Skip to content
Opens in a new window

[1] Имандашлар, үзем сөйләгән Яхшы хәбәрне исегезгә төшереп китәм. Сез аны кабул иттегез һәм анда нык торасыз.

[2] Мин игълан иткән Яхшы хәбәр сүзләрен тотсагыз котылырсыз. Югыйсә, юкка гына иман китергән булып чыгасыз.

[3] Мин сезгә үзем кабул иткән иң мөһим нәрсәне тапшырдым: Изге язмада язылганча, Мәсих гөнаһларыбыз өчен үлде,

[4] күмелде һәм, Изге язмада әйтелгәнчә, өченче көнне үледән терелтелде.

[5] Элек Кифаска, аннан соң унике шәкерткә,

[6] шуннан бер үк вакытта биш йөздән артык имандашка күренде. Аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре үлде инде.

[7] Шуннан соң Ул Ягъкубка, аннан барлык рәсүлләргә күренде.

[8] Ә инде иң соңыннан, җитлекми туган баладай булуыма карамастан, миңа да күренде.

[9] Мин бит – рәсүлләрнең иң кечесемен һәм рәсүл дип аталырга лаек та түгелмен, чөнки мин Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләдем.

[10] Әмма хәзер кем булсам, Аллаһы мәрхәмәте белән мин шул булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт юкка булмады: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, минем белән булган Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте.

[11] Әмма кем игълан итүе мөһим түгел – минме яки алармы. Иң мөһиме шул: без шуны игълан итәбез, һәм сез аңа ышандыгыз.

[12] Мәсихнең үледән терелтелгәне игълан ителгәч, сезнең кайберләрегез, үлгәннәр терелә алмый, дип ничек сөйли ала соң?

[13] Үлгәннәр терелә алмый икән, Мәсих тә үледән терелтелә алмаган булып чыга.

[14] Әгәр Мәсих терелтелмәгән икән, хәбәребез дә, иманыгыз да юкка була.

[15] Моннан тыш без үзебез Аллаһының ялган шаһитлары булабыз, чөнки, Ул Мәсихне үледән терелтте, дип шаһитлык бирдек. Хәлбуки үлеләрне терелтеп булмагач, Аллаһы Мәсихне дә терелтмәгән булып чыга бит.

[16] Үлеләр терелтелмәсә, Мәсих тә үледән терелтелмәгән була.

[17] Әгәр Мәсих терелтелмәгән икән, иманыгыз – юкка, сез әле дә үз гөнаһларыгыз хакимлегендә.

[18] Бу инде – Мәсихкә иман итеп үлгәннәр дә һәлак булдылар дигән сүз.

[19] Мәсихкә бу тормышта гына өмет багласак, без – иң кызганыч кешеләр.

[20] Әмма ләкин чыннан да Мәсих үлеләр арасыннан беренче булып терелтелде.

[21] Үлем дөньяга кеше белән килгән кебек, үлеләрнең терелүе дә бер Кеше аша булды.

[22] Адәм аркасында һәммәсе үлгән сыман, Мәсих аша һәммәсе терелтеләчәк.

[23] Һәркем исә үз чиратында терелтеләчәк: беренче булып Мәсих, ә аннары, Ул килгәч, Аныкылар терелтеләчәк.

[24] Шуннан соң бөтенесенең ахыры җитәр, Ул, һәртөрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юк итеп, патшалыкны Аллаһы Атага тапшырачак.

[25] Барлык дошманнарын Үз аягы астына салганчы, Мәсих патшалык итәргә тиеш бит.

[26] Юк ителәчәк соңгы дошман ул – үлем.

[27] Изге язмада әйтелгәнчә, «Аллаһы һәрнәрсәне Аның аягы астына салып буйсындырды». Гәрчә барысы да Мәсихкә буйсындырылды дип әйтелсә дә, Аңа һәммәсен дә буйсындырган Аллаһы барысы арасында юк, әлбәттә.

[28] Ә инде һәрнәрсә Мәсихкә буйсындырылгач, Угыл да бар нәрсәне Үзенә буйсындырган Аллаһыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаһы һәммәсе белән тулысынча хакимлек итәчәк.

[29] Югыйсә, ник кайбер кешеләр суга чумдыру йоласын үлеләр өчен башкаралар? Чынлыкта үлеләр терелтелмәсә, ник үлеләр өчен моны эшлиләр?

