Skip to content
Opens in a new window

[1] Күпмедер вакытлар үткәннән соң, бодай урагына төшкән көннәрнең берсендә, Шимшон бер кәҗә бәтие алды да хатынын күрергә дип килде. Әмма ул, хатыным бүлмәсенә керәм, дигәч,

[2] кызның атасы аңа: – Хатыныңны ташлагансыңдыр дип уйладым мин, шуңа күрә аны дусларыңның берсенә кияүгә бирдем. Әнә, аның сеңлесе күпкә матуррак, аның урынына сеңлесен ал үзеңә! – диде.

[3] Әмма Шимшон: – Хәзер инде пелештиләр үзләренә үпкәләсен! Акылга утыртам мин аларны! – дип

[4] китеп барды һәм, өч йөз төлке тотып алып, аларны икешәрләп койрыгын койрыкка бәйләде дә койрыкларына чыраг беркетте.

[5] Аннары, шул чырагларга ут төртеп, төлкеләрне пелештиләрнең басуларына җибәрде – печән кибәннәрен дә, урылмаган игенне дә, йөзем бакчаларын да, зәйтүн агачларын да яндырып бетерде.

[6] – Кем эшләде моны? – дип сорады пелештиләр. Аларга: – Шимшон, Тимнада яшәүче бер адәмнең кияве. Әлеге адәм Шимшонның хатынын икенче берәүгә, аның дустына кияүгә биргән! – дип җавап кайтардылар. Шуннан пелештиләр бардылар да әлеге хатынны һәм аның атасын утка салдылар.

[7] – Болайга киткәч, сездән үч алмый торып тынычланасым юк минем! – дип,

[8] Шимшон аларга ташланды һәм әлеге бәрелештә бик күпләрнең җанын кыйды. Аннары, биредән китеп, Этам кыясындагы мәгарәдә яшеренде.

[9] Шушы хәлләрдән соң күпмедер вакытлар үткәч, Яһүдә җиренә пелештиләр килеп, Лехигә һөҗүм иттеләр.

[10] – Ни сәбәпле сез безгә каршы яуга күтәрелдегез? – дип сорады алардан Яһүдә халкы. – Шимшонны бәйләп, аңардан үч алу өчен килдек без! – дип җавап бирде тегеләр.

[11] Шуннан соң Яһүдәдән өч мең кеше, Этам кыясындагы мәгарә янына килеп, Шимшонга: – Пелештиләр хакимлеге астында көн итүебез сиңа мәгълүм бит! Нишләтәсең син безне?! – диделәр. – Алар миңа нәрсә эшләсә, мин дә аларга шуны эшләдем, – дип җавап кайтарды Шимшон.

[12] – Без сине, бәйләп, пелештиләр кулына тапшырыр өчен килдек, – диде аңа яһүдиләр. – «Үтермибез!» – дип ант итегез миңа, – диде Шимшон аларга.

[13] – Юк, үтермибез без сине! – диде алар. – Без сине, бәйләп, пелештиләр кулына тапшырабыз гына. Алар аны ике яңа бау белән бәйләделәр дә мәгарәдән алып чыктылар.

[14] Лехи шәһәренә килеп җитүгә, пелештиләр, сөрәнләп, Шимшонга таба омтылдылар, ләкин шулвакыт Шимшон Раббы Рухы белән кодрәтләнеп, аның кулын бәйләгән баулар ялкын үрләгән җитен сыман булды – төеннәре чишелеп китте.

[15] Шимшон, күзенә чалынган ишәк казналыгын үрелеп алып, әлеге сөяк белән мең пелештинең башына җитте.

[16] «Ишәк казналыгы белән бихисап күп дошманны, ишәк казналыгы белән меңне юк иттем!» –

[17] диде Шимшон, кулындагы сөяген читкә атып бәреп. Шуннан әлеге урынга Рамат-Лехи дигән исем берегеп калды.

[18] Шимшонның бик нык эчәсе килде, һәм ул ялынып-ялварып Раббыга өн салды: – Син миңа, Үзеңнең колыңа, шушы бөек җиңүне бүләк иткәч кенә, мин, үлеп китеп, шул сөннәтсезләр кулына эләгермен микәнни?

[19] Шулчак Раббы Лехи шәһәре янындагы бер урында җирне ишеп, шуннан су ага башлады. Шимшон сусыны канганчы су эчте – һәм аңа кабат хәл керде. Лехи тирәсендәге әлеге чишмә бүгенге көндә дә Эн-ха-Коре дип атала.

[20] Пелештиләр хакимлек иткән заманда Шимшон Исраил белән егерме ел буена идарә итте.

Хөкемчеләр — Chapters