[1] Изгеләр өчен җыела торган иганәгә килгәндә, мин Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә нинди күрсәтмә биргән булсам, сез дә шул рәвешчә эшләгез.
[2] Мин яныгызга килгәч, иганә җыеп йөрмәс өчен, һәрберегез атнаның беренче көнендә, хәленә күрә, табышының бер өлешен аерып куеп сакласын.
[3] Яныгызга килгәч, иганәгезне тапшыру өчен, сез сайлаячак кешеләрне хатлар белән Иерусалимгә җибәрермен.
[4] Миңа да бару килешле булса, алар минем белән барырлар.
[5] Македуния аша узгач, мин яныгызга килермен. Мин Македуния аша барам бит.
[6] Бәлки, беркадәр сезнең янда яшәрмен яки, хәтта, кышны да үткәрермен, шулай итеп, кая барсам да, мине озатып йөри алырсыз.
[7] Хәзер сезнең белән узып барышлый гына күрешергә теләмим бит, Раббы насыйп итсә, беркадәр вакыт яныгызда тукталырга өметләнәм.
[8] Эфестә исә Илленче көн бәйрәменә кадәр калырмын,
[9] чөнки монда, дошманнар күп булуга да карамастан, нәтиҗәле хезмәт итү өчен, ишекләр киң ачылды миңа.
[10] Тимутәй яныгызга килсә, карагыз аны, бернәрсәгә борчылмасын, чөнки ул да минем кебек Хаким эшләрен башкара.
[11] Шуның өчен һичкем аңа кимсетеп карамасын. Аннары аны яныма иминлек белән озатыгыз. Мин аны имандашлар белән бергә көтәм.
[12] Апуллус имандашыбызга килгәндә исә, мин аның башка имандашлар белән яныгызга килүен бик нык үтендем. Әмма хәзергә ул сезнең янга барырга теләми, ләкин уңай вакыт табуга барыр.
[13] Уяу һәм көчле булыгыз, иманыгыз нык булсын, кыю эш итегез.
[14] Һәрнәрсәне яратып башкарыгыз.
[15] Имандашлар, минем сезгә бер үтенечем бар. Сез Эстефәнәс гаиләсен беләсез, ул Ахаядә беренчеләрдән булып Мәсихкә иман китерде, һәм алар үзләрен изгеләргә хезмәт итүгә багышладылар.
[16] Үзегезне шундыйларга, алар белән бергә хезмәт күрсәтүчеләр һәм авыр хезмәт башкаручыларның барысына да буйсындырыгыз.
[17] Мин Эстефәнәснең, Фөртүнәтнең һәм Әхәйкнең монда килеп җитүенә шатмын: алар, сез юк чакта, җитешмәгән нәрсәләр белән мине тәэмин иттеләр.
[18] Алар минем рухымны да, сезнең рухыгызны да тынычландырдылар. Мондыйлар сезнең хөрмәткә лаек.
[19] Асия өлкәсендәге иман итүчеләр бердәмлекләре сезне сәламли. Өйләрендәге иман итүчеләр бердәмлекләре белән бергә Әкүл һәм Прискиллә сезгә Хаким исеме белән кайнар сәлам тапшыра.
[20] Мондагы барлык имандашлар сезгә сәлам җибәрәләр. Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез.
[21] Мин, Паул, үз кулым белән язып, сезгә сәлам җибәрәм.
[22] Кем Хакимебез Гайсәне яратмый, аңа каһәр төшсен. «Марана та – Хаким, кил инде!»
[23] Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте сезнең белән булсын.
[24] Сез барыгыз да Мәсих Гайсәнеке. Минем мәхәббәтем сезнең барыгыз белән бергә булсын.