Skip to content
Opens in a new window

[1] Шулай итеп, безне Аллаһы серләре ышанып тапшырылган Мәсих хезмәтчеләре дип санагыз.

[2] Моннан тыш ышанып тапшырылганнарның һәрберсенең тугры булуы таләп ителә.

[3] Сезнең яки башкаларның мине хөкем итүе әһәмиятле түгел, мин үзем дә үземне хөкем итмим.

[4] Үземдә бернинди гаеп күрмәсәм дә, моның белән акланмыйм бит. Мине хөкем итүче – Хаким Гайсә.

[5] Шуңа күрә, вакытыннан элек хөкем итмәгез, Хакимебезнең килүен көтегез. Ул караңгылыкта яшерелгәннәрне яктыртып күрсәтәчәк һәм күңелдәге ниятләрне фаш итәчәк, шул чакта һәркемне Аллаһы мактаячак.

[6] Имандашлар, «Язылганнан тыш бернәрсә дә сорамагыз» дигән сүзләрнең мәгънәсен безнең үрнәктә төшенсеннәр дип, мин сезнең хакка боларны үзем һәм Апуллус турында әйтәм. Ул чакта берәүне башка берәүдән өстенрәк куеп, аның белән мактанмассыз.

[7] Сине кем өстен итеп куя? Үзеңдә булган, кабул итеп алмаган берәр нәрсәң бармы? Ә инде кабул итеп алгансың икән, бүләк ителгән белән нигә мактанасың?

[8] Сез инде тукландыгыз, баедыгыз, бездән башка патшалар да булдыгызмыни?! Мин, чыннан да, патшалар булуыгызны теләр идем, шул вакытта без дә сезнең белән бергә патшалар булыр идек!

[9] Ә миңа Аллаһы безне, рәсүлләрне, иң начарлар арасына куйган сыман тоела, чөнки безне үлемгә хөкем ителгәндәй, бөтен дөнья – фәрештәләр, кешеләр өчен дә тамаша итте.

[10] Без – Мәсих хакына тилеләр, сез исә – Мәсихтә акыллылар! Без – хәлсезләр, ә сез – көчлеләр! Сезне хөрмәтлиләр, ә безне хурлыйлар.

[11] Хәтта, әлегә кадәр ачлыкка һәм сусауга дучарбыз, ярым ялангач һәм кыйналган хәлдә, бер урыннан икенче урынга күченеп йөрибез,

[12] үз кулларыбыз белән авыр хезмәт башкарып көн күрәбез. Безгә ләгънәт укыйлар – без фатиха бирәбез; безне эзәрлеклиләр – без түзәбез.

[13] Безгә яла ягалар – без яхшылык белән җавап бирәбез. Дөнья өчен әлегә кадәр барысы тарафыннан санга саналмаган чүп-чардай булдык без.

[14] Мин боларны сезне оялту өчен язмыйм, яраткан балаларым кебек кисәтәм.

[15] Гәрчә Мәсих юлында меңләгән нәсыйхәтчеләрегез булса да, аталарыгыз күп түгел. Яхшы хәбәр белдереп, Мәсих Гайсә аша мин сезнең атагыз булдым.

[16] Шуңа күрә ялварып сорыйм: миннән үрнәк алыгыз.

[17] Шуның өчен мин сезгә үземнең сөекле һәм Хакимгә тугрылыклы углым Тимутәйне җибәрдем. Ул Мәсих Гайсәгә ияреп тормыш итүем һәм һәр җирдә һәрбер иман итүчеләр бердәмлегендәге өйрәтүләрем турында сезнең исегезгә төшерер.

[18] Сезнең кайберләрегез минем яныгызга килмәвемне уйлап масая башлаган.

[19] Әмма, Раббы насыйп итсә, мин тиздән сезгә килермен һәм әлеге масаючыларның сүзен түгел, көчен сынап белермен.

[20] Аллаһы Патшалыгы сүздә түгел, көчтә бит.

[21] Нәрсә телисез сез? Яныгызга таяк яки мәхәббәт һәм басынкылык рухы белән килимме?

Паулдан көринтлеләргә беренче хат — Chapters