[1] Шуннан соң Паул Дербигә, ә аннары Лустрага килде. Анда Тимутәй атлы бер шәкерт бар иде. Аның анасы – Гайсәгә иман итүче яһүди, ә атасы грек иде.
[2] Лустрадагы һәм Икүниундагы имандашлар Тимутәй турында яхшы сүзләр генә сөйләделәр.
[3] Паул аның үзе белән юлга чыгуын теләде, шуңа күрә аны сөннәткә утыртты. Ул бу эшне анда яшәүче яһүдиләр хакына эшләде, чөнки барысы да атасының грек икәнен беләләр иде.
[4] Шәһәрләр аша үткәндә, алар иман итүчеләргә Иерусалимдәге рәсүлләр һәм өлкәннәр тарафыннан чыгарылган карарларны тапшырдылар, аларны үтәргә үгетләделәр.
[5] Бердәмлекләр иманда ныгыды һәм көннән-көн иман итүчеләрнең саны арта барды.
[6] Паул һәм аның белән булган кешеләр Фрүгия һәм Гәләтия аша киттеләр, чөнки Изге Рух аларга Асия өлкәсендә Аллаһы сүзен хәбәр итәргә рөхсәт итмәде.
[7] Мусия төбәгенә килгәч, алар Битуния төбәгенә барырга булдылар, әмма Гайсәнең Рухы аларны җибәрмәде,
[8] һәм алар Мусияне узып, Троас шәһәренә килделәр.
[9] Төнлә Паулга Аллаһыдан шундый бер күренеш иңде: македунияле берәү Паул каршында басып тора. Ул: «Македуниягә кил һәм безгә ярдәм ит», – дип ялвара.
[10] Шушы күренештән соң, Аллаһы безне шунда Яхшы хәбәрне сөйләргә чакыра, дигән нәтиҗәгә килеп, шундук Македуниягә китәргә булдык.
[11] Троастан су юлы белән китеп, без туп-туры Самутрәки утравына, ә икенче көнне Неаполис шәһәренә килдек.
[12] Аннары Македуниянең беренче өлешендәге Рим хакимлегендәге Филиппуй шәһәренә юл тоттык. Без бу шәһәрдә берничә көнгә тукталдык.
[13] Шимбә көнне, шәһәрдән чыгып, елга буена киттек, чөнки дога кылу урынын шунда дип уйладык. Без анда җыелган хатын-кызлар белән сөйләшеп утырдык.
[14] Анда Түәтәйрә шәһәрендә куе кызыл төстәге кыйммәтле тукымалар сатучы, Аллаһыны хөрмәт итә торган Лудия исемле бер хатын бар иде. Паул сөйләгән сүзләргә Хаким Гайсә аның йөрәген ачты.
[15] Үзе һәм өендәгеләре суга чумдыру йоласын үтәгәннән соң, ул безгә: – Мине Хаким Гайсәгә иман итүче дип санасагыз, өемә кереп, кунак булыгыз, – диде. Ул безне күндерде.
[16] Бер көнне дога кылу урынына барганда, безгә күрәзәче рухлы бер хезмәтче кыз очрады. Ул, күрәзәлек итеп, үзенең хуҗаларына күп табыш китерә икән.
[17] Паул артыннан һәм безнең арттан: – Бу кешеләр – Аллаһы Тәгалә коллары, алар сезгә котылу юлын күрсәтәләр, – дип кычкырып барды кыз.
[18] Ул берничә көн шулай эшләде. Ниһаять, Паулның түземлеге бетте һәм ул, борылып, рухка: – Гайсә Мәсих вәкаләте белән сиңа аның эченнән чыгарга боерам, – диде. Һәм рух шундук чыкты.
[19] Кызның хуҗалары, табыш чыганагы юкка чыгуын аңлагач, Паул белән Силасны тотып алдылар һәм мәйданга шәһәр башлыклары каршына өстерәп алып киттеләр.
[20] Аларны идарәчеләр янына китерделәр һәм: – Бу кешеләр – яһүдиләр. Алар безгә, римлыларга, кабул итәргә дә, башкарырга да ярамаган йолаларны вәгазьләп, шәһәрдә тынычсызлык тудыралар, – диделәр.
[22] Халык та Паул белән Силаска каршы чыккан кешеләргә кушылды. Шәһәр идарәчеләре аларның киемнәрен йолкып салдырдылар һәм таяк белән кыйнарга боердылар.
[23] Нык кына кыйнаганнан соң, аларны зинданга ташладылар һәм зиндан каравылчысына тоткыннарны бик нык итеп сакларга әмер бирделәр.
[24] Шундый әмер алгач, каравылчы аларны зинданның эчке бүлмәсенә япты да аякларын агач богауларга беркетеп куйды.
[25] Төн уртасындарак Паул белән Силас дога кылдылар, Аллаһыны мактап, мәдхияләр җырладылар, ә тоткыннар аларны тыңлап утырдылар.
[26] Кинәт бик нык итеп җир тетрәде, хәтта зинданның нигезе селкенеп куйды. Шундук һәммә ишекләр ачылды, барысының да аякларыннан богаулары төшеп китте.
[27] Зиндан каравылчысы йокысыннан уянды да ишекләрнең ачык булуын күреп, тоткыннар качкандыр, дип уйлады һәм, кылычын чыгарып, үзен-үзе үтерергә теләде.
[28] Әмма Паул: – Үзеңә һичбер явызлык эшләмә, чөнки без барыбыз да монда, – дип кычкырды.
[29] Каравылчы ут сорап алды да бүлмә эченә йөгереп керде һәм, калтыранып, Паул белән Силас алдына егылды.
[30] Ул аларны тышкы якка алып чыкты. – Әфәнделәрем! Котылу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорады ул алардан.
[31] Алар болай дип җавап бирделәр: – Хаким Гайсәгә иман китер. Шулай эшләсәң, үзең дә котылырсың, бөтен өең дә котылыр.
[32] Аңа һәм өендә булганнарның барысына Раббы сүзен вәгазьләделәр.
[33] Шул ук сәгатьтә төнлә белән каравылчы аларның җәрәхәтләрен юды. Шундук ул үзе һәм өендәгеләр барысы да суга чумдыру йоласын үтәделәр.
[34] Үзенең өенә алып килеп, аларга табын тәкъдим итте һәм Аллаһыга иман китергәне өчен бөтен йорты белән куанды.
[35] Көн тугач, шәһәр идарәчеләре хезмәтчеләрен аларны азат итәргә дигән боерык белән җибәрделәр.
[36] Зиндан каравылчысы бу турыда Паулга: – Шәһәр идарәчеләре сезне азат итәргә дигән боерык җибәргәннәр. Барыгыз, иминлек сезгә, – диде.
[37] Әмма Паул: – Безне, Рим гражданнарын, халык алдында хөкемсез кыйнадылар һәм зинданга яптылар, ә хәзер яшерен рәвештә чыгарырга телиләрме? Юк! Килсеннәр дә үзләре безне чыгарсыннар, – диде.
[38] Хезмәтчеләр бу сүзләрне шәһәр идарәчеләренә җиткерделәр, ә идарәчеләр аларның Рим гражданнары икәнен ишеткәч куркып калдылар.
[39] Яннарына килеп гафу үтенделәр, аларны иреккә чыгардылар һәм шәһәрдән китүләрен сорадылар.
[40] Паул һәм Силас исә, зинданнан чыккач, Лудиянең йортына килделәр. Анда имандашларын очратып, аларга үгет-нәсыйхәт бирделәр һәм соңыннан юлга чыктылар.