[1] Кешеләр һәм фәрештәләр телендә сөйләп торып та, миндә мәхәббәт юк икән, мин яңгыравык бакыр яки чыңлавык тәлинкә кебек кенә булыр идем.
[2] Пәйгамбәрлек итү сәләтем булса да, барлык серләрне һәм һәртөрле гыйлемне белсәм дә, таулар күчерерлек иманым булса да, әгәр мәхәббәтем юк икән, берни булмас идем.
[3] Бөтен мөлкәтемне өләшеп, тәнемне яндырырга тапшырсам да, мәхәббәтем юк икән, миңа моннан бернинди дә файда булмас иде.
[4] Мәхәббәт түземле, шәфкатьле, көнләшми, мактанмый, тәкәбберләнми,
[5] дорфа түгел, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне истә тотмый.
[6] Мәхәббәт ялганга сөенми, ә хакыйкатькә шатлана.
[7] Ул барысына да түзә, бар нәрсәгә ышана, һәрнәрсәгә өметләнә һәм барысына сабыр итә.
[8] Мәхәббәт беркайчан да бетмәс – пәйгамбәрлек итүләр дә тукталыр, телләр дә тынар, белем дә юкка чыгар.
[9] Безнең белемебез дә, пәйгамбәрлек итүебез дә өлешчә генә бит,
[10] ә камиллек килгәч, өлешчә булганнар югалачак.
[11] Мин бала чагында балаларча сөйләдем, балаларча уйладым, балаларча фикер йөрттем, ә инде үсеп җиткәч, бала вакыттагы эшләрне ташладым.
[12] Без хәзер, тонык көзгедәге чагылудай, анык күрмибез, ул вакытта исә турыдан-туры йөзгә-йөз күрәчәкбез. Хәзер белемем өлешчә генә, ул вакытта исә Аллаһы мине ничек тулы белсә, мин дә шулай тулы белермен.
[13] Менә мәңге булачак өч нәрсә: иман, өмет һәм мәхәббәт. Ә мәхәббәт – аларның иң бөеге.