбәрчеләрен озатты – бу ыруглар да аңа ярдәмгә кузгалды.
[36] Шуннан соң Гидеон Раббыга әйтте: – Әгәр Син, Үзең вәгъдә иткәнчә, минем кул белән Исраилне коткарырга җыенасың икән,
[37] менә кара: шушында, ындыр табагында, яңа гына кыркып алынган йон җәям. Әнә шул йонга чык төшеп, әйләнә-тирәдәге бөтен җир коры калса, Үзең вәгъдә иткәнчә, чынлап та минем кул белән Исраилне коткарасыңа ышанырмын, – диде.
[38] Нәкъ шулай булды да: Гидеон иртәгесен, таңнан торып, йонны сыгып караса – аңардан бер тустаган су чыкты.
[39] Шуннан Раббыга Гидеон болай диде: – Ачуланма миңа, тагын бер генә үтенечемне әйтим һәм тагын бер генә тапкыр әлеге йон белән сынау уздырыйм: хәзер инде йон коры калып, әйләнә-тирәдәге бөтен җиргә чык төшсен.
[40] Ул төнне Раббы нәкъ шулай эшләде: йон коры калып, әйләнә-тирәдә бөтен җиргә чык төште.