Skip to content
Opens in a new window

[1] Шаулның исә һаман да Хаким Гайсә шәкертләрен үтерергә теләп нәфрәтләнүе ташып тора иде. Ул, олуг руханига барып,

[2] аңардан Хаким Гайсә юлыннан баручы ир-атларны да, хатын-кызларны да кулга алу һәм Иерусалимгә алып килү вәкаләтен бирә торган хат сорап алды. Хат Дәмәшкътәге яһүдиләр гыйбадәтханәләре өчен иде.

[3] Юлда, инде Дәмәшкъкә якынлашып килгәндә, кинәт Шаулның тирә-ягы күктән төшкән яктылыктан балкып китте.

[4] Ул җиргә егылды һәм: – Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? – дигән тавыш ишетте.

[5] – Син кем, Әфәндем? – дип сорады Шаул. – Мин – син эзәрлекли торган Гайсә, – дип җавап бирде тавыш.

[6] – Тор да шәһәргә бар. Анда сиңа нәрсә эшләргә кирәклеге хакында әйтелер.

[7] Шаул белән бергә булган кешеләр тавыш-тынсыз басып торалар иде. Алар әлеге тавышны ишеттеләр, әмма һичкемне күрмәделәр.

[8] Шаул җирдән торды, ә күзләрен ачкач, һичнәрсә күрә алмады. Шуңа күрә Дәмәшкъкә аны җитәкләп алып килделәр.

[9] Өч көн буе аның күзләре күрмәде, һәм ул ашамады да, эчмәде дә.

[10] Дәмәшкътә Һанани исемле бер шәкерт бар иде. Аллаһыдан иңгән күренештә Хаким Гайсә аңа: – Һанани! – дип эндәште. – Әйе, Хакимем, – диде ул.

[11] – Туры урам дип аталган урамга бар. Яһүдә яши торган йортка кереп, Шаул исемле тарслыны сора. Ул хәзер дога кыла.

[12] Аллаһыдан иңгән күренештә Һанани исемле берәүнең үз янына килүен һәм, Шаулның күзләре янә күрә башласын өчен, аның үз өстенә кулларын куюын күрде, – диде аңа Хаким Гайсә.

[13] – Хакимем! Мин ул адәмнең Иерусалимдә изгеләреңә никадәр явызлыклар кылуы турында күп кешеләрдән ишеттем.

[14] Исемеңне телгә алып, Сиңа мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын монда да кулга алырга аның баш руханилардан вәкаләте бар, – дип әйтте Һанани.

[15] Әмма Хаким аңа: – Бар, Мин аны, чит халыкларга һәм патшаларга, шулай ук Исраил халкына исемемне таныту өчен, коралым итеп сайладым.

[16] Аңа исемем хакына күпме газап чигәргә тиешлеген күрсәтермен, – диде.

[17] Һанани китте дә, шул йортка килеп, Шаул өстенә кулларын куйды. – Шаул туган! Күзләрең күрә башласын өчен һәм сине Изге Рух белән сугарырга дип, Хакимебез – сиңа юлда күренгән Гайсә – мине яныңа җибәрде, – диде Һанани.

[18] Шундук, күзләрен каплап торган тәңкәләр коелып төшкәндәй, Шаул тагын күрә башлады. Ул урыныннан торды һәм суга чумдыру йоласын үтәде.

[19] Ашап алганнан соң, аңа янә көч керде. Шаул берничә көн шәкертләр белән бергә Дәмәшкътә булды.

[20] Ул шундук: «Гайсә – Аллаһы Углы», – дип, яһүдиләрнең гыйбадәтханәләрендә сөйләп йөри башлады.

[21] Аның сүзләрен ишеткән бар кеше, хәйран калып: – Иерусалимдә шул исемне телгә алып мөрәҗәгать итүчеләрне юкка чыгарырга тырышкан кеше түгелме соң бу? Монда да ул аларны, кулга алып, баш руханиларга тапшыру өчен килмәдеме икән? – диде.

