Skip to content
Opens in a new window

[1] Шаул исә Эстефәннең үтерелүен хуплады. Шул көнне Иерусалимдәге иман итүчеләр бердәмлеген нык эзәрлекли башладылар һәм рәсүлләрдән башкалар барысы да Яһүдиянең һәм Самареянең төрле урыннарына таралдылар.

[2] Аллаһыга бирелгән берничә кеше Эстефәнне күмеп куйдылар һәм аның өчен бик нык кайгырып еладылар.

[3] Ә Шаул иман итүчеләр бердәмлеген эзәрлекли башлады. Өйдән-өйгә йөрде, ир-атлар һәм хатын-кызларны сөйрәп алып чыгып, зинданга япты.

[4] Таралышкан имандашлар, кайда гына булсалар да, Аллаһы сүзен сөйләп йөрделәр.

[5] Ә Филип, Самарея шәһәренә барып, шәһәр халкына Мәсих турында сөйләде.

[6] Филипнең нәрсә сөйләгәнен ишетеп һәм кылган могҗизалы гамәлләрен күреп, халыкның күбесе сөйләгән сүзләрен бергәләп дикъкать белән тыңлады.

[7] Җен ияләшкән кешеләрнең күбесеннән явыз рухлар көчле тавыш белән акырып чыктылар. Паралич суккан һәм аксак кешеләрнең күбесе савыкты.

[8] Шәһәрдә зур шатлык хөкем сөрде.

[9] Ул шәһәрдә күпмедер вакыт сихерчелек итеп, Самарея халкын хәйран калдырган, үзен бөек дип саный торган Шимун исемле бер кеше бар иде.

[10] Кечесе дә, олысы да – барчасы аңа дикъкать итә иде. «Бу кеше – бөек дип аталган илаһи кодрәт», – дип әйтәләр иде аның хакында.

[11] Ул аларны шактый вакыт үзенең сихерләре белән шаккатырып торганлыктан, кешеләр аны тыңлыйлар иде.

[12] Әмма шәһәр кешеләре Филип сөйләгән Аллаһы Патшалыгы һәм Гайсә Мәсих исеме хакындагы Яхшы хәбәргә ышангач, ирләр дә, хатыннар да суга чумдыру йоласын үтәделәр.

[13] Шимун үзе дә иманга килде һәм суга чумдырылды. Шуннан соң ул Филип яныннан бер адымга да китмәде, аның могҗизалы гамәлләр һәм кодрәтле эшләр кылуын күреп, чиксез хәйран калды.

[14] Иерусалимдә булган рәсүлләр, самареялеләрнең Аллаһы сүзен кабул итүләрен ишетеп, Петер белән Яхъяны алар янына җибәрделәр.

[15] Самареягә килгәч, Петер белән Яхъя андагылар Изге Рухны кабул итеп алсыннар өчен дога кылдылар.

[16] Чөнки алар инде Хаким Гайсә исеме белән суга чумдырылган, ләкин берсенә дә әле Изге Рух иңмәгән була.

[17] Шуннан соң Петер белән Яхъя самареялеләрнең башларына кулларын куйдылар һәм алар Изге Рухны кабул итеп алдылар.

[18] Шимун исә, Рухның рәсүлләр кулларын куйганнан соң бирелгәнен күреп, аларга акча тәкъдим итте.

[19] – Мин кулымны башына куйган һәр кеше Изге Рухны ала алсын өчен, миңа да шундый вәкаләт бирегезче, – диде ул.

[20] Әмма Петер аңа: – Әгәр Аллаһы бүләген акчага сатып алырга мөмкин дип уйлыйсың икән, акчаларың белән бергә һәлак булырсың! – диде. –

[21] Син бу эштә берничек тә катнаша алмыйсың, чөнки Аллаһы каршында синең күңелең чиста түгел.

[22] Шуңа күрә, үзеңнең бу явызлыгыңнан тәүбә ит һәм Раббыга дога кыл. Бәлки йөрәгеңдәге уең кичерелер.

[23] Синең ачы көнчелек белән тулганлыгыңны һәм гөнаһ богауларында икәнлегеңне күрәм.

[24] – Сез әйткәннәрнең берсе дә минем белән була күрмәсен дип, Раббыга дога кылыгыз, – дип җавап бирде Шимун.

[25] Петер белән Яхъя, Раббы сүзенә шаһитлык кылып, аны игълан иткәннән соң, кире Иерусалимгә киттеләр. Юл уңаеннан Самареянең күп кенә авылларында Яхшы хәбәрне игълан иттеләр.

[26] Раббының бер фәрештәсе Филипкә: – Тор да көньякка таба, Иерусалимнән Газага илтә торган юлга бар, – диде. Ул юл чүл аша уза иде.

[27] Филип шул юлга чыкты. Нәкъ шул вакыт ул юлдан бер хәбәши бара иде. Ул сарай хезмәтчесе, кәндәкинең – Хәбәшстан патшабикәсенең – бөтен хәзинәсен саклаучы югары дәрәҗәле түрә иде. Ул, Аллаһыга табыну өчен, Иерусалимгә килгән булган,

[28] ә хәзер үз иленә кайтып бара. Хәбәши адәм үз арбасында Ишагыйя пәйгамбәр китабын укып утыра иде.

[29] Рух Филипкә: – Арбага якынрак кил һәм аның яныннан бар, – диде.

[30] Филип арба янына йөгерде һәм хәбәшинең Ишагыйя пәйгамбәр китабын укуын ишетте. – Син бит аны укыйсың, аңлыйсыңмы соң? – дип сорады ул аңардан.

[31] – Берәр кеше төшендермәсә, ничек аңлый алыйм?! – диде ул һәм Филипкә үзе янына утырырга тәкъдим итте.

[32] Хәбәши адәм Изге язманың шушы урынын укый иде: «Чалырга алып барган сарык бәрәне сыман, йон кыркучылар алдында тавышын чыгармаган бәрән сыман ул һичбер аваз салмады.

[33] Ул кимсетелде, гадел хөкемнән мәхрүм булды. Аның нәселе турында кем сөйли алыр?! Аның тормышы җирдән алынды бит».

[34] Түрә Филиптән: – Зинһар өчен, әйтче миңа. Монда пәйгамбәр кем хакында сөйли? Үзе хакындамы, әллә башка берәү турындамы? – дип сорады.

[35] Филип аңа шул урыннан башлап Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп бирде.

[36] Шулай бара торгач, алар су янына килеп җиттеләр. – Менә бит, монда су бар, суга чумдыру йоласын үтәргә миңа нәрсә комачаулый? – диде хәбәши адәм. [

[37] – Чын күңелеңнән инансаң, мөмкин, – диде Филип. – Гайсә Мәсихнең Аллаһы Углы икәнлегенә инанам, – диде хәбәши.]

[38] Ул арбаны туктатырга кушты, алар Филип белән суга керделәр һәм Филип аны суга чумдырып алды.

[39] Алар судан чыккач, Раббы Рухы Филипне алып китте һәм түрә аны бүтән күрмәде. Ул, шатланып, юлын дәвам итте.

[40] Ә Филип Ашдод шәһәрендә пәйда булды. Ул, Кайсариягә килеп җиткәнче, шәһәрләрдә Яхшы хәбәрне вәгазьләп йөрде.

Рәсүлләрнең эшләре — Chapters