[1] Имандашлар, Изге Рухтан килгән сәләтләр хакында да белми калуыгызны теләмим.
[2] Исегездәме, мәҗүси вакытыгызда, кемдер җитәкләп йөрткән сыман, телсез потларга тартыла идегез.
[3] Менә шуның өчен, аңласыннар дип, сезгә белдерәм: Аллаһы Рухы белән сөйләүче беркем дә: «Гайсәгә ләгънәт», – димәс, һәм бары Изге Рухы булган гына: «Гайсә – Хаким», – дип әйтә алыр.
[4] Изге Рух биргән сәләтләр төрле, әмма Рух бер үк.
[5] Хезмәт итүнең төрле төрләре бар, әмма Хаким бер үк.
[6] Гамәлләр дә төрле, әмма барыбызда да һәммә нәрсәне эш итүче – шул ук бер Аллаһы.
[7] Һәрберебездә исә Рухның уртак файдага эш итүе күренә.
[8] Берәүгә Рух аша зирәклек белән сөйләү, икенчесенә шул ук Рух аркылы белем бирү осталыгы бирелә.
[9] Башка берәүгә шул ук Рух тарафыннан иман бирелә, ә икенче берәүгә шул ук Рух тарафыннан дәвалау сәләте бирелә.
[10] Берәүгә – могҗиза күрсәтү, берәүгә – пәйгамбәрлек итү, башка берәүгә – төрле рухларны аера белү, кайберәүгә – таныш булмаган төрле телләрдә сөйләү, башкасына телләрне аңлата белү бирелә.
[11] Боларның һәммәсен дә бер үк Рух эшли һәм һәркемгә сәләтне Үзе теләгәнчә бүлеп бирә.
[12] Мәсих күп әгъзаларга ия булган тән кебек. Тән күп әгъзалардан торса да, бер бөтенне тәшкил итә.
[13] Без һәммәбез дә: яһүдиләр яки греклар, коллар яки иреклеләр, бер Рух белән чумдырылып, бер тән булдык, һәм шул ук Рух һәммәбезгә эчү өчен бирелде.
[14] Тән исә бер әгъзадан түгел, күп әгъзалардан тора.
[15] Әгәр аяк: «Мин, кул булмаганга, тәннеке түгел», – дисә, әлбәттә, ул шуңа күрә генә тәннең бер өлеше булмый калмас иде.
[16] Колак та: «Мин, күз булмаганга, тәннеке түгел», – дисә, әлбәттә, ул да тәннең бер әгъзасы булмый калмас иде.
[17] Әгәр бөтен тән күздән генә торса, ничек ишетә алыр иде? Бөтен тән колактан гына торса, ис сизү кайда булыр иде?
[18] Әмма ләкин Аллаһы тәндәге әгъзаларның һәрберсен Үзе теләгәнчә урнаштырган.
[19] Әгәр инде барысы бер әгъза булса, тән кайда булыр иде?
[20] Хәзер исә әгъзалар күп, әмма тән бер генә.
[21] Күз кулга: «Миңа кирәгең юк», – дип, яки баш аякларга: «Сез миңа кирәк түгел», – дип әйтә алмас.
[22] Киресенчә, тәннең зәгыйфьрәк күренгән әгъзалары бигрәк тә кирәк.
[23] Тәннең аз хөрмәткә ия булып күренгән өлешләрен зур хөрмәт белән киендерәбез. Килешсез саналган әгъзаларыбызны аеруча тырышып каплыйбыз,
[24] ә инде килешле әгъзаларыбызның моңа ихтыяҗы юк. Әмма тәндә бүленеш булмасын, бәлки барлык әгъзалар бер-берсе турында бер дәрәҗәдә кайгыртсыннар өчен, әһәмиятсезрәк әгъзаларга күбрәк хөрмәт күрсәтеп, Аллаһы тәндә әгъзаларны бергә шулай урнаштырды.
[26] Шуңа күрә бер әгъза җәфаланса, барлык әгъзалар да аның белән бергә җәфа чигә, бер әгъза дан казанса, әгъзаларның һәммәсе дә аның белән бергә шатлана.
[27] Сез – Мәсихнең тәне, ә аерым-аерым – шул ук тәннең әгъзалары.
[28] Аллаһы Үз бердәмлегендә берәүләрне – рәсүлләр, башкаларны – пәйгамбәрләр, бүтәннәрне өйрәтүчеләр итеп куйды. Аннары кайберәүләргә могҗизалар күрсәтү кодрәте, дәвалау, башкаларга ярдәм итү, идарә итү һәм таныш булмаган телләрдә сөйләү сәләте бирде.
[29] Барысы да рәсүлләрме? Барысы да пәйгамбәрләрме? Барысы да өйрәтүчеләрме? Барысы да могҗиза күрсәтүчеләрме?
[30] Һәммәсенең дә дәвалау сәләте бармы? Барысы да таныш булмаган телләрдә сөйлиме? Барысы да бу телләрне аңлата беләме?
[31] Ләкин тагын да зуррак сәләтләргә омтылыгыз. Ә хәзер мин сезгә иң яхшы юлны күрсәтәм.