Skip to content
Opens in a new window

[1] Рәсүлләр, Амфиполис һәм Апуллуния шәһәрләре аша үтеп, Тессалуникә шәһәренә килделәр. Анда яһүдиләр гыйбадәтханәсе бар иде.

[2] Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды һәм өч шимбә рәттән Изге язмаларда язылганнар турында яһүдиләр белән әңгәмә корды.

[3] Аларга Мәсихнең газап чигәргә һәм үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте. – Мин сезгә вәгазьләгән Гайсә – шул Мәсих бит инде, – диде Паул.

[4] Яһүдиләрнең кайберләре, шулай ук Аллаһыны хөрмәт итә торган бик күп греклар һәм күп кенә күренекле хатын-кызлар иманга килделәр дә Паул белән Силаска кушылдылар.

[5] Ләкин башка яһүдиләр көнләштеләр һәм, мәйдандагы юньсез кешеләрне җыеп, шәһәрдә чуалыш чыгардылар. Паул белән Силасны халык алдына алып бару өчен, аларны эзләп, Ясун йортына бәреп керделәр.

[6] Рәсүлләрне тапмагач, Ясунны һәм кайбер башка имандашларны шәһәр башлыклары янына сөйрәп алып килделәр. – Бөтен җирдә чуалыш чыгарып йөрүчеләр монда да килгәннәр,

[7] ә Ясун аларны үз йортына кабул иткән. Алар барысы да, кайсарның әмерләренә каршы чыгып, башка берәүне – Гайсәне патша дип исәплиләр, – дип кычкырдылар.

[8] Бу сүзләр халыкны һәм шәһәр башлыкларын борчуга салды.

[9] Ә Ясунны һәм башкаларны, иреккә чыгу өчен билгеләнгән күләмдә акча түләттергәннән соң, кайтарып җибәрделәр.

[10] Шул ук төнне имандашлар Паул белән Силасны Беруя шәһәренә озаттылар. Беруягә килеп җиткәч, Паул белән Силас яһүдиләр гыйбадәтханәсенә киттеләр.

[11] Мондагы кешеләр, тессалуникәлеләргә караганда, киңрәк карашлы иделәр: аларның хәбәрен бик теләп кабул иттеләр һәм һәр көн, Паул сөйләгән сүзләрнең дөреслеген тикшерү өчен, Изге язманы өйрәнделәр.

[12] Күп кенә яһүдиләр иманга килде, шулай ук мөхтәрәм грек хатыннары һәм ирләре арасында да иман китерүчеләр аз булмады.

[13] Әмма Паулның Беруядә дә Аллаһы сүзен вәгазьләве турында белеп алгач, Тессалуникәдә яшәүче яһүдиләр монда килделәр һәм, борчу салып, халыкны котырттылар.

[14] Тиз арада имандашлар Паулны диңгез буена җибәрделәр, ә Силас белән Тимутәй Беруядә калдылар.

[15] Паулны озата баручылар аның белән Афинага чаклы килделәр һәм кире кайтып киттеләр. Паул, Силас һәм Тимутәйнең мөмкин кадәр тиз арада килеп җитүен теләп, алар артыннан хәбәр җибәрде.

[16] Силас белән Тимутәйне көткәндә, бу шәһәрдә потларның күп булуын күреп, Паулның күңеле әрнеде.

[17] Ул гыйбадәтханәдә яһүдиләр, Аллаһыны хөрмәт итүче башка кешеләр белән әңгәмә корып утырды, шулай ук һәр көн базар мәйданында очраган кешеләр белән сөйләште.

[18] Шулай бер көнне кайбер фәлсәфәчеләр – эпикүрчеләр һәм стоачылар – Паул белән бәхәскә керделәр. Ул аларга Гайсә һәм үледән терелү турындагы Яхшы хәбәрне сөйләгәнгә күрә, фәлсәфәчеләрнең кайберләре: «Бу тел бистәсе нәрсә әйтергә тели?» – диделәр, ә икенчеләре: «Ул чит илаһлар турында вәгазьли булса кирәк», – диделәр.

[19] Алар Паулны үзләре белән Арейпәг киңәшмәсенә алып килделәр. – Син вәгазьли торган бу яңа тәгълимат турында күбрәк белергә телибез.

[20] Үзең безгә сөйләгән сәер сүзләрнең мәгънәсенә төшендер, – диделәр алар.

[21] Нинди дә булса яңа фикерләр турында сөйләү яки тыңлау афиналыларның һәм анда яшәүче чит ил кешеләренең иң яраткан шөгыльләре иде.

[22] Паул Арейпәг киңәшмәсе алдына басты. – Афиналылар! Сезнең һәр яктан аеруча диндар икәнегезне күреп торам, – диде ул, –

[23] чөнки сезнең изге әйберләрегезне карап йөргәндә, мин «Билгесез илаһка» дип язылган мәзбәхне дә күрдем. Мин сезгә нәкъ менә шул үзегез табына торган билгесез Аллаһы турында вәгазь сөйлим.

[24] Дөньяны һәм андагы һәммә нәрсәне бар иткән Аллаһы – Ул күкләрнең һәм җирнең Хакиме. Ул кеше кулы белән төзелгән изге йортларда яшәми

[25] һәм кешеләрнең Аңа үз куллары белән хезмәт итүләренә мохтаҗ түгел. Ул Үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә.

[26] Бөтен җир йөзендә яшәсеннәр дип, Ул бер кешедән барлык халыкларны бар итте, вакытларны һәм яшәү урыннарының чикләрен билгеләде.

[27] Ул моны кешеләр Аллаһыны эзләсеннәр өчен, Аны кармап эзләп тапмаслармы икән, дип кылды. Ул бит безнең һәрберебездән ерак түгел.

[28] Сезнең кайбер шагыйрьләрегез: «Без дә Аның нәселеннән», – дип әйткәндәй, «без Аңарда яшибез, хәрәкәт итәбез һәм көн күрәбез».

[29] Әгәр без Аллаһы нәселеннән икән, илаһилык ул алтын, көмеш яки таш әйбер йә кеше осталыгы һәм сәләте белән эшләнгән сурәткә охшаш, дип уйларга тиеш түгелбез.

[30] Шул рәвешле хакыйкатьне белмичә яшәгән заманнарны Аллаһы гаеп итмәде, ләкин хәзер Ул бөтен җирдәге барлык кешеләргә тәүбә итәргә әмер бирә.

[31] Аллаһы галәмне гадел хөкем итү көнен билгеләгән бит. Ул Үзе сайлаган Кеше аша шул көндә гадел хөкем итәр. Аны үледән терелтеп, Аллаһы моны һәркемгә исбат итте.

[32] Үлеләрнең терелүе хакында ишеткәч, кайберәүләр көлделәр, ә икенчеләре: «Бу хакта сине башка бер вакытта тыңларбыз», – диделәр.

[33] Шуннан соң Паул алар яныннан китте.

[34] Кайбер кешеләр, аңа ияреп, иманга килделәр. Алар арасында Арейпәг әгъзасы Диунуси, Дамар атлы бер хатын һәм тагын башкалар да бар иде.

Рәсүлләрнең эшләре — Chapters