[1] Шулай бер көнне көндезге өчләр тирәсендә, дога кылу вакытында, Петер белән Яхъя Аллаһы йортына килделәр.
[2] Шул вакыт ул урынга аяклары тумыштан гарип бер кешене алып керделәр. Аны һәр көн Аллаһы йортының Матур дип аталган капкасы янында керүчеләрдән хәер сорау өчен утыртып калдыралар иде.
[3] Ул кеше, Петер белән Яхъяның Аллаһы йортына кереп баруларын күреп, алардан хәер сорады.
[4] Алар аңа игътибар белән карадылар һәм Петер: – Безгә кара, – диде.
[5] Теге кеше, нәрсә булса да алырга өметләнеп, аларга текәлеп карады.
[6] Әмма Петер: – Минем алтын-көмешләрем юк, ә нәрсәм бар, шуны сиңа бирәм. Насаралы Гайсә Мәсих вәкаләте белән боерам: тор һәм йөр! – диде
[7] һәм аны уң кулыннан тартып торгызды. Шундук гарип кешенең аяк һәм тубыкларына көч керде.
[8] Ул сикереп торды һәм йөри башлады, Аллаһыны мактый-мактый, сикерә-сикерә, алар белән бергә Аллаһы йортына керде.
[9] Бар халык бу кешенең йөрүен һәм Аллаһыны мактавын күрде.
[10] Кешеләр аның Матур капка янында хәер сорашып утырган адәм икәнен таныдылар, аның белән булган хәлгә хәйран калып, бик гаҗәпләнделәр.
[11] Әлеге савыккан кеше Петер белән Яхъяны җибәрмичә тотып торган вакытта, бик нык гаҗәпләнгән халык, Сөләйман әйваны дип аталган залга йөгереп кереп, алар янына җыелды.
[12] Петер, моны күреп, халыкка: – Исраил ирләре! Нигә моңа гаҗәпләнәсез? – диде. – Ник безгә текәлеп карап торасыз? Әллә без үзебезнең кодрәтебез яки диндарлыгыбыз белән аны аякка бастырган дип уйлыйсызмы?
[13] Ибраһимның, Исхакның һәм Ягъкубның Алласы, безнең аталарыбызның Алласы Үзенең Хезмәтчесе Гайсәне шөһрәтле итте, ә сез Аны тотып бирдегез һәм, Пилат Аны азат итәргә уйлаганда, Пилат алдында Аңардан баш тарттыгыз.
[14] Сез Изге һәм Хак Заттан ваз кичтегез, кеше үтерүчене исә иреккә чыгаруны сорадыгыз.
[15] Сез тормышны Бар итүчене үтердегез, әмма Аллаһы Аны үледән терелтте. Без – моның шаһитлары, – диде Петер. –
[16] Гайсәнең исеме сез күргән һәм белгән бу кешене куәтләндерде, чөнки ул аңа ышанды. Гайсә аша бирелгән иман аны каршыгызда торганда савыктырды.
[17] Хәер, туганнар, мин беләм: сез моны башлыкларыгыз кебек үк белмичә эшләдегез.
[18] Аллаһы Үз Мәсихенең газап чигәчәге турында барлык пәйгамбәрләр аша алдан әйткән хәбәрен шулай тормышка ашырды.
[19] Ә сез гөнаһларыгыз кичерелсен өчен тәүбә итегез һәм Аллаһыга таба борылыгыз.
[20] Шулай эшләсәгез, Раббыдан яңарыш заманнары килер, Ул сезгә алдан билгеләнгән Мәсихне – Гайсәне җибәрер.
[21] Ә Аллаһы Үзенең изге пәйгамбәрләре аша борынгыдан сөйләгән барлык сүзләр гамәлгә ашканчы, Гайсә күктә калырга тиеш.
[22] Муса болай дигән: «Раббы Аллагыз сезнең өчен кардәшләрегез арасыннан миңа охшаш Пәйгамбәр сайлап куячак. Ул сезгә нәрсә генә сөйләсә дә, сез һәммәсен тыңларга тиешсез;
[23] бу Пәйгамбәрнең сүзен тыңламаган һәр кеше Аллаһы халкы арасыннан юк ителәчәк».
[24] Шемуилдән башлап барлык пәйгамбәрләр бу көннәр хакында алдан хәбәр иткәннәр.
[25] Сез – пәйгамбәрләрнең варислары. Аллаһы Ибраһимга: «Җир йөзендәге барлык халыклар синең нәселең аша фатиха алачак», – дип әйтеп, аталарыгыз белән килешү төзегән. Сез – шушы килешүнең мирасын кабул итүчеләр.
[26] Аллаһы сезнең һәркайсыгызны яман эшләрегездән кире кайтарып, сезгә Үзенең фатихасын күндерергә тели. Шуның өчен Ул Үзенең Хезмәтчесен сайлап куйды һәм Аны иң элек сезгә җибәрде.