Skip to content
Opens in a new window

[1] Инде миңа язганнарыгызга килгәндә, ир кешенең хатын-кыз белән җенси мөнәсәбәткә кермәве яхшы,

[2] әмма, фәхешлек булмасын өчен, һәр ирнең – үз хатыны һәм һәр хатынның үз ире булсын.

[3] Ир – хатынына, хатын иренә карата үз бурычын үтәсен.

[4] Хатын үз тәненә үзе хуҗа түгел, ире – хуҗа, шуның кебек ир дә үз тәненә үзе хуҗа түгел, хатыны – хуҗа.

[5] Дога кылу өчен килешенгән берникадәр вакыттан башка, бер-берегездән читләшмәгез. Аннан соң тагын бергә булыгыз. Шулай итеп, шайтан, тотнаксызлыгыгыздан файдаланып, сезне аздыра алмас.

[6] Хәер, моны әмер итеп түгел, ташлама ясап әйтәм.

[7] Бар кешеләрнең дә минем кебек булуларын телим. Әмма һәркемнең Аллаһыдан бирелгән сәләте бар: берәүнең мондый, ә икенче берәүнең башка төрле.

[8] Никахсызларга һәм тол хатыннарга әйтәм: аларга минем кебек калу яхшырак булыр.

[9] Әмма инде түзә алмасалар, никахлашсыннар. Җенси дәрт белән януга караганда, өйләнү яки кияүгә чыгу яхшырак бит.

[10] Ә инде никахтагыларга мин түгел, Хакимебез Үзе әмер бирә: хатын иреннән аерылмасын.

[11] Әгәр аерыла икән, ул чакта ирсез торсын яки үз ире белән яңадан килешсен. Ир дә үз хатынын ташламасын.

[12] Ә башкаларга, Хакимебез түгел, мин әйтәм: әгәр берәр имандашыңның иман итмәүче хатыны булып һәм хатын аның белән яшәргә риза икән, ир аны ташламаска тиеш.

[13] Берәр хатынның ире иман итми икән һәм ир аның белән яшәргә риза булса, хатын аны ташламаска тиеш.

[14] Иман итмәүче ир – иманлы хатын аша һәм иман итмәүче хатын иманлы ир аша изге ителә. Югыйсә сезнең балаларыгыз саф булмас иде, ә болай изгедер.

[15] Иман итмәүче ир яки хатын исә аерылырга теләсә, аерылсын. Мондый хәлдә иман итүче ир яки хатын үз иренә яки хатынына бәйләнмәгән бит. Аллаһы безне имин яшәргә чакырды.

[16] Әй син, хатын, иреңне коткара алмаячагыңны каян беләсең? Син, ир, хатыныңны коткара алмаячагыңны каян беләсең?

[17] Һәркем Хаким Гайсә билгеләгәнчә һәм Аллаһы чакырган вакыттагы кебек яшәсен. Барлык иман итүчеләр бердәмлекләренә минем күрсәтмәм шундый.

[18] Аллаһы чакырганда, сөннәтле берәү сөннәтле булуын яшермәсен. Аллаһы чакырганда, сөннәтсез булган сөннәтсез кала бирсен.

[19] Сөннәтле яки сөннәтсез булу бернәрсә түгел, Аллаһы әмерләрен үтәү генә мөһим.

[20] Аллаһы чакырганда, һәркем нинди хәлдә булса, шулай кала бирсен.

[21] Аллаһы чакырганда, син кол идеңме? Бу сине борчымасын, әмма ирек алырга мөмкинлегең булса, аннан файдалануың яхшырак.

[22] Хаким Гайсәгә кол сыйфатында чакырылган – Аның азат ителгән кешеседер. Ә чакырылган ирекле кеше – Мәсихнең колы.

[23] Сез кыйммәт бәягә сатып алындыгыз, шуңа күрә кешеләрнең коллары булмагыз.

[24] Имандашлар, Аллаһыга нинди хәлдә чакырылган булсагыз, шул хәлдә калыгыз.

[25] Никахсызларга карата Хаким Гайсәдән әмерем юк, ләкин мин Хакимнән алган мәрхәмәткә таянып, ышанычлы кеше буларак киңәш бирәм.

[26] Хәзерге заманның авыр шартларын истә тотып, кеше нинди хәлдә булса, аңа шул хәлдә калу яхшырак дип исәплим.

[27] Син никахта булсаң, аерылу турында уйлама. Хатынсыз калдыңмы? Хатын эзләмә.

[28] Хәер, өйләнсәң дә гөнаһ кылмассың. Кияүгә чыккан кыз да гөнаһланмас. Әмма андыйларның бу тормышта мәшәкатьләре күп булачак, ә мин сезне бу мәшәкатьләрдән саклап калырга телим.

[29] Имандашлар, сезгә шуны әйтәм: вакыт инде аз. Моннан ары хатынлылар – хатынсыздай,

[30] елаучылар – еламаучылар кебек, шатланучылар – шатланмаучылар кебек, сатып алучылар – сатып алмаучылар кебек,

[31] бу дөньяда булган нәрсәләрдән файдаланучылар файдаланмаучылар кебек булсыннар. Дөнья үзенең хәзерге хәлендә бетүгә таба бара.

[32] Ә мин мәшәкатьсез яшәвегезне телим. Өйләнмәгән кеше Хаким Гайсәнең эшләре, Аңа ярау турында кайгырта,

[33] ә өйләнгән кеше, хатынына ярарга тырышып, дөньяви эшләр турында кайгырта,

[34] һәм игътибары төрле якка юнәлә. Кияүгә чыкмаган яки гыйффәтле кыз, тәнем һәм рухым белән изге булыйм дип, Хаким Гайсәнең эшләрен кайгырта, ә инде кияүгә чыккан хатын, иренә ярарга тырышып, дөньяви эшләр турында кайгырта.

[35] Мин моны сезнең файдага сөйлим, өстегезгә богау салырга теләмим. Әдәп белән яшәп, игътибарыгызны читкә юнәлтмичә, Хакимгә бирелеп хезмәт итүегезне телим.

[36] Әгәр берәү үз кызының инде яше җитеп тә кияүгә чыкмый калуын килешсез дип исәпләсә, теләгәнен кылсын – гөнаһ булмас. Аны кияүгә бирсен.

[37] Әмма кеше үз фикерендә нык торып, беркем мәҗбүр итмәсә һәм әгәр дә ул, үз ихтыярына буйсынып, кызын кияүгә бирмәскә дип карар кылса, ул яхшы эшли.

[38] Шунлыктан, кызын кияүгә бирүче яхшы, ә инде кияүгә бирмәүче тагын да яхшырак эшли.

[39] Ире исән чакта хатын аңа бәйле. Ире үлгәч, кемгә теләсә, шуңа кияүгә чыгарга ирекле, тик ул Хаким Гайсәгә иман итүче булсын.

[40] Ләкин кияүгә чыкмаса, хатын бәхетлерәк була, мин шулай уйлыйм. Изге Рух миндә дә бар дип саныйм.

Паулдан көринтлеләргә беренче хат — Chapters