[1] Кәнган җирләрен яулауда катнашмаган исраилиләрне сынар өчен, Раббы биредә калдырган халыклар шушылардыр
[2] (бу эшне Ул яулап алуда катнашмаган яңа буын исраилиләрне сугыш һөнәренә өйрәтү максатыннан эшләде):
[3] пелештиләрнең биш түрәсе, барча кәнганиләр, Багал-Хәрмун тавыннан алып, Хамат үткеленә кадәр Ливан тауларында яшәүче сидунлылыр һәм хиввиләр.
[4] Раббы әлеге халыкларны Исраилне сынар өчен калдырды: Муса аша исраилиләрнең ата-бабаларына Ул ирештергән кагыйдәләрне яңа буын үтәрме?
[5] Ә Исраил угыллары исә, кәнганиләр, хиттиләр, амориләр, фәризиләр, хиввиләр вә явүсиләр белән янәшә яшәп,
[6] аларның кызларын үзләренә хатынлыкка ала, үзләренең кызларын аларның угылларына кияүгә бирә һәм аларның илаһларына табына башладылар.
[7] Шул рәвешле, исраилиләр Раббы күз алдында яман гамәлләр кылдылар: үзләренең Алласы Раббыны онытып, Багал һәм Аширә сыннарына табындылар.
[8] Шуннан Раббының бик нык ачуы чыкты, һәм Ул аларны Арам-Наһараим патшасы Кушан-Ришатаим кулына тапшырды. Сигез ел дәвамында исраилиләр Кушан-Ришатаимгә буйсынып яшәргә мәҗбүр булдылар.
[9] Әмма алар ярдәм сорап Раббыга ялваргач, Раббы аларга коткаручы – Кыназ токымыннан булган Отниелне, Кәлебнең энесен юллады, һәм ул аларны коткарды –
[10] Отниелгә Раббы Рухы иңеп, ул Исраил хөкемчесе булды. Шуннан Отниел Арам патшасы Кушан-Ришатаимгә каршы сугыш башлады, һәм Раббы аны Отниел кулына тапшырып, Кушан-Ришатаимне ул җиңеп чыкты.
[11] Аннары җирдә кырык елга тынычлык урнашты. Күпмедер вакытлар үткәч, Кәлеб углы Отниел үлеп китте.
[12] Исраил угыллары янә Раббы күз алдында яман гамәлләр кыла башладылар, һәм Раббы шуның өчен Мәаб патшасы Эглонга исраилиләрне җиңәргә көч-куәт бирде.
[13] Үзенә ярдәмгә аммониләр белән амалыкыйларны чакырып, Эглон исраилиләргә каршы сугышка кузгалды һәм, аларны тар-мар китереп, Хөрмәләр шәһәрен яулап алды.
[14] Унсигез ел дәвамында исраилиләр Мәаб патшасы Эглон кул астында кала бирделәр.
[15] Шуннан алар, ярдәм сорап, кабат Раббыга ялвардылар, һәм Раббы аларга коткаручы – Беньямин ыругыннан Гера углы сулагай Эхудны юллады; Исраил угыллары аны бүләкләр белән Мәаб патшасы Эглон катына озаттылар.
[16] Эхуд ике ягы да үткен, терсәк озынлыгындагы үзе ясаган хәнҗәрен киеме астыннан уң ягына асты да,
[17] бүләкләрен алып, Мәаб патшасы Эглон хозурына килде. Әлеге Эглон бик таза адәм иде.
[18] Бүләкләрен тапшыргач, бүләк күтәреп килгән кешеләрен Эхуд озата китте
[19] һәм, Гилгәл сыннары янына җитәрәк, кире борылып, кабат Эглон янына килде дә: – Патша, минем сиңа яшерен хәбәрем бар! – диде. – Әкрен! – диде аңа Эглон, һәм янындагы хезмәтчеләр барысы бүлмәдән чыктылар.
[20] Эхуд, патшаның икенче катта урнашкан бүлмәсенә күтәрелеп, аңа: – Раббыдан сиңа җиткерәсе хәбәр бар миндә! – диде. Эглон аягүрә торып басты.
[21] Шулвакыт Эхуд, сул кулын сузып, уң янтыгына яшергән хәнҗәрен тартып чыгарды да Эглонның корсагына кадады –
[22] май баскан патшаның корсагына хәнҗәр, сабына кадәр кереп китеп, аркасыннан чыкты. Эхуд хәнҗәрен тартып алмады.
[23] Шуннан ул алгы якка чыкты һәм югары каттагы бүлмә ишеген үзе артыннан бикләп куйды.
[24] Эхуд китеп баруга килеп җиткән Эглон хезмәтчеләре, ишекнең бикле икәнлеген күреп, патша үз бүлмәсендә хаҗәтен үти булса кирәк, дип уйладылар.
[25] Байтак вакыт көтеп тә ишекне ачучы күренмәгәч, ачкыч алып килеп ишекне ачсалар – хуҗаларының үле гәүдәсе идәндә ята.
[26] Хезмәтчеләр шулай аптырашып торган арада, Эхуд качып өлгерде һәм, Гилгәл сыннары яныннан узып, Сеира шәһәрендә яшеренде.
[27] Шунда, Эфраим тауларында, Эхуд үзенең быргысын кычкыртты, шуннан Исраил угыллары аның белән бергә таулардан төште; гаскәрнең башында Эхуд иде.
[28] – Тизрәк минем арттан! – диде Эхуд. – Раббы дошманыгыз Мәабны сезнең кулга тапшыра! Эхуд җитәкчелегендә таулардан төшкән исраилиләр Үрдүн кичүен кулга төшерделәр, һәм юллары киселгән мәабиләрнең берсе дә елга аръягына чыга алмады.
[29] Әлеге бәрелештә ун меңгә якын көчле-таза Мәаб сугышчысы һәлак булды, һичкем исән калмады!
[30] Ул көнне мәабиләр исраилиләрдән җиңелде. Илдә сиксән елга тынычлык урнашты.
[31] Эхудтан соң Исраил хөкемчесе Анат углы Шамгар булды. Бервакыт ул үгез куалый торган көтүче таягы белән алты йөз пелештинең башына җитте. Шулай итеп, ул да Исраилнең коткаручысы булды.