Skip to content
Opens in a new window

[1] Имандашлар, ата-бабаларыгыз белән булган хәлләрне белми калуыгызны теләмим. Алар барысы да болыт астыннан үттеләр дә Кызыл диңгез кичтеләр.

[2] Болыт астыннан үткәндә һәм диңгез кичкәндә, алар гүя суга чумдырылып, Муса шәкертләре булдылар.

[3] Һәммәсе дә күктән җибәрелгән бер үк рухи ризыкны ашады.

[4] Һәммәсе дә үзләре белән йөргән рухи кыядан бер үк рухи эчемлекне эчте. Бу кыя исә – Мәсих Үзе.

[5] Хәер, аларның күпчелеге Аллаһыга яраклы булмады һәм аларның тәннәре чүлдә таратып ташланды.

[6] Алар белән булган хәлләр безнең өчен сабак: алар яман теләкләргә бирелгәндәй, без яман нәрсәләр теләргә тиеш түгел.

[7] Шулай ук, кайберләредәй потка табынучылар булмагыз. Изге язмада алар хакында: «Халык ашарга һәм эчәргә утырды, ә аннан соң күңел ачарга торып бастылар», – дип язылган.

[8] Кайберләредәй фәхешлек итмик – бер көн эчендә аларның егерме өч меңе һәлак булды.

[9] Кайберәүләр эшләгәндәй, без Мәсихне сынамыйк – алар елан чагуыннан үлделәр.

[10] Аларның кайберләре сукрангандай, сез сукранмагыз – аларны һәлак итүче фәрештә үтерде.

[11] Бу хәлләр башкаларга сабак булсын өчен эшләнелде, ә безгә, заманның ахыры якынлашканда яшәүчеләргә нәсыйхәт итеп язылган.

[12] Менә шуңа күрә кем дә кем нык торам дип уйлый икән, сак булсын: егыла күрмәсен!

[13] Сез гадәти, кешеләргә хас сынауга дучар булдыгыз. Аллаһы ышанычлы, Ул сез чыдый алмаслык сынауга юл куймас. Сыналганда түзеп тору өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк.

[14] Шуңа күрә, газиз дусларым, потларга табынудан качыгыз.

[15] Мин сезгә акыллы кешеләргә сөйләгәндәй сөйлим. Сөйләгәннәрем турында үзегез фикер йөртегез.

[16] Без рәхмәт белдергән шөкрана касәсе безне Мәсих канына катнаштырмыймы? Сындырып алган икмәбегез безне Мәсих тәненә катнаштырмыймы?

[17] Икмәк бер, һәм без, күп булсак та, бер тәнне тәшкил итәбез, чөнки бер икмәкне уртаклашабыз.

[18] Исраил халкына карагыз: корбан итен ашаучылар мәзбәхтәге гыйбадәттә катнашучылар түгелме?

[19] Шулай итеп, нәрсәне күз алдында тотам мин? Пот та, потка китерелгән корбан да нинди дә булса әһәмияткә ияме?

[20] Һич юк. Әмма мәҗүсиләр корбанны Аллаһыга түгел, җеннәргә китерәләр. Ә мин җеннәр белән аралашуыгызны теләмим.

[21] Хаким Гайсәнең касәсеннән дә, җеннәр касәсеннән дә эчә алмыйсыз. Бер үк вакытта Хакимнең дә, җеннәрнең дә табынында катнаша алмыйсыз бит инде.

[22] Әллә без Раббыны көнләштерергә телибезме? Әллә без Аңардан кодрәтлерәкме?

[23] «Һәрнәрсә рөхсәт ителә», әмма һәрнәрсә дә файдалы түгел. «Һәрнәрсә рөхсәт ителә», әмма һәрнәрсә дә гыйбрәтле булмас.

[24] Һәркем үзенә файдалыны түгел, башкаларга файдалыны эзләсен.

[25] Ит базарында сатыла торганнарның барысын да ашагыз һәм, вөҗданыгыз тыныч булсын өчен, төпченеп тормагыз.

[26] Изге язмада язылганча: «Җир һәм андагы бар нәрсә – Раббыныкы».

[27] Әгәр иман итмәүче берәү сезне ашка чакыра һәм сез барырга телисез икән, вөҗданыгыз тыныч булсын өчен тәкъдим ителгән һәрнәрсәне төпченмичә ашагыз.

[28] Ләкин берәү сезгә: «Бу – потка китерелгән корбан», – дисә, әлеге сүзләрне әйткән кеше хакына, вөҗдан хакына ашамагыз.

[29] Вөҗдан дигәннән, сезнекен түгел, әлеге кешенең вөҗданын күз алдында тотам. Ни өчен әле азатлыгым башка вөҗдан белән чикләнергә тиеш?

[30] Әгәр ризыкны Аллаһыга рәхмәт әйтеп кабул итәм икән, бу ризык өчен нигә мине шелтәләргә?

[31] Шулай итеп, ашыйсызмы, эчәсезме яки башка берәр нәрсә эшлисезме – һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез.

[32] Яһүдиләргә дә, грекларга да яисә Аллаһы бердәмлегенә дә авырлык китермәгез.

[33] Мин дә үз файдама түгел, күпләр котылсын өчен, алар файдасына һәркемгә һәрнәрсәдә ярарга тырышам бит.

Паулдан көринтлеләргә беренче хат — Chapters