[30] Ни өчен без үзебезне һәрвакыт куркыныч астына куябыз?

[31] Мин һәр көн үлем белән йөзгә-йөз очрашам. Имандашлар, бу Хакимебез Мәсих Гайсә алдында сезнең белән горурлануым кебек үк хактыр.

[32] Гади кешеләрчә уйласак, Эфестә ерткычлар белән көрәшүемнән, әгәр үлеләр терелтелмәсә, миңа ни файда? Үлеләр терелтелмәсә, «ашап-эчеп калыйк, чөнки иртәгә үләбез!»

[33] Алданмагыз: «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза».

[34] Акылыгызга килегез һәм гөнаһ кылудан туктагыз! Кайберләрегез Аллаһыны белми бит, мин моны сезгә оят булсын өчен әйтәм.

[35] Кем дә булса: «Үлеләр ничек терелтеләчәк? Аларның тәне ул вакытта нинди булыр?» – дип сорар.

[36] Әй акылсыз! Син чәчкән нәрсә, башта үлмәсә, терелмәячәк.

[37] Чәчкәндә, булачак үсемлекнең үзен түгел, бер орлыкны – бодай яки нинди дә булса башка орлыкны чәчәсең.

[38] Әмма Аллаһы аңа ниндине теләсә, шундый тән бирә, һәр орлыкка үз тәнен бирә.

[39] Бар тәннәр дә бертөрле түгел. Кешеләрнең тәне башка, хайваннарныкы да икенче төрле, балыкларның, кошларның да тәне аерыла.

[40] Күктәге җисемнәр дә, җирдәге җисемнәр дә бар, әмма күктәге җисемнәрнең гүзәллеге җирдәге җисемнәрнекеннән аерыла.

[41] Кояшның да, айның да, йолдызларның да җемелдәүләре башка. Йолдызлар да җемелдәүләре ягыннан бер-берсеннән аерыла.

[42] Үлеләрнең терелүе дә шулай булачак. Тән чери торган итеп күмелә, ә мәңге үлми торган булып терелтелә.

[43] Кызганыч итеп күмелә, данлы булып терелтелә. Зәгыйфь килеш күмелә, көчле булып терелеп тора.

[44] Җисми тән күмелә, рухи тән терелеп тора. Җисми тән бар икән, рухи тән дә бар.

[45] Изге язмада болай дип язылган бит: «Беренче кеше Адәм – җан иясе булды», ә соңгы Адәм – тормыш бирүче Рух.

[46] Беренче булып исә рухи түгел, ә җисми, аннан соң гына рухи килә.

[47] Беренче кеше туфрак белән яратылды, ул – җирдән. Икенче Кеше – күктән.

[48] Туфрак белән яратылган кеше нинди булса, җирнекеләр дә шундый, күктән булган Кеше нинди булса, күкнекеләр дә шундый.

[49] Без хәзер туфрак белән яратылган кешегә охшагандай, киләчәктә күктән булган Кешегә охшарбыз.

[50] Имандашлар, шуны да әйтим: тән һәм каннан торганнар – Аллаһы Патшалыгына, фани исә мәңгелеккә ия була алмас.

[51] Тыңлагыз, бер сер әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда, кинәт, күз ачып йомганчы, һәммәбез үзгәртеләчәкбез. Быргы тавышы белән үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез.

[53] Димәк, бу фани булган – мәңгелек нәрсәгә, үләчәк нәрсә – үлемсез нәрсәгә үзгәрергә тиеш.

[54] Фани булган – мәңгелеккә һәм үләчәк нәрсә үлемсезгә үзгәргәч, Изге язмадагы: «Үлем җиңү белән йотылган»;

[55] «Үлем, синең җиңүең кайда? Үлем, синең чага торган угың кайда?» дигән сүзләр тормышка ашыр.

[56] Үлемнең угы исә – гөнаһ, ә инде гөнаһның көче – Канун.

[57] Әмма Хакимебез Гайсә Мәсих аша безгә җиңү бирә торган Аллаһыга рәхмәт яусын!

[58] Менә шуның өчен, газиз имандашларым, нык торыгыз һәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнең Хаким Гайсә алдында юкка булмаячагын белеп, һәрвакыт Аның эшен бар көчегезне куеп башкарыгыз.

Паулдан көринтлеләргә беренче хат — Chapters