[1] Мин Мәсихтән үрнәк алгандай, сез дә миннән үрнәк алыгыз.
[2] Имандашлар, һәрнәрсәдә мине истә тотуыгыз һәм күрсәтмәләремне ничек биргән булсам, шулай үтәвегез өчен, сезне мактыйм.
[3] Шуны белүегезне телим: һәр ирнең Башы – Мәсих, хатынның башы – ир, ә Мәсихнең Башы – Аллаһы.
[4] Баш киеме киеп дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр ир үзенең башын оятлы итә.
[5] Ә менә баш киеме кимичә дога кылучы яки пәйгамбәрлек итүче һәр хатын үзенең башын оятлы итә, чөнки бу хәл хатынның чәче кырылуга тиң.
[6] Хатын башына кияргә теләми икән, чәчен алдырсын, ә инде чәче алынган яки кырылган булу аның өчен оят икән, ул чакта башына кисен.
[7] Шулай итеп, ир кеше Аллаһының чагылышы һәм даны булганга күрә, башына кияргә тиеш түгел, ә хатын – ирнең даны.
[8] Ир – хатыннан түгел, хатын – ирдән,
[9] һәм ир хатын өчен түгел, хатын ир өчен яратылган.
[10] Шуңа күрә хатын фәрештәләр хакына баш өстендә хакимлек билгесен йөртергә тиеш.
[11] Хәер, Хаким Гайсә алдында ир – хатыннан, хатын ирдән бәйсез түгел,
[12] чөнки хатын ирдән яратылгандай, ир дә хатыннан туа. Ә һәрнәрсә Аллаһыдан килә.
[13] Үзегез фикер йөртегез: хатын кешегә башына кимичә Аллаһыга дога кылу килешерме?
[14] Сезне табигать үзе үк өйрәтә: ир кешенең чәче озын икән, бу – аның өчен хурлык.
[15] Әмма хатынның чәче озын икән, бу – аның өчен дан, чөнки чәч аңа япма итеп бирелгән.
[16] Хәер, әгәр кем дә булса бу хакта бәхәсләшергә тели икән, бездә дә, Аллаһы бердәмлекләрендә дә андый гадәт юк.
[17] Бу күрсәтмәләремне биреп, сезне мактамыйм, чөнки сезнең җыелышларыгыз файдага караганда күбрәк зыян китерә.
[18] Беренчедән, иман итүчеләр бердәмлеге җыелышларында аерым бер төркемнәргә бүленүегез турында ишеттем. Мин моңа берникадәр ышанам да.
[19] Чыннан да, ышанычлы кешеләр билгеле булсын өчен, төрле карашларның булуы кирәк.
[20] Сез бергә җыелган вакытны Хаким Гайсәне искә алу ашы дип атап булмый.
[21] Һәркем үз ризыгын башкалардан элегрәк ашарга ашыга бит, шулай итеп, кайберәүләр ач кала, кайберәүләр исерә.
[22] Ашарга һәм эчәргә сезнең өегез юкмы әллә?! Әллә сез Аллаһы бердәмлеген санга сукмыйсызмы һәм мохтаҗларны оятка калдырасызмы? Нәрсә әйтергә инде сезгә? Сезне мактаргамы? Юк, моның өчен мактамыйм.
[23] Хакимнең Үзеннән алып, мин сезгә тапшырдым боларны: Хакимебез Гайсә хыянәткә дучар булган төнне икмәк алды да
[24] шөкрана кылып сындырды һәм: «Бу сезнең хакка бирелә торган тәнемдер. Мине искә алу өчен, шулай эшләгез», – диде.
[25] Шул рәвешчә, аштан соң кулына касә алды да: «Менә бу касә – каным белән расланган яңа килешүдер. Аннан эчкән саен, аны Мине искә алу өчен эшләгез», – диде.
[26] Шулай итеп, бу икмәкне ашаган һәм бу касәдән эчкән саен, сез, Хаким килгәнче, Аның үлемен күрсәтеп торасыз.
[27] Димәк, кем дә кем, бу йолага хөрмәт күрсәтмичә, икмәкне ашаса һәм Хакимнең касәсеннән эчсә, Аның тәне вә канына каршы гөнаһ кылуда гаепле булыр.
[28] Кеше башта үз-үзен сынарга тиеш, аннан соң гына бу икмәкне ашый һәм бу касәдән эчә ала.
[29] Кемдер Хаким тәненә әһәмият бирмичә ашый һәм эчә икән, ул шуның белән үз-үзен хөкемгә дучар итә.
[30] Менә шуның өчен күбегез зәгыйфь һәм авыру, вафат булганнар да аз түгел.
[31] Ә без үз-үзебезне тикшерсәк, хөкем ителмәс идек.
[32] Хөкем ителгәндә исә, дөнья белән бергә хөкем ителмәс өчен, Хаким безне Үзе тәрбияли.
[33] Шуңа күрә, имандашларым, ашарга җыелганда, бер-берегезне көтегез.
[34] Җыелуыгыз Аллаһы тарафыннан хөкем ителерлек булмасын өчен, ач кеше өендә ашасын. Ә башка нәрсәләр хакында, яныгызга килгәч, күрсәтмә бирермен.