Skip to content
Opens in a new window

[1] Даннан алып Беер-Шебага кадәр җәелгән җирләрдә һәм Гилыгадта яшәүче барча исраилиләр, бөтен Исраил халкы, һәммәсе бер булып, Раббы каршына Миспага килеп басты.

[2] Халыкның барлык идарәчеләре, Исраил ыругларының бөтен башлыклары да анда иде. Бирегә Аллаһы халкы – кылычлар белән коралланган дүрт йөз мең җәяүле гаскәри җыенып килгән иде.

[3] Беньямин ыругы исраилиләрнең Миспага җыелганын белде. Исраилиләр: – Бу явызлык ничек кылынды? – дип сорады.

[4] Шуннан теге леви адәм, вафат булган хатынның ире, җавап биреп: – Мин үземнең кәнизәгем белән Беньямин Гибгасында төн кунарга тукталган идем.

[5] Төнлә Гибга халкы килде дә, мин тукталган өйне камап алып, мине үтерергә теләде. Кәнизәгемне алар мәсхәрә кылдылар, һәм ул җан бирде.

[6] Шуннан мин кәнизәгемне кискәләдем дә Исраилнең бөтен төбәкләренә таратып чыктым. Чөнки Исраил җирендә оят, кабахәт эш кылынды.

[7] Әйдәгез, исраилиләр, уйлагыз, берәр киңәш бирегез! – диде.

[8] Шунда бар халык, бөтенесе бер булып, болай дип хәл кылды: – Беребез дә чатырына таралмый, өенә дә кайтмый.

[9] Гибга белән без менә нәрсә эшләрбез:

[10] жирәбә салып, барча Исраил ыругларыннан йөз кешедән – ун кеше, мең кешедән – йөз кеше, ун мең кешедән – мең кеше сайлап алырбыз, алар бөтен гаскәребезне азык-төлек белән тәэмин итәрләр. Гаскәр исә, Исраил исеменә тап төшергән Беньямин Гибгасына каршы күтәрелеп, кылган кабахәтлеге өчен аның халкыннан үч алыр!

[11] Шулай итеп, исраилиләр Гибгага каршы сугышыр өчен бөтенесе бер булып тупландылар.

[12] Исраил ыруглары: «Ничек шундый кабахәтлек кыла алдыгыз сез?

[13] Гибганың ул бозык бәндәләрен безнең кулга тапшырыгыз! Аларны үтереп, без Исраилне шакшыдан арындырабыз!» – дип әйтергә бөтен Беньямин ыругына үзләренең илчеләрен юлладылар. Әмма Беньямин угыллары үзләренең кардәшләре булган исраилиләр сүзен игътибарга алмады –

[14] исраилиләр белән сугышыр өчен алар бөтен төбәкләрдән Гибгага җыелдылар.

[15] Гибга шәһәренең җиде йөз иң оста сугышчысыннан тыш, беньяминнәрнең шәһәр-авылларыннан кылыч белән коралланган егерме алты мең гаскәри җыенып килде.

[16] Шушы гаскәр сафларында, ташаткычтан атып, чәч бөртегенә тидерә ала торган маһир сулагай мәргәннәр бар иде.

[17] Беньямин ыругын санамаганда, кылыч белән коралланган исраилиләрнең саны дүрт йөз меңгә җитте; алар һәммәсе тәҗрибәле сугышчылар иде.

[18] Исраил угыллары, Бәйт-Элгә килеп, Аллаһыдан: – Беньяминнәргә каршы сугышка безне кем әйдәп алып барыр? – дип сорадылар. – Сезне Яһүдә алып барыр, – дип җавап бирде Раббы.

[19] Иртәгесен исраилиләр Гибга янына килеп тупландылар

[20] һәм, бәрелешкә әзерләнеп, Гибга каршында саф-саф булып тезелеп бастылар.

[21] Шуннан соң Гибгадан Беньямин гаскәрләре килеп чыгып, исраилиләргә һөҗүм иттеләр һәм шул көнне аларның егерме ике мең сугышчысын үтерделәр.

[22] Икенче көнне исраилиләр, гайрәтләнеп, кичәге урыннарына кабат тезелешеп бастылар.

[23] (Раббы каршына килеп, алар кич җиткәнче күз яшьләре түккәннәр һәм Аңардан: «Кардәшебез Беньямин ыругына каршы сугышны дәвам итәргәме безгә?» – дип сораганнар иде. «Дәвам итегез!» – дигән иде аларга Раббы.)

[24] Шулай итеп, исраилиләр икенче көнне кабат Беньямин угыллары белән алышырга әзерләнде.

[25] Тегеләр исә Гибгадан чыктылар да исраилиләргә һөҗүм иттеләр һәм аларның унсигез мең сугышчысын кырып салдылар.

