Skip to content
Opens in a new window

[1] Шәкертләрнең саны арта барган әлеге көннәрдә грекча сөйләшүчеләре, көндәлек ризыкны бүлгән вакытта үзләренең тол хатыннарын исәпкә алмыйлар дип, яһүдчә сөйләшүчеләреннән ризасызлык белдерделәр.

[2] Шуңа күрә унике рәсүл, барлык шәкертләрне җыеп: – Без, ризык бүлү белән шөгыльләнеп, Аллаһы сүзенә игътибарны киметергә тиеш түгелбез, – диделәр.

[3] – Шулай булгач, имандашлар, үз арагыздан хөрмәтле, Рух һәм зирәклек белән тулы җиде кешене сайлап алыгыз. Без аларны шушы эшкә куярбыз.

[4] Ә безнең төп эшебез дога кылу һәм сүз белән хезмәт итү булыр.

[5] Бу тәкъдим барысына да ошады. Иман һәм Изге Рух белән тулы булган Эстефәнне, шулай ук Филипне, Прохырны, Никәнүрне, Тимунны, Парменне һәм мәҗүсилектән яһүдиләр диненә күчкән антиухияле Никүләйне сайладылар.

[6] Аларны рәсүлләр алдына бастырдылар. Рәсүлләр аларның башларына кулларын куеп дога кылдылар.

[7] Шулай итеп, Аллаһы сүзе киң тарала барды, Иерусалимдә шәкертләр саны күпкә артты, руханиларның да бик күбесе иманга буйсындылар.

[8] Ә мәрхәмәт һәм кодрәт белән тулы булган Эстефән исә халык арасында бөек могҗизалар һәм галәмәтләр кылды.

[9] Шулай бервакыт кайбер яһүдиләр Эстефән белән бәхәскә керделәр. Аларның беришләре күринилеләрнең һәм искәндәриялеләрнең «Азат ителгәннәр гыйбадәтханәсе»ннән, ә башкалары Киликия һәм Асия өлкәләреннән иде.

[10] Аның сүзләрендәге зирәклеккә һәм Рухка каршы тора алмадылар.

[11] Шунда алар берничә кешене яшерен рәвештә болай дип әйтергә котырттылар: «Без аның Мусага һәм Аллаһыга каршы көфер сөйләгәнен ишеттек».

[12] Халыкны, өлкәннәрне һәм канун белгечләрен Эстефәнгә каршы котыртып, аңа ташландылар һәм Югары киңәшмә каршына тотып алып киттеләр.

[13] Алар Киңәшмәдә ялган шаһитларга сүз бирделәр. Ә тегеләре исә: – Бу кеше шушы изге урынга һәм Канунга каршы көфер сөйләүдән туктамый, – диделәр. –

[14] Без аның: «Насаралы Гайсә бу урынны җимерәчәк һәм Муса безгә биргән йолаларны үзгәртәчәк» дигәнен ишеттек.

[15] Киңәшмәдә утыручы барлык кешеләр Эстефәнгә карадылар. Аның йөзе аларга фәрештәнекенә охшаш кебек тоелды.

Рәсүлләрнең эшләре — Chapters