Skip to content
Opens in a new window

[1] Югары киңәшмә әгъзаларына карап, Паул: – Туганнар! – диде. – Бүгенге көнгә кадәр Аллаһы каршында саф вөҗдан белән яшәдем.

[2] Шунда олуг рухани Һанани Паул янындагыларга аның авызына сугарга кушты.

[3] Ә Паул аңа: – Әй, агартылган дивар, сиңа Аллаһы сугачак! Син мине Канун буенча хөкем итү өчен утырасың, ә үзең, Канунга каршы килеп, миңа сугарга әмер бирәсең, – диде.

[4] – Син Аллаһының олуг руханиен мыскыл итәсеңме? – диделәр аның янында торучылар.

[5] – Мин, туганнар, аның олуг рухани икәнлеген белмәдем. Изге язмада: «Үз халкың белән идарә итүчене хурлама», – дип язылган бит, – диде Паул.

[6] Андагыларның бер өлеше – саддукейлар, икенче өлеше фарисейлар икәнлеген белеп, Паул: – Туганнар! Ата-бабаларым фарисей булганнар, мин үзем дә – фарисей. Монда мине үлеләрнең терелүенә өмет баглавым өчен хөкем итәләр, – дип кычкырды.

[7] Ул шулай дию белән, фарисейлар һән саддукейлар арасында каты бәхәс чыгып, җыелыш икегә бүленде,

[8] чөнки саддукейлар үледән терелү, фәрештәләр, рухларның да юклыгын исбатлыйлар, ә фарисейлар боларның барысына да ышаналар.

[9] Шунда зур гауга купты, фарисей канун белгечләре бик нык бәхәсләшеп: – Без бу кешедә һичбер начарлык тапмыйбыз. Аңа рух яки фәрештә әйткәндер, бәлки, – диделәр.

[10] Ызгыш көчәйгәнлектән, гаскәриләр башлыгы Паулны өзгәләп ташлауларыннан курка башлады, шуңа күрә ул гаскәриләргә, аска төшеп, Паулны ул кешеләр арасыннан алырга һәм ныгытмага илтергә әмер бирде.

[11] Икенче төнне Паул янына Хаким Гайсә килде. – Нык бул! Иерусалимдә Минем турыда ничек шаһитлык биргән булсаң, Римда да шулай шаһитлык бирергә тиешсең, – диде Ул.

[12] Көн тугач, кайбер яһүдиләр бергә җыелып сүз куештылар һәм Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска, эчмәскә ант иттеләр.

[13] Ант итүчеләрнең саны кырыктан артык иде.

[14] Алар, баш руханилар һәм өлкәннәр янына килеп: – Без, Паулны үтермичә торып, һичнәрсә ашамаска җитди рәвештә ант иттек.

[15] Ә сез хәзер Югары киңәшмә белән берлектә аның хакындагы эшне төгәлрәк тикшерергә телибез, дигән булып, гаскәриләр башлыгыннан аны яныгызга чыгаруын сорагыз. Без әзер торырбыз һәм ул юлда чагында, аны үтерербез, – диделәр.

[16] Паулның сеңлесенең углы, алар корган явыз ният турында ишетеп, ныгытмага килде һәм бу турыда Паулга әйтеп бирде.

[17] Паул исә, йөзбашларының берсен чакырып: – Бу егетне гаскәриләр башлыгы янына алып бар, чөнки аның аңа әйтәсе сүзе бар, – диде.

[18] Йөзбашы егетне гаскәриләр башлыгы янына алып килде. – Тоткын Паул, мине үз янына чакырып, бу егетне яныңа алып килүемне сорады. Ул сиңа нәрсәдер әйтергә тели.

[19] Гаскәриләр башлыгы, егетнең кулыннан тотып, читкәрәк алып китте. – Син миңа нәрсә әйтергә телисең? – дип сорады ул аннан.

[20] – Яһүдиләр, Паул хакындагы эшне төгәлрәк тикшерү өчен дигән булып, иртәгә синнән Паулны Югары киңәшмә алдына китерүеңне сорарга сүз куешканнар, – дип җавап бирде егет. –

[21] Ләкин син аларны тыңлама, чөнки Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска һәм эчмәскә дип ант иткән кырыктан артык кеше аны сагалап торалар. Алар инде Паулны үтерергә әзер, синең сүзеңне генә көтәләр.

[22] Гаскәриләр башлыгы егеткә: – Моны миңа сөйләвең турында беркемгә дә әйтмә, – дип кайтарып җибәрде.

[23] Шуннан соң гаскәриләр башлыгы ике йөзбашын чакырып алды. – Ике йөз җәяүле, җитмеш атлы һәм ике йөз укчы гаскәр әзерләгез. Алар кичке сәгать тугызда Кайсариягә китсеннәр.

[24] Паулны утыртып алып барырга да атлар әзер булсын. Аны идарәче Филикес янына хәвеф-хәтәрсез алып барып җиткерегез, – диде ул аларга.

[25] Һәм шундый эчтәлекле хат язды:

[26] «Кләүди Лусидән мөхтәрәм идарәче Филикескә сәлам!

[27] Яһүдиләр бу кешене тотып алганнар һәм үтерергә җыеналар иде. Мин, аның Рим гражданы икәнен белгәч, гаскәриләр белән барып, аны коткарып калдым.

[28] Аннары, ни өчен гаепләүләрен белергә теләп, бу кешене яһүдиләрнең Югары киңәшмәсенә алып килдем

[29] һәм гаепләүләрнең яһүдиләр Канунына кагылышлы икәнлеген белдем, ләкин аны үлемгә яки богаулауга дучар итәрлек гаепләүләр булмады.

[30] Бу кешегә каршы сүз куешуны ишеткәч, аны тиз арада яныңа җибәрдем, гаепләүчеләргә аңа каршы син барында сөйләргә әмер бирдем».

[31] Шулай итеп, үзләренә бирелгән әмерне үтәп, гаскәриләр төнлә белән Паулны Антипатырга алып киттеләр.

[32] Ә икенче көнне, Паулны атлы гаскәриләргә тапшырып, җәяүле гаскәриләр кире ныгытмага кайттылар.

[33] Кайсариягә килеп җиткәч, гаскәриләр, идарәчегә хатны биреп, Паулны аның карамагына тапшырдылар.

[34] Идарәче хатны укып чыкты һәм Паулның кайсы өлкәдән булуын сорады. Киликиядән икәнен белгәч:

[35] «Гаепләүчеләрең монда килгәч, тыңлармын сине», – диде. Ә Паулны Һируд сараенда сак астында тотарга әмер бирде.

Рәсүлләрнең эшләре — Chapters