Skip to content
Opens in a new window

[1] Дөрестән дә, арагызда фәхешлек, хәтта мәҗүсиләрдә дә булмаган фәхешлек урын алуы турында хәбәрләр бар. Кемдер үги анасын да үзенә хатын иткән икән.

[2] Ә сез елыйсы урында тагын да тәкәбберләнгәнсез! Андый эш кылучыны арагыздан сөрергә кирәк иде.

[3] Җисемем белән булмасам да, рухым белән яныгызда мин. Моны кылган кеше белән нәрсә эшләргә икәнлеге турында яныгызда булгандай карар бирдем.

[4] Хакимебез Гайсә исеме белән җыелгач, рухым һәм Хакимебез Гайсәнең кодрәте сезнең белән булганда,

[5] Раббы көнендә рухы котылсын дип, тәнен юкка чыгару өчен, бу кешене шайтан кулына тапшырырга кирәк.

[6] Сезнең өчен мактанырлык һичнәрсә юк. Аз гына ачыткының да бөтен камырны ачытуын белмисезме әллә?

[7] Шулай булгач, иске ачыткыны юк итегез дә яңа төче камыр булырсыз. Чынлыкта сездә инде ачыткы юк, чөнки Котылу бәйрәменә әзерләнгән бәрәнебез – Мәсих инде безнең өчен корбан ителде.

[8] Шуңа күрә иске ачыткы – усаллык һәм явызлык ачыткысы белән түгел, ачыткысыз сафлык һәм хакыйкать икмәге белән бәйрәм итик.

[9] Мин сезгә хатымда, фәхеш кешеләр белән аралашмагыз, дип язган идем.

[10] Хәер, бу дөньядагы фәхеш кешеләр яки комсызлар, талаучылар, потка табынучылар белән аралашмагыз дияргә уйламадым, юкса дөньядан китәргә тиеш булыр идегез.

[11] Имандаш дип аталып та, фәхеш яки комсыз, потка табынучы яки яман телле, эчкече яки талаучы булып кала бирүче белән аралашмавыгызны, хәтта андый кеше белән бергә ашамавыгызны күздә тотып яздым мин.

[12] Ник миңа иман итүчеләрдән читтә булганнарны хөкем итәргә? Арагыздагыларны хөкем итәргә тиеш түгелмени сез?

[13] Читтә булганнарны исә Аллаһы хөкем итә. «Үз арагыздан яманлык кылучыны сөрегез!»

Паулдан көринтлеләргә беренче хат — Chapters