Skip to content
Opens in a new window

[1] Аллаһы ихтыяры белән Мәсих Гайсәнең рәсүле булырга чакырылган Паул һәм Состенис имандаштан

[2] Мәсих Гайсә аша Аллаһыга багышланган, Аның изгеләре булырга чакырылган Көринттәге иман итүчеләр бердәмлегенә, шулай ук һәр урында Хакимебез Гайсә Мәсихнең исеменә мөрәҗәгать итүчеләрнең һәммәсенә сәлам. Мәсих – аларның һәм безнең Хакимебез.

[3] Атабыз Аллаһы вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт һәм иминлек булсын.

[4] Сезнең өчен Аллама һәрвакыт рәхмәт укыйм: Ул Мәсих Гайсә аша сезгә мәрхәмәт бүләк итте.

[5] Мәсих Гайсәдә сез һәрнәрсәдә: сүздә һәм белемдә баедыгыз,

[6] шуның белән Мәсих хакындагы шаһитлыгыбыз сездә расланды.

[7] Шуңа күрә Хакимебез Гайсә Мәсихнең күренүен көткәндә, сезнең һичнинди рухи сәләткә мохтаҗлыгыгыз калмады.

[8] Хакимебез Гайсә Мәсих килгән көндә кимчелексез булуыгыз өчен, Аллаһы сезне ахырга кадәр куәтләндерер.

[9] Сезне Үзенең Углы Хакимебез Гайсә Мәсих белән аралашып тору өчен чакырган Аллаһы ышанычлы.

[10] Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсих исеме белән һәммәгездән ялварып сорыйм: барыгыз да бер сүзле булыгыз, арагызда төрле бүленешләр булмасын, киресенчә, уй-фикерләрегез бердәм булсын.

[11] Имандашларым, сездә ызгыш-талашлар булгалавы турында миңа Хлоя өендәгеләрдән билгеле булды.

[12] Мин шуны күздә тотам: сезнең арагызда «Мин – Паулныкы», «Мин – Апуллусныкы», «Мин – Кифасныкы», «Ә мин – Мәсихнеке» дип сөйләүчеләр бар.

[13] Әллә Мәсих бүленгәнме? Паул сезнең өчен хачка кадакландымы әллә? Әллә сез Паул исеме белән суга чумдыру йоласын үтәдегезме?

[14] Аллаһыга шөкер, мин Криспи һәм Гәйдән башка сезнең берегезне дә суга чумдырмадым.

[15] Шуңа күрә беркем дә минем исемем белән суга чумдырылдыгыз дип әйтә алмас.

[16] Әйе, мин тагын Эстефәнәс өендәгеләрне суга чумдырдым, моннан башка янә кемне дә булса чумдырганымны хәтерләмим.

[17] Мәсих мине чумдыру өчен түгел, бәлки, Мәсих хачының әһәмияте юкка чыкмасын дип, Яхшы хәбәрне зирәк сүзләр кулланмыйча игълан итәргә җибәрде.

[18] Хач турындагы сүз һәлакәт юлындагылар өчен – акылсызлык, ә безнең, ягъни котылу юлындагылар өчен – Аллаһы кодрәте.

[19] Изге язмада: «Зирәкләрнең зирәклеген юкка чыгарырмын, акыллыларның акылын кире кагармын», – дип язылган бит.

[20] Зирәкләр кайда да канун белгечләре кайда? Бу заманның оста бәхәсчеләре кайда? Аллаһы бу дөньяның зирәклеген акылсыз итмәдемени?

[21] Аллаһы Үзенең тирән акылы белән билгеләгәнчә, бу дөнья үзенең зирәклеге белән Аны танып белә алмады. Шуңа күрә, Ул ышанганнарны игълан ителә торган Яхшы хәбәрнең акылсызлыгы аша коткаруны мәгъкуль күрде.

[22] Яһүдиләр могҗизалар таләп итәләр, ә греклар зирәклек эзлиләр.

[23] Без исә хачка кадакланган Мәсих турында игълан итәбез, ә бу – яһүдиләр өчен киртә, башка халыклар өчен – акылсызлык.

[24] Әмма Аллаһы чакырып алганнар өчен, яһүдиме ул, грекмы, Мәсих – Аллаһының кодрәте һәм зирәклеге.

[25] Аллаһының «акылсызлыгы» кешеләрнең зирәклегеннән күпкә зирәгрәк һәм Аллаһының «көчсезлеге» кешеләрнең көченнән күпкә көчлерәк бит.

[26] Имандашлар, исегезгә төшерегез әле, Аллаһы сезне чакырган вакытта сез кем идегез? Сезнең кайберләрегез генә кешеләрчә акыллы, кодрәтле, беразыгыз гына затлы нәселдән иде.

[27] Әмма Аллаһы, акыл ияләренә һәм көчлеләргә оят булсын өчен, дөнья акылсыз һәм көчсез дип исәпләгәннәрне сайлап алды.

[28] Дөньяның мөһим саналганнарын юкка чыгару өчен, Ул дөньяның әһәмиятсезләрен һәм кимсетелгәннәрен сайлап алды,

[29] шулай итеп, хәзер беркем дә Аллаһы алдында мактана алмый.

[30] Әмма хәзер Аллаһы аркасында сез Мәсих Гайсәдә. Ул безнең өчен Аллаһыдан килгән зирәклек булды, һәм Аның аша безгә хаклык, изгелек бирелә һәм без гөнаһлардан йолып алынабыз.

[31] Шулай итеп, Изге язмада язылганча: «Мактанучы кеше Раббы белән мактансын».

Паулдан көринтлеләргә беренче хат — Chapters