Skip to content
Opens in a new window

[1] Биш көннән олуг рухани Һанани өлкәннәр һәм канун белгече Тертул атлы бер кеше белән Кайсариягә килде. Алар Паулга каршы гаепләүләрен идарәчегә белдерделәр.

[2] Паулны чакыртып китергәч, Тертул гаепләү сүзләрен башлады: – Мөхтәрәм Филикес! Син җитәкчелек иткәндә, без озак вакыт тынычлыкта яшибез һәм кайгыртуларың аркасында бу халыкның хәле яхшы якка үзгәрә.

[3] Без моны һәрвакыт һәм һәр җирдә күп рәхмәтләр белән таныйбыз, – диде ул. –

[4] Сине озак мәшәкатьләмәс өчен, әйтергә теләгән берничә сүзебезне ачык күңел белән тыңлавыңны үтенәм.

[5] Бөтен дөньяда яшәүче яһүдиләр арасына фетнә салучы һәм Насара мәзһәбенең башлыгы булган бу кешене чумадай куркыныч дип таптык.

[6] Ул хәтта Аллаһы йортын нәҗесләргә тырышты. Ә без аны кулга алдык [һәм үз Кануныбыз буенча хөкем итәргә теләдек.

[7] Әмма гаскәриләр башлыгы Луси аны безнең кулдан көч белән тартып алды.

[8] Аны гаепләүчеләргә яныңа килергә кушты.] Аны нәрсәдә гаепләвебезне син үзең аннан сорау алып белерсең, – диде Тертул.

[9] Яһүдиләр, әйтелгәннәрне дөрес дип раслап, бу гаепләүләргә кушылдылар.

[10] Идарәче, сөйләргә мөмкин дип, Паулга ишарә ясады. – Синең күп еллар буе бу халыкның хөкемчесе булуыңны белгәнгә, мин үземне ышанып яклаячакмын, – дип сүзен башлады Паул. –

[11] Аллаһыга табыну өчен, Иерусалимгә килгәнемә унике көннән дә артып китмәде. Моны үзең тикшерә аласың.

[12] Аллаһы йортында да, гыйбадәтханәләрдә дә, шәһәрдә дә кем белән булса да бәхәсләшүемне яки халык арасына фетнә салуымны күрмәделәр алар.

[13] Миңа хәзер гаеп ташлауларын да үзләре исбат итә алмыйлар.

[14] Әмма алдыгызда шуны таныйм: алар мәзһәб дип атаган юлдан барып, аталарым Алласына хезмәт итәм, Муса канунына һәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарның барысына ышанам.

[15] Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип, мин дә алар кебек үк Аллаһыга өмет баглыйм.

[16] Шуңа күрә мин һәрвакыт Аллаһы алдында һәм кешеләр каршында саф вөҗдан белән яшәргә тырышам.

[17] Берничә ел булмыйча торганнан соң, үз халкыма хәер-сәдака бирү өчен һәм корбан китерергә дип, Иерусалимгә кайттым.

[18] Аллаһы йортында пакьләнү йоласын үтәп, шушы эшләрне башкарган вакытымда миңа тап булдылар. Яныма халык та җыелмаган иде, беркемне дә борчымадым да.

[19] Анда Асия өлкәсеннән берничә яһүди бар иде. Гаепләрлек берәр нәрсәләре булса, алар каршыңа килеп басарга һәм мине гаепләргә тиешләр иде.

[20] Мондагы ул кешеләр югары киңәшмә алдында торган вакытымда миндә нинди явызлык тапканнарын әйтсеннәр.

[21] Анда булганда: «Мине хәзер үлеләрнең тереләчәгенә ышануым өчен хөкем итәләр», – дип кычкырып әйттем, башка һичнәрсә эшләмәдем, – диде Паул.

[22] Хаким Гайсә юлы хакында яхшы белгән Филикес: – Гаскәриләр башлыгы Луси килгәч, сезнең эш турында карар кылырмын, – дип, тикшерү эшен кичектерде.

[23] Ә йөзбашына, Паулны сак астында тотарга, ләкин дусларына аңа хезмәт күрсәтүдә комачауламаска, дигән әмер бирде.

[24] Берничә көннән соң Филикес үзенең яһүди хатыны Друсилла белән Паул булган урынга килде дә, Паулны чакыртып алып, аның Гайсә Мәсихкә иман итү турында сөйләгәнен тыңлады.

[25] Әмма Паул тәкъвалык, нәфесне тыю һәм булачак хөкем хакында сөйләгәндә, Филикес куркуга төште. – Хәзергә җитеп торыр, вакыт тапкач чакыртырмын, – диде ул.

[26] Шул ук вакытта ул Паул аңа акча бирер дип өметләнде. Шуңа күрә еш кына Паулны чакыртып, әңгәмә корып утырды.

[27] Әмма ике елдан Филикес урынына Порки Фисте килде. Филикес исә, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулны тоткынлыкта калдырды.

Рәсүлләрнең эшләре — Chapters