Skip to content
Opens in a new window

[1] Һанани атлы берәү хатыны Сапфира белән бергә утарын сатып,

[2] сатудан чыккан акчаның бер өлешен хатыны белән сөйләшеп, яшереп калдырды, ә калганын рәсүлләргә китереп бирде.

[3] Шунда Петер: – Һанани, ни өчен син шайтанга йөрәгең белән идарә итәргә ирек бирдең? Хәтта, сатылган җир өчен алган акчаның бер өлешен яшереп калдырып, Изге Рухка ялганларга уйлагансың, – диде. –

[4] Сатмаган хәлдә ул милек синеке булып калачак иде түгелме соң? Сатканнан соң акчасы синең карамагыңда түгел идеме? Ни өчен син шундый ниятне йөрәгеңә керттең? Син кешеләргә түгел, Аллаһыга ялганладың.

[5] Шушы сүзләрне ишетү белән Һанани, җан биреп, идәнгә ауды. Бу хәл турында ишеткәннәрнең һәммәсе куркып калды.

[6] Егетләр Һананиның үле гәүдәсен кәфенгә төреп алып чыгып киттеләр һәм күмделәр.

[7] Өч сәгать чамасы үткәннән соң, Һананиның хатыны да килде. Ул булган хәлне белми иде әле.

[8] Петер исә аңардан: – Әйт әле миңа, җирегезне шушы бәягә саттыгызмы? – дип сорады. Хатын аңа: – Әйе, шушы бәягә, – дип җавап бирде.

[9] Әмма Петер: – Димәк, сез Раббының Рухын сынарга сүз куештыгызмы? Менә ишектән иреңне күмгән кешеләр кереп киләләр. Алар сине дә алып чыгачаклар, – диде.

[10] Хатын, шундук җан биреп, Петернең аяклары янына ауды. Кергәч, егетләр аның үлгәнлеген күрделәр һәм ире янына алып чыгып күмеп куйдылар.

[11] Иман итүчеләр бердәмлеген һәм бу хәбәрне ишетүчеләрнең барысын көчле курку биләп алды.

[12] Рәсүлләр кулы белән халык арасында күп галәмәтләр һәм могҗизалар кылынды. Имандашлар бердәм рәвештә Сөләйман әйванында очрашып тордылар.

[13] Халык аларга хөрмәт күрсәтте, ләкин беркем иман итүчеләргә килеп кушылырга базмады.

[14] Шулай да бик күп ир-ат һәм хатын-кыз Хаким Гайсәгә иман китерделәр, һәм аларның саны арта барды.

[15] Петер үтеп барганда, «Һич булмаса аның күләгәсе төшсен иде» дигән теләк белән авыруларны урамнарга чыгарып, ятакларга һәм түшәкләргә салдылар.

[16] Иерусалимгә якын-тирәдәге шәһәрләрдән дә бик күп халык килә иде. Алар алып килгән сырхаулар һәм җеннәрдән газап чигүчеләрнең барысы да савыкты.

[17] Шунда олуг рухани һәм аның барлык тарафдарлары, ягъни саддукейлар төркемендәгеләр, көнләшеп,

[18] рәсүлләрне кулга алдылар һәм халык зинданына ябып куйдылар.

[19] Әмма төнлә Раббының бер фәрештәсе зиндан ишекләрен ачты:

[20] – Барыгыз, бу яңа тормыш турында барысын да Аллаһы йортында халыкка сөйләгез, – дип, аларны чыгарып җибәрде.

[21] Рәсүлләр шулай эшләделәр: иртә таңнан Аллаһы йортына килеп өйрәтә башладылар. Ә олуг рухани һәм аның ярдәмчеләре, Исраил халкының өлкәннәрен чакырып, Югары киңәшмә җыйдылар. Рәсүлләрне алып килү өчен, хезмәтчеләрен зинданга җибәрделәр,

[22] әмма алар, зинданда рәсүлләрне тапмыйча, кире кайттылар.

