Skip to content
Opens in a new window

[1] Ул көнне Дебора белән Абиногам углы Барак мондый җыр җырлады:

[2] Хакимнәр Исраилне сугышларга әйдәп барды, халык үз теләге белән кузгалды – Раббыны данлагыз!

[3] Патшалар, тыңлагыз! Хакимнәр, аң булыгыз! Раббыга дан җырлармын, Исраилнең Раббы Алласы өчен көй уйнармын мин.

[4] Син, Раббы, Сәгыйрьдән чыккан чакта, Эдом җиреннән кузгалган вакытта җир калтырап торды, һәм күкләрдән яңгыр койды, болытлар су булып түгелде.

[5] Раббы алдында, Синай Алласы, Исраил Алласы каршында таулар тетрәп торды.

[6] Анат углы Шамгар һәм Ягил заманында юллар бушап калды, әүвәле турыдан йөрүчеләр әйләнгеч юллардан йөри башлады,

[7] Исраил җитәкчесез калды; син – Исраил әнкәсе Дебора – хакимлеккә килгәнче, шулай булды.

[8] Үзебезгә яңа илаһлар сайлагач, капка төбендә сугыш башланды! Кырык меңлек Исраил халкының ни калканы, ни сөңгесе күренмәде.

[9] Минем йөрәгем – Исраилнең гаскәрбашлары, үз теләге белән яуга кузгалган халык белән! Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!

[10] Дан җырлагыз, әй сез, ак ишәкләргә атланып келәмнәр өстеннән баручылар һәм җәяүлеләр!

[11] Кое янында мал куучылар тавышы яңгырый: анда Раббы җиңүләренә, Исраил хакимнәренә дан җырлыйлар! Шулчак Раббы халкы капкаларга таба омтылды.

[12] Кузгал, Дебора, кузгал! Кузгал һәм җыруыңны җырла! Тор, Абиногам углы Барак! Үзеңнең әсирләреңне алып кит!

[13] Исән калганнар шунда баһадирлар янына килде, Раббы халкы Раббы янына җыелды – сугышчылар килде!

[14] Эфраим төбәгеннән алар үзәнгә юл алдылар, синең халкың белән бергә, сиңа ияреп, әй Беньямин. Макир ыругыннан – гаскәрбашлары, Зәбулун ыругыннан хөкемдарлык таягын күтәреп йөрүчеләр килде.

[15] Исәсхәр түрәләре – Дебора белән! Барак кебек үк, Исәсхәр угыллары да үзәнгә омтылды! Рубин ыругы исә – тирән уйдадыр.

[16] Нәрсә син, Рубин, сарык абзарлары арасында көтүче курае тыңлап утырасың? Әйе, Рубин ыругы – тирән уйдадыр.

[17] Гилыгад угыллары Үрдүн аръягында яшәп калды; Дан угыллары үзенең кораблары янында тоткарланды; Ашер угыллары диңгез ярында, култыклар буенда яшәп калды.

[18] Ә Зәбулун халкы үз тормышын куркыныч астына куйды, аның белән бергә – яу кырындагы калкулыкларда Нәптали угыллары да.

[19] Менә, патшалар яуга кузгалды; Кәнган патшалары Мегиддо су буйларында, Тәгънәк шәһәре янында сугышты. Тик аларга көмеш эләкмәде!

[20] Күктәге йолдызлар да яуда катнашты, барыр юлларында Сисера белән көрәште!

[21] Борынгы елга, Кыйшон елгасы, ургылып, дошманны себереп ташлады. Көч-гайрәтем, дошманга ташлан!

[22] Яңгырый тояк тавышлары! Айгырлары томырылып чаба!

[23] «Мероз каласына ләгънәт яудырыгыз! – ди Раббы фәрештәсе. – Аның халкына каргыш укыгыз, чөнки алар Раббыга, Аның сугышчыларына ярдәмгә килмәде».

[24] Кыни Хебер хатыны Ягил фатихалы булсын! Чатырларда көн күрүче хатыннар арасында фатихалы булсын ул!

[25] Кунагы аңардан су сорады, ул исә затлы савытта сөт өсте китерде.

[26] Бер кулына – казык, икенчесенә һөнәрче чүкече алып, Сисерага сукты! Башына бәрде аның, чигәсен тишеп, баш сөяген ярды.

[27] Ягилнең аягына ауды Сисера, ауган урынында ятып калды! Ягилнең аягына егылды ул! Кайда егылса, шунда әҗәлен тапты.

[28] Сисераның әнкәсе, тәрәзәгә күзләрен текәп, егълый-такмаклый: «Ни өчен сугыш арбасы һаман күренми? Ни өчен аның арба тавышы һаман ишетелми?»

[29] Янәшәдәге зирәк хатыннар һәм ул үзе бу сорауга:

[30] «Күрәсең, алар табыш бүләләр; һәр сугышчыга – берәр кыз, ә бәлки – икедер! Ганимәт малыннан төсле тукыма – Сисераныкы! Һәр ике ягы чигеп эшләнгән чуар киемнәр – аның иңенә!» – диярәк җавап бирәләр.

[31] Бар дошманнарың, Раббы, шушы рәвешле кырылса иде! Сине яратканнар көн үзәгендәге кояшка тиңләшсә иде! Шуннан җиргә кырык елга тынычлык килде.

Хөкемчеләр — Chapters