[22] Ә Шаул кодрәтләнгәннән кодрәтләнде. Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбат итеп йөреп, Дәмәшкътә яшәүче яһүдиләрне аптырашка төшерде.

[23] Берникадәр вакыттан соң, яһүдиләр аны үтерергә сүз куештылар,

[24] әмма Шаул аларның бу ниятен белеп алды. Алар аны үтерү өчен, көне-төне шәһәр капкаларын күзәтеп тордылар,

[25] ләкин шәкертләр Шаулны бер төндә, шәһәр дивары аркылы кәрзингә утыртып төшерделәр.

[26] Иерусалимгә килгәч, Шаул шәкертләргә кушылырга тырышты, әмма барысы да аңардан курыктылар, аның Гайсә шәкерте булуына ышанмадылар.

[27] Барнаб исә Шаулны рәсүлләр янына алып килде һәм аның юлда Хаким Гайсәне күрүен, Хакимнең аңа нәрсәләр әйтүен, аның Дәмәшкътә Гайсә исеме хакында кыюлык белән хәбәр иткәнен аларга сөйләп бирде.

[28] Шаул шәкертләр белән калды һәм Иерусалимдә Хаким Гайсә исеме хакында кыюлык белән хәбәр итеп йөрде.

[29] Шулай ук ул грекча сөйләшүче яһүдиләр белән күп тапкырлар очрашып сөйләште, бәхәсләште. Ә алар аны үтерергә тырыштылар.

[30] Имандашлар, бу хакта белеп алгач, аны Кайсариягә озаттылар, ә аннан Тарска җибәрделәр.

[31] Бөтен Яһүдиядә, Гәлиләядә һәм Самареядә иман итүчеләр бердәмлеге өчен тыныч заманнар килде. Бердәмлек ныгыды, Хаким Гайсәгә карата тирән хөрмәт белән яшәде. Изге Рухның дәртләндерүе белән имандашларның саны арта барды.

[32] Бик күп җирләрдә йөреп чыкканнан соң, Петер Аллаһының Лүддәдә яшәүче изгеләре янына килде.

[33] Анда ул сигез ел буе авырып ятучы, паралич суккан Айнеас исемле бер кешене очратты.

[34] – Айнеас! Сине Гайсә Мәсих савыктыра. Урыныңнан тор да түшәгеңне җыеп куй, – диде аңа Петер. Ул шундук торды.

[35] Лүддәдә һәм Шаронда яшәүче бар халык, савыккан кешене күреп, Хаким Гайсәгә иман китерделәр.

[36] Яфу шәһәрендә Табита (грек телендә «Доркәс») исемле бер шәкерт хатын бар иде. Ул һәрвакыт яхшы эшләр кылды, фәкыйрьләргә ярдәм итте.

[37] Шул көннәрдә ул хатын авырып вафат булды. Аны юып, югары каттагы бер бүлмәгә урнаштырдылар.

[38] Лүддә Яфуга якын булганлыктан, шәкертләр Петернең анда икәнен ишеттеләр һәм, аның үзләре янына тизрәк килүен үтенеп, Петер янына ике кешене җибәрделәр.

[39] Петер алар белән бергә Яфуга килде, һәм аны югары каттагы бүлмәгә алып керделәр. Барлык тол хатыннар, Петер янына килеп, елый-елый, Доркәс теккән күлмәкләрне, киемнәрне күрсәттеләр.

[40] Бүлмәдән бөтен кешеләрне чыгарып җибәргәч, Петер тезләнеп дога кылды һәм, мәеткә таба борылып: – Табита, тор! – диде. Хатын күзләрен ачты һәм Петерне күргәч торып утырды.

[41] Петер, кулын биреп, аны торгызды һәм изгеләрне, тол хатыннарны чакырып, Табитаны алар каршына тере килеш бастырып куйды.

[42] Бу хәл бөтен Яфу халкына билгеле булды, һәм күпләр Хаким Гайсәгә иман китерделәр.

[43] Петер Яфуда Шимун исемле күнче йортында шактый вакыт яшәде.

Рәсүлләрнең эшләре — Chapters