[23] – Без килгәндә, зиндан ышанычлы бикләнгән, ишекләр янында сакчылар басып тора иде. Әмма, ишекләрне ачып, эчкә кергәч, беркемне дә тапмадык, – диделәр алар.

[24] Аллаһы йортында тәртип саклаучылар башлыгы һәм баш руханилар, моны ишеткәч, тагын нәрсә булыр икән инде, дип аптырашта калдылар.

[25] Шул арада берәү килеп: – Әнә, карагыз, сез зинданга утырткан кешеләр Аллаһы йортында халыкны өйрәтә, – дип әйтте.

[26] Шуннан соң тәртип саклаучылар, үзләренең башлыклары белән шунда барып, рәсүлләрне алып килделәр, әмма халык үзләренә таш ата башлар дип курыкканга күрә көч кулланмадылар.

[27] Килеп җиткәч, аларны Киңәшмә алдына бастырып куйдылар һәм олуг рухани:

[28] – Без сезгә шул Кешенең исеме турында өйрәтмәскә дип, катгый рәвештә әйткән идек түгелме? – дип сорады. – Ә сез үзегезнең тәгълиматыгызны бөтен Иерусалимгә тараткансыз һәм ул Кешенең түгелгән канында безне гаепләргә теләп ашкынасыз, – диде.

[29] Петер һәм башка рәсүлләр исә: – Без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиешбез.

[30] Сез агачка асып үтергән Гайсәне аталарыбызның Алласы үледән терелтте.

[31] Исраилгә тәүбә итү һәм гөнаһлары кичерелү мөмкинлеген бирү өчен, Аллаһы Аны Юлбашчы һәм Коткаручы итеп Үзенең уң ягына күтәрде.

[32] Без – бу хәлләргә шаһит. Шулай ук Аллаһы Үзенә итагать итүчеләргә биргән Изге Рух та боларга шаһит, – дип җавап бирделәр.

[33] Моны ишеткәч, Киңәшмә әгъзалары бик ярсыдылар һәм рәсүлләрне үтермәкче булдылар.

[34] Шул вакыт бөтен халыкның хөрмәтен казанган канун укытучысы – Гәмәлиил атлы бер фарисей торып басты һәм рәсүлләрне аз гына вакытка чыгарып торырга әмер бирде.

[35] Рәсүлләр чыгып киткәч: – Исраил ирләре! – дип сүз башлады Гәмәлиил. – Бу кешеләр белән нәрсә эшләячәгегезне яхшырак уйлагыз.

[36] Моннан элегрәк үзен бик бөек итеп күрсәтергә тырышучы Тәүдәс дигән кеше пәйда булды, аңа дүрт йөзгә якын кеше иярде. Әмма ул үтерелү белән, аңа иярүчеләр төркеме юкка чыкты.

[37] Шуннан соң сан алу көннәрендә гәлиләяле Яһүдә пәйда булып, күпмедер халыкны фетнәгә котыртты. Әмма ул һәлак булганнан соң, аңа ияргән халык та таралды.

[38] Шуңа күрә хәзер сезгә әйтәм: бу кешеләргә тимәгез, җибәрегез аларны. Алар башлаган эш кешеләрдән булса, ул үзеннән-үзе җимерелер.

[39] Ә инде Аллаһыдан булса, сез аны юкка чыгара алмаячаксыз. Аллаһыга каршы көрәшүчеләр була күрмәгез, – диде ул. Өлкәннәр аның сүзенә колак салдылар.

[40] Рәсүлләрне чакырып керттеләр һәм кыйнаганнан соң, Гайсә исеме хакында өйрәтмәскә боерып, аларны иреккә җибәрделәр.

[41] Рәсүлләр исә, Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып, Киңәшмәдән чыгып киттеләр.

[42] Һәр көн Аллаһы йортында һәм өйләрдә Яхшы хәбәрне – Гайсәнең Мәсих икәнлеге хакында сөйләүләрен һәм өйрәтүләрен дәвам иттеләр.

Рәсүлләрнең эшләре — Chapters