Skip to content
Opens in a new window

[1] Икүниунда Паул белән Барнаб, гадәттәгечә, яһүдиләр гыйбадәтханәсенә керделәр. Аларның тәэсирле итеп сөйләүләреннән бик күп яһүдиләр һәм башка халык кешеләре иманга килделәр.

[2] Ә иманга килмәгән яһүдиләр яһүди булмаганнарны иманга килгән туганнарына каршы котырттылар.

[3] Паул белән Барнаб анда шактый озак вакыт булдылар, Хаким Гайсә турында тәвәккәллек белән вәгазьләделәр. Ә Хаким, Үзенең мәрхәмәте хакындагы хәбәрне раслап, аларның кулы белән галәмәтләр һәм могҗизалар кылды.

[4] Шәһәрдәге халык икегә бүленде: бер өлеше – яһүдиләр, икенчеләре рәсүлләр ягында булды.

[5] Яһүди булмаганнар һәм яһүдиләр, үзләренең башлыклары белән берлектә, рәсүлләргә һөҗүм итеп, ташлар атып үтерергә булдылар.

[6] Ә рәсүлләр бу хакта ишеткәч, Лукәүниягә качып киттеләр. Андагы Лустра, Дерби шәһәрләрендә һәм шул тирәдәге җирләрдә

[7] халыкка Яхшы хәбәрне сөйләүләрен дәвам иттеләр.

[8] Лустра шәһәрендә аяклары йөрми торган бер кеше бар иде. Ул кеше, тумыштан ук гарип булып, беркайчан да йөри алмаган.

[9] Ул да Паул сөйләгән сүзләрне тыңлап утырды. Паул аңа туп-туры карады да, шифа алачагына гарипнең ышанычы булганын күреп:

[10] – Аякларыңа туры итеп бас, – дип, көчле тавыш белән әйтте. Гарип шундук сикереп торды да йөри башлады.

[11] Халык исә, Паулның нәрсә эшләгәнен күреп, лукәүния телендә: – Безнең яныбызга кеше кыяфәтендә илаһлар иңде, – дип кычкыра башлады.

[12] Барнабны грекларның илаһы Зевс дип, ә Паулны Гермес дип атадылар, чөнки ул күбрәк сөйли иде.

[13] Шәһәр читенә урнашкан Зевс гыйбадәтханәсенең каһине исә, капка алдына үгезләр һәм чәчәк бәйләмнәре алып килеп, халык белән бергә корбан китерергә теләде.

[14] Бу хакта ишеткәч, рәсүлләр өсләрендәге киемнәрен ертып төшереп, халык төркеме арасына йөгереп керделәр һәм:

[15] – Кешеләр, сез нәрсә эшлисез? – дип кычкырдылар. – Без дә – сезнең кебек үк кешеләр. Без сезгә Яхшы хәбәр сөйлибез, сезне бу мәгънәсез әйберләрдән арындырырга, күк, җир, диңгез һәм алардагы барлык нәрсәләрне яраткан мәңге тере Аллаһыга таба борырга өндибез.

[16] Алдагы буыннар вакытында Ул барлык халыкларга үз юллары белән барырга ирек бирде.

[17] Хәер, яхшылыклар кылып, Үзен күрсәтеп торды: вакытында күкләрдән яңгыр яудырып һәм мул уңыш биреп, безне ризык белән тәэмин итте, йөрәкләребезне куаныч белән тутырып торды.

[18] Шулай дип әйтеп тә, алар көчкә-көчкә генә халыкны үзләренә корбан китермәскә күндерә алдылар.

[19] Шулай да Антиухиядән һәм Икүниун шәһәреннән килгән кайбер яһүдиләр халыкны рәсүлләргә каршы котырттылар. Паулны ташлар атып кыйнадылар һәм, үлде дип уйлап, шәһәр читенә чыгарып ташладылар.

[20] Янына шәкертләр җыелгач исә, ул торды һәм шәһәргә китте. Икенче көнне ул Барнаб белән Дерби шәһәренә юл тотты.

[21] Әлеге шәһәрдә Яхшы хәбәрне вәгазьләп, күп кешеләрне шәкерт иттеләр. Аннары Лустра, Икүниун һәм Антиухия шәһәрләренә кайттылар.

[22] Шәкертләрнең күңелләрен дәртләндереп, иманда нык торырга өндәделәр. – Аллаһы Патшалыгына керү өчен, безгә күп михнәтләр чигәргә кирәк, – диделәр.

[23] Һәр бердәмлектә өлкәннәрне билгеләп куйдылар һәм, ураза тотып дога кылганнан соң, аларны үзләре иман китергән Хаким Гайсәнең кулларына тапшырдылар.

[24] Шуннан соң алар, Писидия аша үтеп, Памфулия өлкәсенә килделәр.

[25] Пергидә Аллаһы сүзен вәгазьләгәннән соң, Атталея шәһәренә юнәлделәр.

[26] Корабка утырып, Атталеядән Антиухиягә киттеләр. Үзләре әле генә төгәлләгән эшне башкару өчен, Паул белән Барнаб Аллаһының мәрхәмәтенә шушы шәһәрдә тапшырылган иделәр.

[27] Антиухиягә кайтып җиткәч, алар, бердәмлекне җыеп, үзләре аша Аллаһының нәрсәләр эшләгәнен, яһүди булмаган халыкларга иман ишеген ачканын – барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр.

[28] Паул белән Барнаб шәкертләр янында шактый озак вакытка калдылар.

Рәсүлләрнең эшләре — Chapters