Skip to content
Opens in a new window

[1] Әбумәликнең вафатыннан соң Исраилнең коткаручысы тумышы белән Исәсхәр ыругына караган Доду углы Пуаһтан туган Тола була. Ул Эфраим таулыгындагы Шамирдә яши.

[2] Исраил белән егерме өч ел дәвамында идарә итеп дөньядан китеп барганнан соң, Тола үзенең шәһәре Шамирдә дәфен кылына.

[3] Аңардан соң гилыгадлы Яһир егерме ике ел буена Исраил хөкемчесе булып тора.

[4] Аның утыз углы була һәм аларның утызы да ишәккә атланып йөри. Гилыгад төбәгендә аларның утыз шәһәре булып, алар бүген дә Яһир авыллары дип аталалар.

[5] Вафатыннан соң Яһир Камонда гүргә иңдерелә.

[6] Исраил угыллары, Раббы күз алдында яман гамәлләр кылуын дәвам итеп, Багал һәм Аширә сыннарына, арамиләр, сидунлылар, мәабиләр, аммониләр һәм пелештиләрнең илаһларына баш ияләр. Раббыдан йөз чөереп, Аңа табынудан туктыйлар.

[7] Шуннан Раббы, ярсуыннан кайнап, исраилиләрне пелештиләр һәм аммониләр кулына тапшыра.

[8] Шул елны әлеге халыклар, Үрдүннең көнчыгыш ярында, амориләр җирендәге Гилыгадта яшәүче Исраил угылларын җиңеп чыгып, унсигез ел дәвамында аларга көн күрсәтмиләр.

[9] Аннары аммониләр Яһүдә, Беньямин һәм Эфраим ыругларына каршы сугыш башлау нияте белән Үрдүнне кичеп чыгалар. Исраилиләр бик мөшкел хәлдә калалар.

[10] Шунда алар: – Синең алда гөнаһ эш кылдык без! Үз Аллабыздан йөз чөереп, Багал сыннарына табына башладык! – дип, ялынып-ялварып Раббыга мөрәҗәгать итәләр.

[11] Раббы исә аларга: – Мисырлылар, амориләр, аммониләр, пелештиләр,

[12] сидунлылар, амалыкыйлар һәм магониләр кул астында җәфа чиккән чакта, ялынып-ялварып Миннән ярдәм сорауга, Мин һәрчак сезне коткара килдем!

[13] Ә сез, Миннән йөз чөереп, башка илаһларга табына башлый идегез. Шуның өчен Мин сезне бүтән коткармаячакмын!

[14] Барыгыз, үзегез сайлаган илаһларга ялварыгыз, авыр чакта алар коткарсын сезне! – дип җавап кайтарды.

[15] – Гөнаһлы без! Нишләтсәң дә – без Синең ихтыярыңда! Тик бу юлы гына ярдәмеңнән ташлама! – дип ялварды Исраил угыллары Раббыга.

[16] Шуннан алар, чит илаһлардан баш тартып, Раббыга табына торган булдылар, һәм исраилиләрнең җәфа чигүләренә Ул тыныч кына карап тора алмады.

[17] Бервакыт аммониләр, исраилиләргә каршы сугыш ачарга хәл кылып, Гилыгадка килеп тукталдылар; Исраил угыллары да, гаскәр туплап, Миспага җыйналды.

[18] Гилыгад түрәләре бер-берсенә: – Аммониләргә каршы сугышка безне кем әйдәп алып барса, Гилыгад белән шул идарә итсен! – диде.

Хөкемчеләр — Chapters