[1] Рәсүлләр һәм бөтен Яһүдиядә яшәгән имандашлар яһүди булмаган кешеләрнең дә Аллаһы сүзен кабул итүләре хакында ишеттеләр.
[2] Шулай Петер Иерусалимгә килгәч, сөннәтле имандашлар: – Син, сөннәтсез кешеләр янына кереп, алар белән ашагансың, – дип, аны тиргәделәр.
[4] Шунда Петер аларга җентекләп аңлата башлады:
[5] – Мин Яфу шәһәрендә дога кыла идем һәм гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтендә Аллаһыдан иңгән бер күренешне күрдем: зур тукымага охшаган бер әйбер, дүрт почмагыннан тотып, күктән минем яныма төшерелде.
[6] Мин аның эченә күз ташладым һәм җирдә яшәүче дүрт аяклы хайваннар, җәнлекләр, сөйрәлүчеләр һәм киек кошларны күрдем.
[7] Шуннан соң: «Тор, Петер, суй һәм аша» дигән тавыш ишеттем.
[8] «Һич юк, Раббым, беркайчан да минем авызыма шакшы яки хәрәм нәрсәнең кергәне юк», – дидем мин.
[9] Күктән аваз миңа икенче тапкыр: «Аллаһы хәләл иткәнне шакшы дип исәпләмә», – диде.
[10] Бу өч тапкыр кабатланды һәм бөтенесе тагын күккә тартып алынды.
[11] Нәкъ шул вакыт мин торган йорт алдына Кайсариядән яныма җибәрелгән өч кеше килеп басты.
[12] Рух миңа һич тә шикләнмичә алар белән барырга кушты. Хәзер минем янымда торучы бу алты имандаш та минем белән бергә барды. Без ул кешенең өенә килеп җиттек.
[13] Ул безгә үз өендә фәрештәне ничек итеп күрүе турында сөйләде. Фәрештә аңа: «Петер исемле Шимунны чакыру өчен, Яфуга кешеләр җибәр.
[14] Ул сиңа сөйләячәк сүзләр аша син үзең һәм бөтен йортың котылачак», – дигән.
[15] Мин сөйли башлагач, элек безгә иңгән кебек үк, аларга да Изге Рух иңде.
[16] Шулвакыт мин Хакимебезнең: «Яхъя суга чумдырды, ә сез Изге Рухка чумдырылырсыз» дигән сүзләрен искә төшердем.
[17] Шулай итеп, Хакимебез Гайсә Мәсихкә иман китергәч, безгә биргән бүләкне Аллаһы аларга да биргән икән, Аллаһыга каршы торырга кем мин? – диде Петер.
[18] Моны ишеткәч, алар тынычландылар һәм Аллаһыны данлап: – Димәк, тормыш бирә торган тәүбә итү юлын Аллаһы яһүди булмаган халыкларга да ачкан, – диделәр.
[19] Эстефән белән булган вакыйгалар аркасында килеп чыккан эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә таралышкан иман итүчеләр Фойникә өлкәсенә, Кипрга һәм Антиухия шәһәренә кадәр барып җиттеләр. Ләкин алар Аллаһы сүзен фәкать яһүдиләргә генә тараттылар.
[20] Әмма алар арасындагы кайсыбер кипрлылар һәм күринилеләр, Антиухиягә килгәч, яһүди булмаганнарга да Хаким Гайсә хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләделәр.
[21] Раббының көче алар белән булды, һәм бик күпләр, инанып, Хаким Гайсәгә таба борылдылар.
[22] Бу хактагы хәбәр Иерусалимдәге иман итүчеләр бердәмлегенә барып җитте, һәм алар Барнабны Антиухиягә җибәрделәр.
[23] Антиухиягә килгәч, ул Аллаһы мәрхәмәте җимешләрен күреп шатланды һәм андагы кешеләрне Хаким Гайсәгә чын күңелдән тугры булып калырга өндәде.
[24] Барнаб Изге Рух һәм иман белән тулы яхшы кеше иде, һәм Хакимгә иман итеп күп халык иярде.
[25] Шуннан соң Барнаб, Шаулны эзләп, Тарска китте һәм, аны табып, Антиухиягә алып килде.
[26] Алар бер ел буе иман итүчеләр бердәмлеге белән очрашып тордылар, күп кешеләрне өйрәттеләр. Иң беренче тапкыр шәкертләрне «мәсихчеләр» дип Антиухия шәһәрендә атый башладылар.
[27] Шул көннәрдә Антиухиягә Иерусалимнән пәйгамбәрләр килде.
[28] Һагәб исемлесе торып басты да бөтен җирдә зур ачлык булачагы хакында Рух аркылы алдан күреп әйтте. (Ул ачлык Клавдий кайсар заманында булды.)
[29] Шуннан соң шәкертләр Яһүдиядә яшәүче имандашларга һәрберсенең хәленнән килгәнчә ярдәм күрсәтергә булдылар.
[30] Шулай эшләделәр дә: җыелган бүләкләрне Барнаб белән Шаул аша Гайсә Мәсихкә иман итүчеләр бердәмлегенең өлкәннәренә җибәрделәр.