Skip to content
Opens in a new window

[1] Имандашлар, мин Аллаһы Рухына ия булучыларга сөйләгән кебек сөйли алмадым, дөньяви кешеләргә, Мәсих юлында имчәк бала сыман булганнарга сөйләгәндәй сөйләдем сезгә.

[2] Мин сезгә каты ризык түгел, сөт ашаттым, чөнки ул ризыкны кабул итәрлек түгел идегез. Хәзер дә кабул итәргә әзер түгелсез,

[3] чөнки сез һаман да дөньяви яшисез. Әгәр арагызда көнләшү һәм ызгыш-талаш була икән, бу хәлдә сез дөньяви кешеләр түгелме һәм бу дөнья кешеләредәй эш итмисезме?!

[4] Берегез: «Мин – Паулныкы», ә икенчегез: «Мин – Апуллусныкы», – ди икән, ул чакта сез бу дөнья кешеләреннән ничек аерыласыз?

[5] Кем ул Паул? Апуллус кем ул? Алар – хезмәтчеләр генә, һәм һәрберсенең Хаким тарафыннан бирелгән вазифасына карап, сез алар аркылы иман китердегез.

[6] Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүен Аллаһы үстерде.

[7] Шуңа күрә утыртучы да, су сибүче дә түгел, үстерүче Аллаһы гына мөһим.

[8] Утыртучы белән су сибүче – асылда бер, әмма һәркайсы савабын үзенең хезмәтенә карап алачак.

[9] Без – Аллаһының хезмәттәшләре, ә сез – Аллаһының кыры, Аның корылмасы.

[10] Мин Аллаһы мәрхәмәте белән акыллы төзүчедәй нигез салдым, ә башка берәү шуның өстенә төзи. Әмма һәркем үзенең төзү рәвешенә игътибар итсен.

[11] Һичкем инде салынган нигездән башкасын төзи алмый, ә ул нигез – Гайсә Мәсих.

[12] Кем дә булса бу нигез өстенә алтыннан, көмештән, асылташлардан, агачтан, печәннән, саламнан төзесә,

[13] һәрберенең эше киләчәктә ачык күренәчәк, аны хөкем көне фаш итәчәк. Ул көн ут белән ачылыр да ут һәркемнең эшен сынар.

[14] Корылмасы утка чыдаган савап алачак.

[15] Ә корылмасы янган зыян күрәчәк. Хәер, ул үзе котылып калачак, әмма ут эченнән чыккандай котылачак.

[16] Әллә Аллаһы йорты булуыгызны һәм үзегездә Аллаһы Рухы яшәвен белмисезме?

[17] Аллаһы йортын җимергәннең үзен Аллаһы җимерәчәк, чөнки Аллаһы йорты изге, ә ул йорт – сез.

[18] Берегез дә үзен-үзе алдамасын. Кайберегез үзен бу дөньяның акыл иясе дип саный икән, акыл иясе булу өчен, аңа иң элек акылсыз булырга кирәк.

[19] Бу дөньяның акыллылыгы – Аллаһы алдында акылсызлыктыр. Изге язмада: «Аллаһы акыл ияләрен үзләренең үк хәйләләрендә эләктереп ала», – дип язылган бит.

[20] Һәм тагын: «Раббы акыл ияләренең уйларын белә: алар файдасыз».

[21] Шулай булгач, һичкем кешеләр белән мактанмасын. Һәрнәрсә – сезнеке бит,

[22] Паулмы, Апуллусмы, Кифасмы, дөньямы, тормышмы, үлемме, бүгенгеме яки киләчәкме – һәммәсе сезнеке.

[23] Сез исә – Мәсихнеке, ә Мәсих – Аллаһыныкы.

Паулдан көринтлеләргә беренче хат — Chapters