Skip to content
Opens in a new window

[1] Исраил угыллары тагын Раббы күз алдында яман гамәлләр кылырга тотындылар, һәм Раббы аларны утыз ел буена пелештиләр кулына тапшырды.

[2] Ул заманда Сорга шәһәрендә Дан ыругыннан Маноах дигән бер адәм гомер итеп, аның хатыны бала табу хасиятеннән мәхрүм булу сәбәпле, аларның кыз-угыллары юк иде.

[3] Бервакыт әлеге хатын янына Раббы фәрештәсе иңеп: – Менә, син бала табу хасиятеннән мәхрүмсең, синең кыз-угылларың юк, – диде, – ләкин син авырга узарсың һәм ир бала тудырырсың.

[4] Тик кара аны, шәраб вә сыра эчүдән саклан, авызыңа хәрәм ризык капма,

[5] чөнки син, авырга узып, ир бала табарсың. Әлеге баланың чәченә пәке тимәс, чөнки ана карыныннан ук ул Аллаһы нәзире булыр, һәм нәкъ менә ул Исраилне пелештиләр кулыннан коткара башлар.

[6] Хатын, ире янына килеп, һәммәсен аңа сөйләп бирде: – Минем яныма Аллаһы бәндәсе килде. Кыяфәте белән ул Аллаһы фәрештәсенә охшаган – кыяфәте бик дәһшәтле иде. Мин аның кайдан килүен сорашмадым, ул да миңа үзенең исемен әйтмәде.

[7] Ул миңа: «Син, авырга узып, ир бала табарсың! Шулай булгач, шәраб вә сыра эчмә, авызыңа хәрәм ризык капма, чөнки туган көненнән алып үлгәнчегә кадәр әлеге бала Аллаһы нәзире булыр», – диде.

[8] Шуннан соң Маноах Аллаһыга дога кылып әйтте: – И-и Хуҗа-Хаким! Баягынак Син безнең янга җибәргән Аллаһы бәндәсе, кабат килеп, туасы бала белән ни-нәрсә эшләргә икәнен өйрәтеп китсә иде.

[9] Маноахның гозере Аллаһыга килеп иреште, һәм хатыны кырда чакта Аллаһы фәрештәсе янә аның янына иңде. Бу вакытны ире Маноах янәшәсендә юк иде.

[10] Хатын шундук ире янына йөгерде һәм аңа: – Теге кеше тагын килде! – диде.

[11] Маноах урыныннан торды да хатыны артыннан иярде һәм, әлеге кеше янына килеп: – Теге вакытны минем хатын белән син сөйләштеңме? – дип сорады. – Әйе, мин, – диде Аллаһы фәрештәсе.

[12] – Син әйткәннәр чынга аша калса, әлеге баланың яшәү рәвеше нинди булырга, һәм ул ни-нәрсә эшләргә тиеш? – дип сорады аңардан Маноах.

[13] – Синең хатының мин әйткәннәрнең һәммәсен җиренә җиткереп үтәргә тиеш, – дип җавап бирде аңа Аллаһы фәрештәсе. –

[14] Йөзем куагында үскән һичнәрсәдән авыз итмәсен, шәраб һәм сыра эчмәсен, хәрәм ризык капмасын. Мин кушканнарның һәммәсен төгәл башкарсын!

[15] – Кәҗә бәтиен суеп, ашарыңа әзерләгәнче сабыр ит! – диде Маноах Раббы фәрештәсенә.

[16] – Тоткарлана калсам да, ризыгыңнан авыз итмәм, – дип җавап бирде аңа Раббы фәрештәсе. – Әгәр инде син, Раббыга багышлап, тулаем яндыру корбаны китерергә телисең икән, уйлаганыңны эшлә. Каршысында Раббы фәрештәсе басып торганны Маноах әле һаман аңламаган иде.

[17] – Исемең ничек синең? – дип сорады Маноах Раббы фәрештәсеннән. – Әйткәннәрең чынга ашкач, сиңа рәхмәтләребезне укыр идек.

[18] Әмма Раббы фәрештәсе аңа: – Нигә син миннән исемем хакында сорыйсың? Акыл ирешмәслек сер ул! – дип җавап кайтарды.

[19] Аннары Маноах, кәҗә бәтие белән икмәк бүләге алып, таш өстендә Раббы хөрмәтенә корбан китерде. Шулчакны Маноах белән хатынының күз алдында Раббы могҗизалы бер эш кылды:

[20] корбанлык өстеннән югарыга ялкын телләре үрли башлагач, Раббы фәрештәсе шул ялкын белән бергә аларның күз алдында күккә ашты. Моны күреп, Маноах вә хатыны йөзләре белән җиргә капландылар.

[21] Маноах белән хатынына Раббы фәрештәсе күренмәс булгач, Маноах аның Раббы фәрештәсе булуын аңлады.

[22] – Әҗәлебез җиткән, күрәсең, – диде Маноах хатынга. – Без бит Аллаһыны күрдек.

[23] Әмма хатыны, аңа каршы килеп: – Әгәр Раббы безнең җанны кыярга теләгән булса, Ул бездән тулаем яндыру корбанын да, икмәк бүләген дә кабул итмәс иде. Безгә могҗиза да күрсәтмәс һәм һичнәрсә белдермәс тә иде! – диде.

[24] Шуннан хатын, ир бала табып, аңа Шимшон дип исем кушты. Малай үсә бирде, һәм Раббы аны үзенең фатихасыннан аермады.

[25] Шимшон бервакыт Сорга белән Эштаол шәһәрләре арасында урнашкан Дан угыллары станына килгәч, аны тәүге тапкыр Раббы Рухы кодрәтләндерде.

Хөкемчеләр — Chapters