[1] Өлкәгә килеп өч көн торганнан соң, Фисте Кайсариядән Иерусалимгә китте.
[2] Баш руханилар һәм яһүдиләрнең башлыклары, аның янына килеп, Паулны гаепләделәр.
[3] Үзләренә яхшылык күрсәтүне сорап, Паулны Иерусалимгә чакыртуын үтенделәр. Ә үзләре аны юлда үтерергә сүз куештылар.
[4] Әмма Фисте Паулның Кайсариядә сак астында калачагын һәм тиздән үзенең шул шәһәргә барачагын әйтте.
[5] – Шулай итеп, – диде ул, – җитәкчеләрегез минем белән барсын һәм, ул кешенең гаебе булса, әйтсен.
[6] Иерусалимдә атна-ун көн булганнан соң, Фисте Кайсариягә кайтты. Икенче көнне ул хөкем итү урынына утырды да Паулны алып керергә әмер бирде.
[7] Паул кергәч, Иерусалимнән килгән яһүдиләр аны урап алдылар һәм аңа каршы күп санлы авыр гаепләүләр белән ябырылдылар, ләкин ул гаепләүләрне исбат итә алмадылар.
[8] – Мин яһүдиләр канунына да, Аллаһы йортына да, кайсарга каршы да һичнинди начарлык кылмадым, – диде Паул үзен яклап.
[9] Ә Фисте, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулдан: – Иерусалимгә барырга һәм анда, бу гаепләүләрне тикшерү өчен, хөкемем алдына басарга син ризамы? – дип сорады.
[10] – Мин хәзер кайсар мәхкәмәсендә торам һәм шунда хөкем ителергә тиешмен. Син үзең дә яхшы беләсең, мин яһүдиләрне үпкәләтерлек бернәрсә дә эшләмәдем.
[11] Әгәр дә мин, дөрес эшләмичә, үлемгә хөкем ителерлек ниндидер эш кылганмын икән, үлем җәзасыннан баш тартырга тырышмыйм. Ә инде аларның мине гаепләүләре дөрес булмаса, мине беркем дә алар кулына тотып бирә алмый. Кайсарга мөрәҗәгать итәргә телим, – диде Паул.
[12] Фисте киңәшчеләре белән фикерләшкәннән соң: – Син кайсарга мөрәҗәгать итәргә теләдең һәм шуңа күрә кайсар янына китәчәксең, – диде.
[13] Берничә көннән Әгрип патша белән Берники, Фистенең хәлен белү өчен, Кайсариягә килделәр.
[14] Алар анда байтак көннәр булганлыктан, Фисте Паулның эшен патшага тәкъдим итте: – Монда Филикес тоткынлыкта калдырган бер кеше бар.
[15] Мин Иерусалимдә булганда, яһүдиләрнең баш руханилары һәм өлкәннәре, аны хөкем итүне таләп итеп, шикаять белән килделәр.
[16] Римлыларда, гаепләнүченең йөзенә карап гаепләүчеләре һәм гаепләүгә каршы үзен яклау мөмкинлеге булмыйча торып, кешене җәзага тарту гадәте юклыгын әйтеп җавап бирдем мин аларга.
[17] Алар монда килгәч, һич кичектермичә, икенче көнне үк хөкем итү урынына утырдым да ул кешене алып килергә әмер бирдем.
[18] Гаепләүчеләр аны гаепләргә дип сүз алдылар, ләкин мин көткән гаепләүләрнең берсен дә китермәделәр.
[19] Аның урынына алар үз диннәренә кагылышлы мәсьәләләр, Паул тере дип раслаган ниндидер үлгән Гайсә хакында бәхәсләштеләр.
[20] Мондый мәсьәләләрне тикшерергә кыенсынып, мин аңа Иерусалимгә барырга һәм бу эш буенча шунда хөкем ителергә тәкъдим иттем.
[21] Әмма ул галиҗәнаб кайсар карарын сорады һәм сак астында калырга теләде. Шуңа күрә мин, кайсар янына җибәрелгәнче, аны сак астында тотарга куштым, – диде Фисте.
[22] Әгрип Фистегә: – Ул кешене мин дә тыңларга теләр идем, – диде. – Иртәгә син аны тыңларсың, – дип җавап бирде Фисте.
[23] Икенче көнне Әгрип һәм Берники хәрби җитәкчеләр һәм иң күренекле гражданнар белән бергә бик тантаналы рәвештә кабул итү бүлмәсенә кергәч, Фисте әмере буенча Паулны алып килделәр.
[24] – Әгрип патша һәм биредә утыручылар! – диде Фисте. – Иерусалимдә дә, монда да күп яһүдиләр менә шушы кешедән зарландылар. Алар ул башка яшәргә тиеш түгел, дип кычкырдылар.
[25] Әмма мин, ул үлемгә хөкем ителерлек бернинди эш эшләмәгән, дип таптым һәм, ул үзе галиҗәнаб кайсарга мөрәҗәгать итәргә теләгәнлектән, аны кайсар янына җибәрергә булдым.
[26] Ләкин аның хакында кайсарга нәрсә язарга да белмим. Шуңа күрә, бу тикшерүдән соң язарлык берәр нәрсә булсын иде дип, мин аны алдыгызга, бигрәк тә, Әгрип патша, синең каршыңа китердем.
[27] Тоткынның нинди эштә гаепләнүен күрсәтмичә, аны кайсар янына җибәрү, минемчә, уйламыйча эшләнгән эш булачак бит.