Skip to content
Opens in a new window

[1] Петер белән Яхъя халыкка сөйләп торганда, алар янына руханилар, саддукейлар һәм Аллаһы йортында тәртип саклаучылар башлыгы килде.

[2] Аларның ачулары килгән иде, чөнки бу ике рәсүл халыкны өйрәтә һәм Гайсә үледән терелгән кебек, үлеләрнең тереләчәген хәбәр итәләр иде.

[3] Петер белән Яхъяны кулга алдылар. Инде кич булганлыктан, иртәгесе көнгә кадәр аларны сак астына тапшырдылар.

[4] Ә рәсүлләр сөйләгән хәбәрне тыңлаучыларның күбесе иманга килде. Имандашларның саны хәзер биш мең чамасы булды.

[5] Икенче көнне Иерусалимдә яһүдиләрнең башлыклары, өлкәннәр һәм канун белгечләре җыелды.

[6] Олуг рухани Һаннас, Кәяфәс, Яхъя, Искәндәр һәм олуг рухани гаиләсеннән булган башкалар да шунда иделәр.

[7] Петер белән Яхъяны уртага бастырып, алардан: – Сез бу савыктыруны нинди кодрәт яки нинди исем белән эшләдегез? – дип сорадылар.

[8] Шул вакыт Петер, Изге Рух белән сугарылып, аларга: – Халык башлыклары, өлкәннәр! – диде. –

[9] Авыру кешегә күрсәтелгән яхшылык турында һәм аның ничек савыктырылуы хакында бүген бездән җавап таләп итәләр икән,

[10] сезнең һәммәгезгә һәм бөтен Исраил халкына мәгълүм булсын: каршыгызда басып торган адәм Гайсә Мәсих – сез хачка кадаклаткан, Аллаһы тарафыннан үледән терелтелгән насаралы Гайсә Мәсих исеме белән савыктырылды.

[11] Ә Гайсә ул – «сез, төзүчеләр, яраксыз дип тапкан, ләкин иң мөһим булып чыккан почмак ташы».

[12] Башка беркемдә дә котылу юлы юк. Җир йөзендә кешеләргә бирелгән исемнәр арасында безне коткарырдай башка исем юк, – диде Петер.

[13] Җыелган кешеләр, Петер белән Яхъяның белемсез, гап-гади кешеләр булуын аңлап, кыюлыкларына гаҗәпләнделәр. Аларның Гайсә белән бергә йөргән кешеләр икәнен таныдылар.

[14] Савыккан кешенең дә алар белән бергә торуын күргәч, каршы сүз әйтә алмадылар һәм

[15] аларга Югары киңәшмәдән чыгып торырга әмер бирделәр.

[16] – Бу кешеләр белән нәрсә эшләргә? Алар кылган бу гаҗәеп могҗиза Иерусалимдә яшәүчеләрнең һәммәсенә билгеле, һәм без аны инкяр итә алмыйбыз.

[17] Әмма бу хакта халык арасында артык сүз таралмасын өчен, аларны катгый рәвештә кисәтик: бу исем турында беркайчан да кешеләргә сөйләмәсеннәр, – дип үзара киңәшләштеләр.

[18] Аларны чакырып керттеләр, Гайсә исеме турында һичнәрсә сөйләмәскә һәм өйрәтмәскә әмер бирделәр.

[19] Әмма Петер белән Яхъя: – Үзегез уйлап карагыз: Аллаһының сүзен тыңлауга караганда сезнең сүзне күбрәк тыңлау Аллаһы каршында дөрес булырмы икән?

[20] Без күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз, – дип җавап бирделәр.

[21] Тегеләр исә, җәза бирерлек сәбәп таба алмыйча, тагын бер тапкыр янап, Петер белән Яхъяны чыгарып җибәрделәр. Чөнки булган хәл өчен һәммәсе Аллаһыны данлый иде.

[22] Савыгу могҗизасын татыган теге кеше кырык яшьтән узган иде инде.

[23] Азат ителгәннән соң Петер белән Яхъя, иптәшләре янына килеп, баш руханилар һәм өлкәннәр әйткән сүзләрне сөйләп бирделәр.

[24] Имандашлар исә, моны ишеткәч, бердәм рәвештә көр тавыш белән Аллаһыга дога кылдылар: – Хөкемдарыбыз! Син – күкне, җирне, диңгезне һәм алардагы барлык нәрсәләрне барлыкка китерүче!

[25] Син Үзеңнең хезмәтчең һәм атабыз Давыт аркылы Изге Рух аша болай дигәнсең: «Ни өчен кавемнәр котырына, халыклар ният итә юкка гына?

[26] Җирдәге патшалар баш күтәрә, Раббыга вә Аның Мәсихенә каршы тупланалар бергә илбашлары».

[27] Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән бергә бу шәһәрдә Син май сөрткән Изге Хезмәтчең Гайсәгә каршы тупландылар.

[28] Кодрәтең һәм ихтыярың белән булачагын алдан билгеләгән эшләрне алар гамәлгә ашырдылар.

[29] Хәзер, Раббыбыз, аларның янауларына игътибар ит һәм колларыңа сүзеңне зур кыюлык белән сөйләргә көч бир.

[30] Кулыңны суз һәм Изге Хезмәтчең Гайсә исеме белән савыктыр, галәмәтләр, могҗизалар күрсәт.

[31] Дога кылып бетергәч, алар җыелып торган урын селкенеп китте, һәм барысы да Изге Рух белән сугарылдылар. Шушы хәлдән соң имандашлар Аллаһы сүзен кыюлык белән сөйли башладылар.

[32] Имандашларның һәммәсе йөрәкләре һәм күңелләре белән бердәй булдылар. Берсе дә үз милкен минеке дип әйтмәде, һәрнәрсә уртак иде.

[33] Рәсүлләр исә бөек көч белән Хаким Гайсәнең үледән терелеп торуына шаһитлык кылдылар, һәм Аллаһы аларның һәммәсенә Үзенең мәрхәмәтен мул итеп биреп торды.

[34] Имандашлар арасында беркем дә мохтаҗ булмады, чөнки җирләре яки йортлары булганнар, аларны сатып, акчасын

[35] рәсүлләр карамагына тапшыра тордылар. Һәркемгә хаҗәтенә карап бирелә иде.

[36] Мәсәлән, рәсүлләр Барнаб (ягъни «Юаныч углы») дип йөрткән, Кипрда туган, Леви токымыннан Йосыф исемле бер адәмнең

[37] үз җире бар иде. Ул, җирен сатып, акчасын рәсүлләргә китереп бирде.

Рәсүлләрнең эшләре — Chapters