[26] Шуннан барча исраилиләр, аларның барлык гаскәрләре, Бәйт-Элгә килеп, кичкә кадәр авызларына ризык капмыйча Раббы алдында күз яшьләре түктеләр, Раббыга багышлап, тулаем яндыру һәм татулык корбаннары китерделәр.

[27] Аннары алар Раббыдан (ул вакытларда Аллаһының Килешү сандыгы шунда булып,

[28] Һарун углы Элгазардан туган Пинхәс шул сандык янында хезмәт күрсәтә иде): – Кардәшебез Беньямин ыругына каршы сугышны дәвам итәргәме безгә? – дип сорадылар. – Дәвам итегез, – диде Раббы, – иртәгә Мин аларны сезнең кулга тапшырам!

[29] Шуннан Исраил сугышчыларының бер өлеше Гибга тирәли аулак урыннарда яшеренде.

[30] Өченче көнне исраилиләр, Беньямин ыругына каршы тагын яуга кузгалып, Гибга янында әүвәлгечә сафларга тезелделәр.

[31] Беньямин гаскәре исә һөҗүмгә күчте һәм сугыш барышында үзенең шәһәреннән ерагайды. Алар, алдагы көннәрдәге сыман, исраилиләрне кырырга, Бәйт-Эл белән Гибганы тоташтыручы юл буйлап аларны куарга тотындылар; әлеге бәрелештә юл өстендә һәм кырларда утызга якын исраили ятып калды.

[32] Беньямин сугышчылары: «Без әүвәлгечә аларны кыра бирәбез!» – дип уйлады, Исраил гаскәриләре исә, алардан качкан булып, дошманны шәһәрдән ераккарак алып китәргә ниятләде.

[33] Исраилиләрнең төп көчләре Багал-Тамарга таба күчте, Гибганың көнбатышында аулак урында яшеренеп утыручылар исә Гибгага омтылды.

[34] Бөтен Исраил җиреннән җыелган ун мең иң батыр сугышчы һөҗүмгә ташланып, ике арада аяусыз көрәш башланды. Беньяминнәр җиңелербез дип уйламадылар да,

[35] әмма Раббы ихтыяры белән алар исраилиләр тарафыннан тар-мар ителде; ул көнне исраилиләр кулыннан беньяминнәрнең егерме биш мең дә бер йөз кораллы сугышчысы һәлак булды.

[36] Беньяминнәр үзләренең җиңелүен аңлады. Бу хәл шулай була: Гибга янында яшеренеп торган сугышчыларга ышанган исраилиләр дошман алдында һаман чигенә бирә.

[37] Яшеренеп утырган сугышчылар, чыгып, Гибгага омтыла һәм, шәһәргә бәреп кереп, андагы халыкны кырып бетерә.

[38] «Шәһәр өстендә төтен күренүгә, беньяминнәрдән качып баручы исраилиләр кирегә борылыр» дип, поскында калган сугышчылар белән алдан сүз куешылган була. Исраилиләрнең утыз сугышчысын үтергән беньяминнәр: «Беренче яудагы сыман, Исраил гаскәрен тар-мар китердек», – дип уйлап бетерергә дә өлгерми –

[40] шәһәр өстендә төтен баганасы күренә! Беньямин сугышчылары артларына борылып караса – шәһәрне ялкын чолгап алган, төтене күкләргә ашкан!

[41] Исраил гаскәре кирегә борылуга, Беньямин сугышчыларын курку биләп ала: димәк, алар тар-мар ителгән!

[42] Шуннан алар, исраилиләрдән качып, юл буйлап чүлгә таба чабарга тотына, Исраил сугышчылары исә аларны эзәрлекли чыга. Шәһәр ягыннан да исраилиләр килеп җитеп, дошманны кыра башлый.

[43] Исраилиләр, беньяминнәрне камап алып, Гибганың көнчыгышындагы җирләргә кадәр артларыннан куа бара.

[44] Беньяминнәрнең унсигез мең сугышчысы яу кырында ятып кала – алар һәммәсе гаярь ир-егетләр була.

[45] Беньяминнәрнең калганы, борылып, чүлгә – Риммун кыясына таба чаба башлагач, аларның биш меңе юл өстендә ятып кала. Исраилиләр аларны Гидгомга җиткәнче куа бара һәм тагын ике мең Беньямин сугышчысын юк итә.

[46] Ул көнне барлыгы егерме биш мең Беньямин сугышчысының гомере киселә – кылыч белән коралланган әлеге гаскәриләрнең һәммәсе гаярь ир-егетләр була.

[47] Чүлгә, Риммун кыясына таба йөгергән алты йөз сугышчы исә дүрт ай буена шунда, тау-ташлар арасында кала бирә.

[48] Ә исраилиләр, Беньямин ыругы биләгән җирләргә әйләнеп кайтып, андагы халыкны, мал-туарны һәм юлларында очраган барча җан иясен кылычтан уздыра, авыл-шәһәрләрне исә яндырып бетерә.

Хөкемчеләр — Chapters