Skip to content
Opens in a new window

[1] Арагыздагы башка берәүгә дәгъвасы булган кеше, изгеләр алдында түгел, имансызлар алдында хөкем ителергә ничек батырчылык итәр икән?

[2] Дөньяны изгеләр хөкем итәчәген белмисезме әллә? Дөньяны хөкем итү сезгә бирелә икән, вак-төяк эшләрне хөкем итә алмассызмы?

[3] Фәрештәләрне хөкем итәчәгебезне белмисезме әллә? Шулай икән, көндәлек дәгъваларны хөкем итәргә сәләтебез җитмәсме?

[4] Ә көндәлек дәгъваларны хәл итәргә кирәк булганда, сез бердәмлектә бернинди әһәмияте булмаганнарны хөкемчеләр итеп куясызмы?

[5] Моны сезгә оят булсын дип әйтәм. Әллә имандашлары арасындагы бәхәсләрне хәл итәрлек бер генә акыллы кешегез дә юкмы?

[6] Имандаш белән имандаш дәгъвалаша, өстәвенә бу – имансызлар алдында эшләнелә!

[7] Бер-берегезне хөкемгә тарту инде үзе үк сезнең тулысынча җиңелүегезне күрсәтә. Сезгә рәнҗетелгәннәр һәм алданганнар булып калу яхшырак түгелме?

[8] Әмма сез рәнҗетәсез һәм алдыйсыз, хәтта имандашларыгызны да.

[9] Явызлык кылучыларның Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячакларын белмисезме әллә? Алданмагыз: азгыннар, потка табынучылар, зиначылар, җенси бозыклыкка бирелгәннәр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә керүче ирләр,

[10] караклар, комсызлар, эчкечеләр, яман теллеләр, талаучылар – берсе дә Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар.

[11] Кайберләрегез менә шундый иде. Әмма Хакимебез Гайсә Мәсих исеме һәм Аллабыз Рухы белән юылып чистарындыгыз, изге ителдегез һәм акландыгыз.

[12] «Миңа бар нәрсә рөхсәт ителә», әмма һәммә нәрсә дә файдалы түгел. «Һәммә нәрсә миңа рөхсәт ителә», әмма минем белән бернәрсә дә хакимлек итмәскә тиеш.

[13] «Ризык – карын өчен, карын – ризык өчен», әмма Аллаһы анысын да, монысын да юк итәчәк. Тән исә фәхешлек өчен түгел, Хакимебез Гайсә өчен, Хакимебез исә – тән өчен була.

[14] Аллаһы Хаким Гайсәне үледән терелтте һәм Үзенең кодрәте белән безне дә терелтәчәк.

[15] Тәннәрегезнең Мәсих тәне әгъзалары булуын белмисезме әллә? Шулай булгач, әллә миңа, Мәсихнең әгъзаларын алып, аларны фахишә әгъзалары итәргәме? Һич булмас!

[16] Фахишә белән кушылучының аның белән бер тән булуын белмисезме әллә? Изге язмада: «Икесе дә бер тән булыр», – дип язылган бит.

[17] Ә инде Хакимебез Гайсә белән кушылучы Аның белән рухи яктан бер була.

[18] Фәхешлектән качыгыз! Кеше эшләгән барлык башка гөнаһлар тән белән бәйле түгел, ә фәхешлек итүче үз тәненә каршы гөнаһ кыла.

[19] Сезнең тәнегез – Изге Рух йорты. Изге Рух сезгә Аллаһы тарафыннан бирелде һәм сездә яши. Әллә сез моны белмисезме? Сез инде үзегезгә үзегез хуҗа түгел,

[20] чөнки сез кыйммәт бәягә сатып алындыгыз. Шуңа күрә тәнегез белән Аллаһыны данлагыз.

Паулдан көринтлеләргә беренче хат — Chapters