Skip to content
Opens in a new window

[1] Кайсариядә Италия полкы дип аталган гаскәрдә йөзбашы булып хезмәт итүче Көрнили исемле бер кеше бар иде.

[2] Ул үзе һәм аның бөтен гаиләсе диндар, тирән хөрмәт белән Аллаһыдан куркырлар иде. Ул халыкка күп хәер-сәдака бирә һәм һәрвакыт Аллаһыга дога кыла иде.

[3] Бер көнне, көндезге өчләр тирәсендә, Аллаһының бер фәрештәсе ап-ачык итеп Көрнилигә күренде. Фәрештә аның янына килеп: – Көрнили! – дип эндәште.

[4] Көрнили куркып калды, аңа күзләрен текәп: – Нәрсә, әфәндем? – диде. – Синең догаларың һәм хәерләрең Аллаһыга бүләк булып барып җитте, һәм Ул сине искә алды, – дип җавап бирде аңа фәрештә.

[5] – Петер исемле Шимунны алып килергә, Яфуга кешеләр җибәр.

[6] Ул хәзер күнче Шимун янында кунакта, аның йорты диңгез буена урнашкан.

[7] Үзе белән сөйләшкән фәрештә киткәч, Көрнили хезмәтчеләренең икесен һәм үз гаскәриләреннән бер диндарны чакырып алды.

[8] Һәммәсен аңлатып, аларны Яфуга җибәрде.

[9] Икенче көнне җибәрелгән кешеләр шәһәргә якынлашып килгәндә, көндезге уникеләр тирәсендә Петер, дога кылу өчен, өйнең түбәсенә менде.

[10] Аның карыны ач иде, ул ашарга теләде. Ашарга әзерләнгән арада Петер гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килде.

[11] Ул күкнең ачылуын һәм зур тукымага охшаган бер әйбернең дүрт почмагыннан тотып җиргә төшерелүен күрде.

[12] Аның эчендә җирдә яшәүче һәртөрле дүрт аяклы җәнлекләр, сөйрәлүчеләр һәм киек кошлар бар иде.

[13] «Тор, Петер, суй һәм аша» дигән тавыш ишетте ул.

[14] Әмма Петер: – Һич юк, Раббым, минем беркайчан да шакшы яки хәрәм нәрсә ашаганым булмады, – диде.

[15] Шулвакыт ул янә: «Аллаһы хәләл иткәнне шакшы дип исәпләмә» дигән тавыш ишетте.

[16] Өч тапкыр шулай кабатланды, һәм шуннан соң ук ул әйбер күккә күтәрелде.

[17] Петер Аллаһыдан иңгән бу күренешнең нәрсә аңлатуын уйлап, аптырап торган арада, Көрнили тарафыннан җибәрелгән кешеләр, Шимун өен эзләп табып, капка янына килеп бастылар.

[18] – Петер исемле Шимун монда тукталдымы? – дип кычкырдылар.

[19] Аллаһыдан иңгән күренеш турында уйланып торганда, Рух Петергә: – Сине өч кеше эзли.

[20] Төш тә, һич шикләнмичә, алар белән бар. Аларны Мин җибәрдем, – диде.

[21] Петер Көрнили җибәргән кешеләр янына төште: – Сез эзләгән кеше – мин. Нинди эш белән килдегез? – диде ул аларга.

[22] – Безне бөтен яһүд халкы арасында мөхтәрәм, тәкъва һәм тирән хөрмәт белән Аллаһыдан куркучы йөзбашы Көрнили җибәрде. Ул изге фәрештәдән сине үз йортына чакырып, сөйләячәк сүзләреңне тыңларга дигән боерык алган, – диделәр алар.

[23] Шуннан соң Петер аларны өйгә чакырды һәм кунак итте, ә иртәгесен алар белән китте. Яфудан кайбер имандашлар да аларга иярделәр.

[24] Кайсариягә алар икенче көнне барып җиттеләр. Көрнили исә, үзенең туганнарын һәм якын дусларын җыеп, аларны көтеп тора иде.

[25] Петер йортка кергәндә, Көрнили аның каршысына чыкты һәм, Петернең аякларына егылып, тирән хөрмәтен күрсәтте.

