Skip to content
Opens in a new window

[1] Потларга корбан ителгән ризыкка килсәк, бу турыда һәммәбезнең белеме булуы безгә билгеле. Ләкин белем тәкәбберләндерә, мәхәббәт исә көч бирә.

[2] Кем дә кем нәрсәдер беләм дип уйлый икән, чынлыкта ул әле белми.

[3] Ә Аллаһыны яратучы Аның тарафыннан танылган.

[4] Димәк, потларга корбан ителгән ризыкларны ашауга килгәндә, без шуны беләбез: потлар дөньяда бернәрсә түгел, һәм Аллаһыдан башка алла юк.

[5] Җирдә яисә күктә илаһлар дип аталганнар булса да (чыннан да, күп «илаһлар» һәм күп «хуҗалар» бар),

[6] безнең бер генә Аллаһы – Атабыз бар. Бөтен нәрсә Аңардан, һәм без Аның өчен яшибез. Безнең бер Хакимебез – Гайсә Мәсих бар, һәрнәрсә Аның аркылы булды һәм без Аның аша яшибез.

[7] Әмма барлык кешеләрдә дә андый белем юк. Потларга күнеккәнлектән, үзләре ашый торган ит турында, ул потка корбан ителгән, дип уйлап, кайберәүләрнең зәгыйфь вөҗданнары пычрана.

[8] Ризык безне Аллаһыга якынайтмый, чөнки ашамыйча һичнәрсә югалтмыйбыз, ашап та һичнәрсә казанмыйбыз.

[9] Әмма сак булыгыз: бу хөрлегегез вөҗданы зәгыйфь булганнарны абындырмасын.

[10] Вөҗданы зәгыйфь булган берәү сине, белемлене, потханәдә табын артында утырганда күрсә, потларга корбан ителгән ризыкны ашарга ярый икән, дип уйламасмы?

[11] Шулай белемең бу зәгыйфь имандашыңны һәлак итәр. Ә менә Мәсих аның өчен дә үлде бит.

[12] Имандашларга каршы шул рәвешчә гөнаһ кылуыгыз һәм аларның зәгыйфь вөҗданын яралавыгыз белән сез Мәсихкә каршы да гөнаһ кыласыз.

[13] Менә шуңа күрә ашаган ризыгым имандашымны гөнаһка төшерә икән, аны гөнаһка китермәү өчен, һичкайчан ит ашамам.

Паулдан көринтлеләргә беренче хат — Chapters