Skip to content
Opens in a new window

[1] Беркөн Гилгәлдән Бохимга Раббы фәрештәсе, килеп, болай диде: – Мин сезне Мисыр иленнән алып чыктым һәм, бабаларыгызга ирештергән ант-карарымны үтәп, сезне әлеге җирләргә китердем, «Сезнең белән төзегән изге килешүемне Мин мәңге бозачак түгелмен,

[2] сез исә бу илнең халкы белән килешү төземәгез, аларның мәзбәхләрен җимерегез!» – дидем. Ләкин сез Минем сүзләремне игътибарга алмадыгыз. Ничек шулай эшли алдыгыз сез?

[3] Шуңа күрә Мин сезгә болай дип әйтәм: «Мин аларны сезнең яннан куып җибәрмәячәкмен. Биредә яшәүче халыклар сезнең өчен – элмәк, илаһлары исә тозак булыр».

[4] Раббы фәрештәсе әлеге сүзләрне исраилиләргә ирештергәч, халык кычкырып еларга тотынды.

[5] Шуңа күрә бу урын Бохим дип атала. Исраилиләр анда Раббыга корбан китерделәр.

[6] Ешуа халыкка китәргә рөхсәт иткәннән соң, исраилиләр үз өлешенә тигән җирләренә таралышты; һәм әлеге җирләр аларның биләмәсенә әйләнде.

[7] Ешуа үзе һәм аңардан соң яшәгән өлкәннәр Раббының Исраил хакына башкарган бөек эшләрен күргән заманнарда халык Раббы юлында булды.

[8] Әмма Раббы колы Нун углы Ешуа йөз дә ун яшенә җитеп дөнья куйганнан,

[9] һәм аны Гәгаш тавыннан төньяктарак – Эфраим таулыгындагы Тимнат-Херес шәһәрендәге үз биләмәсендә җир куенына тапшырганнан,

[10] һәм аның чордашлары үзләренең ата-бабалары янына бакый дөньяга күчкәннән соң, аларга алмашка Раббыны һәм Исраил хакына Ул башкарган эшләрне белмәүче яңа буын килгәч,

[11] исраилиләр Раббы күз алдында яман гамәлләр кыла һәм Багал сыннарына табына башладылар.

[12] Алар, үзләренең ата-бабаларын Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Алладан йөз чөереп, әйләнә-тирәләрендә яшәүче халыкларның илаһларын үз итә һәм аларга табына башлап, Раббының ачуын чыгардылар,

[13] Раббыдан йөз чөереп, Багал белән Аширәгә табына башладылар!

[14] Раббының исраилиләргә бик нык ачуы чыгып, Ул аларны талаучылар иркенә калдырды – һәм тегеләр таладылар; исраилиләрне Ул төрле яктан урап алган дошманнары кулына тапшырды – исраилиләрнең инде дошманга каршы торырлык хәле юк иде.

[15] Исраил кай тарафка яу чапса да, Раббы, алдан кисәтеп куйганча һәм ант иткәнчә, аларны бәла-казага дучар итә торган булды. Исраилиләрнең хәлләре авыр иде.

[16] Шуннан Раббы, исраилиләрне талаучылар кулыннан коткарыр өчен, хөкемчеләр билгели башлады.

[17] Әмма халык хөкемчеләр сүзенә дә колак салмады – Раббыга тугрылык сакламыйча, башка илаһларга табынды. Аталары йөргән юлдан бик тиз читкә тайпылды. Ата-бабалары Раббы кушканнарны үтәгән булса, балалары исә башкача гамәл кылды.

[18] Хөкемчеләр билгеләгән чакта Раббы, Үзе дә хөкемче янында булып, хөкемче исән чакта исраилиләрне дошманнарыннан коткара килде, чөнки җәберләүчеләрнең һәм залимнәрнең кысу-изүеннән ыңгырашкан исраилиләрне кызганды.

[19] Әмма хөкемче дөнья куюга, исраилиләр, чит илаһларны үз итеп, аларга ияреп китә һәм табына, аталарыннан да уздырып, әүвәлге эшләренә тотына – үзләренең явыз гамәлләрен һәм үҗәтләнүләрен дәвам итә иделәр.

[20] Шуннан соң Раббының исраилиләргә бик нык ачуы чыгып, Ул: – Аларның аталары белән Мин төзегән килешүне санламаган һәм Минем сүзләремә илтифат итмәгән өчен,

[21] Ешуаның вафатыннан соң биредә калган халыкларның берсен дә исраилиләр яныннан куып җибәрмәячәкмен!

[22] Әлеге халыклар ярдәмендә Мин исраилиләрне сынармын: ата-бабалары сыман, алар Раббы юлыннан йөрерләрме икән?

[23] Шул рәвешле, Раббы бу халыкларны шундук куып җибәрмәде һәм, Ешуа кулына тапшырмыйча, яшәгән җирләрендә калдырды.

Хөкемчеләр — Chapters