[26] – Тор, мин дә кеше бит, – диде Петер һәм аны торгызды.

[27] Алар сөйләшә-сөйләшә өйгә керделәр. Петер анда күп халык җыелганлыгын күрде

[28] һәм аларга: – Сез, әлбәттә, беләсез: дини кануныбыз буенча яһүдигә башка халык кешеләре белән аралашырга, алар янына кунакка йөрергә рөхсәт ителми. Әмма Аллаһы миңа һичкемне дә шакшы яки хәрәм дип исәпләмәскә кирәклеген күрсәтте.

[29] Шуңа күрә, сез мине чакыру белән, һичсүзсез яныгызга килдем. Инде әйтегез: мине ни өчен чакырттыгыз? – диде.

[30] – Өч көн элек шушы вакытта, сәгать өчтә үз өемдә дога кыла идем, – диде Көрнили. – Кинәт алдымда аксыл ялтыравык кием кигән бер кеше пәйда булды

[31] һәм миңа: «Көрнили, Аллаһы синең догаңны ишетте һәм хәерләреңне искә алды.

[32] Яфудан Петер исемле Шимунны алып килергә кешеләр җибәр. Ул хәзер диңгез буенда яшәүче күнче Шимун өендә кунакта», – диде.

[33] Мин исә шундук сиңа кешеләр җибәрдем, һәм син, килеп, яхшы эшләдең. Раббы сиңа сөйләргә кушкан бар сүзләрне тыңлау өчен, хәзер без барыбыз Аллаһы алдында торабыз.

[34] – Аллаһының кешеләрне аермавын мин хәзер чынлап та аңлыйм, – дип, сүзен башлады Петер. –

[35] Һәр халык арасында Аңардан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль.

[36] Аллаһы, Гайсә Мәсих аша килүче тынычлык хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп, Исраил угылларына Үзенең сүзен җибәрде. Гайсә – һәммә кешенең Хакиме.

[37] Яхъя суга чумдыру йоласын үтәргә өнди башлаганнан соң, Гәлиләядә, соңрак бөтен Яһүдиядә ни-нәрсәләр булып узганын беләсез.

[38] Сезнең Изге Рух һәм кодрәт белән Аллаһы майлаган насаралы Гайсә турында ишеткәнегез бар. Аллаһы Гайсә белән булганга күрә, Гайсә яхшы эшләр кылып, иблис кулындагыларны савыктырып йөрде.

[39] Аның Яһүдиядә һәм Иерусалимдә кылган барлык эшләренә без шаһит. Аны агачка асып үтерделәр.

[40] Ә өченче көнне Аллаһы Аны терелтеп торгызды

[41] һәм Үз ихтыяры белән Гайсәне бөтен халыкка түгел, ә Үзе алдан сайланган шаһитларга күрсәтте. Әлеге шаһитлар – без, Ул үледән терелеп торганнан соң, Аның белән бергә ашаган һәм эчкән кешеләр.

[42] Гайсә ул – тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәргә Аллаһы билгеләп куйган Зат. Гайсә безгә шушы хакта халыкка вәгазьләргә һәм шаһит булырга боерык бирде.

[43] Аңа иман итүче һәркемнең Аның исеме аркылы гөнаһлары кичерелер дип, барлык пәйгамбәрләр Аның хакында сөйләделәр, – диде Петер.

[44] Петер бу сүзләрне сөйләгән вакытта ук тыңлаучыларның барысына да Изге Рух иңде.

[45] Петер белән бергә килгән иман итүче яһүдиләр Изге Рухның яһүди булмаганнарга да бирелүенә бик нык гаҗәпләнделәр,

[46] чөнки алар тегеләрнең таныш булмаган телләрдә сөйләүләрен һәм Аллаһыны олылап мактауларын ишеттеләр. Шул вакыт Петер:

[47] – Бу кешеләр безнең кебек үк Изге Рухны кабул итеп алдылар. Шуңа күрә аларны суга чумдырылудан кем тыя алыр? – диде.

[48] Ул аларны Гайсә Мәсих исеме белән суга чумдырырга әмер бирде. Аннары алар Петердән үзләре янында берничә көнгә калуын үтенделәр.

Рәсүлләрнең эшләре — Chapters