Skip to content
Opens in a new window

[1] Чуалыш тукталгач, Паул шәкертләрне үзе янына чакырып алды, күңелләрен күтәрде һәм, аннан соң алар белән саубуллашып, Македуния өлкәсенә китте.

[2] Өлкәләр аша үткәндә, имандашларны дәртләндереп, күп нәсыйхәт бирде. Паул Грециядә тукталып,

[3] анда өч ай булды. Су юлы белән Сүриягә китәргә дип торганда, яһүдиләр аңа һөҗүм итәргә сүз куештылар. Шуңа күрә ул, Македуния аша кайтырга, дигән фикергә килде.

[4] Аны Пур углы беруяле Сопатыр, тессалуникәлеләрдән Аристарх һәм Сикүнди, дербиле Гәй, шулай ук Тимутәй һәм асиялеләр Тухик белән Трофим озата бардылар.

[5] Алдан китеп, алар безне Троас шәһәрендә көтеп тордылар.

[6] Ә без, Төче күмәч бәйрәменнән соң, Филиппуйдан су юлы белән киттек һәм биш көн дигәндә алар янына Троаска килеп җиттек. Без анда җиде көн булдык.

[7] Атнаның беренче көнендә, икмәк сындырып ашау өчен, бергә җыелдык. Паул иман итүчеләр белән әңгәмә корып утырды һәм, икенче көнне китәргә ниятләгәнгә күрә, әңгәмәне төн уртасына кадәр дәвам итте.

[8] Без җыелган өске каттагы бүлмәдә күп яктырткычлар яна иде.

[9] Паул сөйләгән вакытта, тәрәзә төбендә утырган Әүтух исемле бер егетне йокы басты һәм ул, йоклап китеп, өченче каттан егылып төште. Аны күтәрделәр, ул үле иде.

[10] Паул урамга чыкты, егетнең өстенә иелеп, аны кочаклады һәм: – Борчылмагыз, ул исән, – диде.

[11] Паул янә бүлмәгә менеп, икмәк сындырып ашады, аннары тагын бик озак, таң атканга кадәр, шәкертләр белән сөйләшеп утырды һәм иртә таңнан юлга чыкты.

[12] Теге егетне өенә алып киткәндә, ул тере иде. Бу хәлгә бар кешеләр бик куанды.

[13] Без исә, Паулны көтеп тормыйча, корабка утырып, Ассус шәһәренә таба юл алдык. Паул коры җирдән барырга һәм шул шәһәрдә безгә кушылырга булды.

[14] Ассус шәһәрендә очрашканнан соң, Паулны корабка алып, Митулини шәһәренә юл алдык.

[15] Митулинидән киткәннең икенче көнендә Хиос утравы каршында тукталдык, ә иртәгесен Сам утравында идек һәм тагын бер көннән Милит шәһәренә килеп җиттек.

[16] Паул, Асия өлкәсендә тоткарланмас өчен, Эфесне читләтеп үтәргә булды. Мөмкин булса, Илленче көн бәйрәме җиткәнче, Иерусалимдә булырга ашыга иде ул.

[17] Паул, Милиттән Эфескә кешеләр җибәреп, бердәмлектәге өлкәннәрне үз янына чакыртты.

[18] Алар килеп җиткәч, ул болай диде: – Асия өлкәсендә сезнең белән беренче көннән үк ничек яшәгәнемне үзегез беләсез, – диде ул аларга. –

[19] Яһүдиләрнең явыз ниятләре аркасында үткән сынауларыма карамастан, тыйнаклык һәм күз яшьләре белән Хакимебез Гайсәгә хезмәт иттем.

[20] Сезгә файдалы булырлык һәрнәрсәне әйтмичә калдырмадым, сезне халык алдында да, өйдән-өйгә йөреп тә өйрәттем.

[21] Тәүбә итеп, Аллаһыга таба борылуның һәм Хакимебез Гайсәгә инануның кирәклеге турында яһүдиләргә дә, яһүди булмаганнарга да җитди рәвештә игълан иттем.

[22] Ә хәзер, Рухның ихтыярына буйсынып, Иерусалимгә барам. Анда мине нәрсә көтәсен белмим.

[23] Мин фәкать шуны беләм: булачак һәр шәһәремдә мине богаулар һәм хәсрәт көтүен раслый Изге Рух.

[24] Ләкин минем өчен үз тормышымның кадере юк, тик юлымны ахырга кадәр үтәргә һәм Хакимебез Гайсәдән кабул итеп алган хезмәтне – Аллаһының мәрхәмәте турындагы Яхшы хәбәрне вәгазьләү вазифасын төгәлләргә телим.

[25] Хәзер беләм: Аллаһы Патшалыгын, арагызда йөреп, вәгазьләвемне ишеткәннәрегезнең берсе дә мине башка күрмәс.

[26] Шуңа күрә бүген сезгә әйтәм: әгәр берәрегез һәлак булса, сезнең каныгызда гаебем юк.

[27] Мин бит сезгә Аллаһының ихтыярын тулысы белән бәян иттем.

[28] Үзегез һәм Изге Рух сезне көтүче итеп куйган көтү турында кайгыртыгыз. Углының каны аша Аллаһы Үзенә алган бердәмлеккә көтүчеләр булыгыз.

[29] Мин киткәннән соң, сезнең яныгызга рәхимсез, көтүгә карата аяусыз бүреләрнең киләчәген беләм.

[30] Гайсә шәкертләрен үзләренә ияртү өчен, сезнең үзегезнең арагыздан да ялган сөйләүчеләр чыгачак.

[31] Шуңа күрә сак булыгыз, өч ел буе сезнең һәрберегезгә күз яшьләре белән көне-төне нәсыйхәт бирүемне хәтерегездән чыгармагыз.

[32] Хәзер сезне Аллаһы кулына һәм Аның мәрхәмәте турындагы сүзгә тапшырам. Ул сүз сезне тагын да ныгытырга һәм барлык изге ителгәннәр арасында сезгә мирас бирергә сәләтле.

[33] Мин һичкемнең алтын-көмешен дә, киемен дә теләмәдем.

[34] Үзегез беләсез, ихтыяҗларымны һәм минем белән булганнарның хаҗәтләрен менә шушы кулларым канәгатьләндерде.

[35] Хакимебез Гайсәнең: «Алуга караганда бирүдә бәхет күбрәк» дигән сүзләрен истә тотып, тырышлык куеп, хәлсезләргә ярдәм итәргә кирәк. Шулай эшләргә кирәклекне мин һәр эштә күрсәттем.

[36] Сөйләп бетергәч, Паул, тезләнеп, алар белән бергә дога кылды.

[37] Һәммәсе күз яше түкте, Паулны кочаклап үптеләр.

[38] Бигрәк тә «Мине бүтән күрмәячәксез инде» дигән сүзләренә кайгырдылар. Аннары аны корабка чаклы озата бардылар.

Рәсүлләрнең эшләре — Chapters