Skip to content
Opens in a new window

[1] Исраил илендә әле патшалар булмаган заманда, таулы Эфраим төбәгендә яшәүче леви бер адәм Яһүдә Бәйт-Лехеменнән үзенә кәнизәк ала.

[2] Әлеге кәнизәк аның белән ачуланыша да атасы йортына, Яһүдә Бәйт-Лехеменә кайтып китеп, дүрт ай шунда яши.

[3] Көннәрдән беркөнне леви ир үзе белән хезмәтчесен һәм пар ишәген алды да, кәнизәген өйгә кайтырга күндермәкче булып, аның янына китте. Кәнизәге аны атасының йортына алып керде;

[4] әти кеше кияүне шатланып каршы алды һәм калырга кыстый башлады. Кияү анда өч төн кунды, кунак булып ашады һәм эчте.

[5] Дүртенче көнне исә леви адәм иртә таңнан юлга җыена башлады. – Юлга чыкканчы, тамагыңны туйдыр, аннары китәрсез, – диде аңа яшь ханымның атасы.

[6] Ирләр бергә утырып ашадылар, эчтеләр, һәм яшь ханымның атасы: – Тагын бер төнгә кал, күңелең булганчы ял ит, – дип, аны кыстарга тотынды.

[7] Теге инде китәргә дип кузгалган иде, ләкин кызның атасы бик кыстагач, тагын бер төн куна калды.

[8] Бишенче көнне ул, китәргә дип, иртә таңнан кузгалды, ләкин кызның атасы тагын: – Юлга чыкканчы, тамагыңны туйдыр! Көн үзәге җиткәнче, бераз сабыр итегез! – диде. Шуннан ирләр икесе бергә утырып ашадылар.

[9] Аннары леви адәм урыныннан торды да кәнизәге һәм хезмәтчесе белән юлга чыгарга җыена башлады. Яшь ханымның атасы тагын: – Көн кичкә авышып бара инде, куна калыгыз. Озакламый караңгылана башлар, төнне биредә уздырып ял итегез дә иртәгә, таңнан торып, кайтыр юлга чыгарсыз, – диде.

[10] Әмма кияү кеше, тагын бер төнгә калырга риза булмыйча, китеп барды. Шулай итеп, ул Явүс шәһәренә, ягъни Иерусалимгә килеп җитте; йөк төялгән пар ишәге белән кәнизәге дә янында иде.

[11] Явүс каласына якынлашканда, көн инде кичкә авышкан булып, хезмәтчесе аңа: – Бәлки, явүсиләр шәһәрендә тукталып, шунда төн кунарбыз? – диде.

[12] – Юк, чит кавемнәрнең шәһәренә кермибез, алар исраилиләр түгел. Гибгага барабыз, – диде хуҗасы.

[13] Аннары: – Гибгага яки Рамаһка барып җитик тә шуларның берсендә төн кунарбыз, – дип өстәде.

[14] Шуннан алар ары киттеләр; Беньямин җирендәге Гибгага килеп җиткәндә, кояш баеган иде инде.

[15] Төнне Гибгада уздырмакчы булып, шәһәргә таба борылдылар да шәһәр мәйданында тукталдылар. Әмма аларны төн кунарга чакыручы булмады.

[16] Шулчакны соңгарып кына басу эшеннән кайтып килүче бер карт күренде; тумышы белән таулы Эфраим якларыннан булган әлеге карт шушында – Гибгада, беньяминнәр арасында гомер сөрә иде.

[17] Шәһәр мәйданында утырган мосафирны күреп, ул: – Кай тарафка юл тотасың һәм кайдан килеп барышың? – дип сорады.

[18] – Яһүдә Бәйт-Лехеменнән Эфраим таулыгының теге ягына барышыбыз – мин шул яклардан, – диде леви адәм. – Яһүдә Бәйт-Лехеменә барган идем, хәзер өйгә кайтып килешем; беркем дә төн кунарга чакырмый менә!

[19] Саламыбыз да, ишәкләргә азыгыбыз да бар. Безнең, синең колларыңның, ашар ризыгы да, эчәр шәрабы да бар – миңа да, менә бу хатынга да, хезмәтчемә дә җитәрлек. Безгә берни кирәкми!

[20] – Өемә рәхим итегез, – диде аңа карт. – Кирәк булган бар нәрсә табылыр миндә; тик урамда гына йокламагыз.

[21] Карт, аларны өенә ияртеп кайтып, ишәкләренә азык бирде, мосафирлар исә, аякларын юып, ашарга утырды.

[22] Алар шулай кәефләнеп өстәл янында утырганда, шәһәрнең бозык затлары өйне әйләндереп алдылар да, ишекне төеп: – Сиңа килгән теге кешене бире чыгар, нинди икәнен татып белик аның! – дип, хуҗа картка кычкырырга тотындылар.

[23] Хуҗа кеше, алар янына чыгып: – Туганнар, кирәкми, җинаять эш кылмагыз! Минем кунагым ул, андый акылсызлык эшләмәгез! – дип, аларны җайларга тырышты.

[24] – Әнә, гыйффәтен җуймаган кызымны, мосафир адәмнең кәнизәген алыгыз; көчләгез аларны, ни теләсәгез, шуны эшләгез, тик кунагымның үзенә генә кул озайтмагыз!

[25] Әмма тегеләр тыңларга да теләмәде. Шуннан леви адәм алар янына үзенең кәнизәген чыгарып җибәрде, һәм тегеләр, хатынның намусын таптап, төнозын аны мәсхәрәләделәр, таң алдыннан гына кайтарып җибәрделәр.

[26] Хатын, таң атып килгәндә, әфәндесе тукталган өйнең ишек катына килеп егылды һәм яктырганчы шунда ятты.

[27] Иртән әфәндесе, юлын дәвам итәргә ниятләп, торып чыкса, ишек төбендә бусагага тотынып яткан кәнизәген күрде.

[28] – Тор әйдә, киттек! – диде ул аңа. Әмма хатын җавап бирмәде. Шуннан леви адәм аның гәүдәсен ишәккә күтәреп салды да өенә таба юл алды.

[29] Кайтып җитүгә ул, пычак алып, хатынның үле гәүдәсен уникегә кискәләде дә Исраилнең бөтен төбәкләренә таратып чыкты.

[30] Шушы хәлгә шаһит булган һәр кеше: – Исраил угыллары Мисырдан чыкканнан алып бүгенге көнгә кадәр мондый хәлнең булганы да, күрелгәне дә юк иде. Әйдәгез уйлыйк, нинди дә булса фикергә килик! – диде.

Хөкемчеләр — Chapters