Skip to content
Opens in a new window

[1] Имандашлар, яныгызга Аллаһының серен игълан итәргә килеп, мин купшы сүзләр белән яки зирәклек күрсәтеп сөйләмәдем.

[2] Яныгызда булганда, мин Гайсә Мәсихтән һәм нәкъ менә хачка кадакланган Мәсихтән башка һичнәрсә белмәскә карар кылдым.

[3] Мин яныгызга көчсез, бик курыккан һәм калтыранган хәлдә килдем.

[4] Иманыгыз кешеләр акылына түгел, Аллаһы кодрәтенә нигезләнсен өчен, сүзем һәм вәгазем кеше зирәклегенең ышандырырлык сүзләрендә түгел, Аллаһы Рухының кодрәтен күрсәтүдә иде.

[6] Зирәклек турында инде без рухи яктан җитлеккәннәр арасында сөйлибез. Әмма ул хәзерге заман акылы яки бетүгә таба бара торган хәзерге заман хакимнәренең зирәклеге түгел.

[7] Аллаһының әле дөнья яратылганчы ук даныбыз өчен билгеләнгән, ләкин яшерен серле зирәклеге турында сөйлибез без.

[8] Әлеге зирәклекне бу дөньяның бер генә хакиме дә танымады. Әгәр танысалар, шөһрәтле Хаким Гайсәне хачка кадакламаган булырлар иде.

[9] Изге язмада болай дип язылган: «Аллаһы Үзен яратучыларга нәрсә әзерләгәнен һичбер күз күрмәгән, колак ишетмәгән, һичбер кешенең йөрәге бу турыда уйлап карамаган».

[10] Моны исә Аллаһы безгә Үзенең Рухы белән ачты, чөнки Рух һәрнәрсәне тикшерә, хәтта Аллаһы уйларының түренә кадәр үтеп керә.

[11] Кешедә булганны үзендәге рухтан башка тагын кем белә? Шуның кебек үк, Аллаһыда булганны да Аллаһы Рухыннан башка һичкем белми.

[12] Без исә, Аллаһы тарафыннан нәрсә бүләк ителгәнен белү өчен, бу дөньяның рухын түгел, Аллаһыдан килгән Рухны кабул иттек.

[13] Болар турында кеше зирәклеге өйрәткән сүзләр белән түгел, Рух өйрәткән сүзләр белән сөйлибез һәм рухи нәрсәләрне Аллаһы Рухына ия булган кешеләргә аңлатабыз.

[14] Үзендә Аллаһы Рухы булмаган кеше Аллаһы Рухы күрсәткәннәрне кабул итми, чөнки аларны акылсызлык дип саный. Ул аларны аңлый алмый, чөнки болар турында Изге Рух ярдәме белән генә фикер йөртергә мөмкин.

[15] Аллаһы Рухына ия булучы исә һәрнәрсә турында фикер йөртә ала, ә аның үзе турында һичкем фикер йөртә алмый.

[16] Изге язмада: «Раббыга киңәш бирү өчен, Аның уй-фикерләренә кем төшенгән?» – дип язылган. Без исә Мәсихнең уй-фикерләрен аңлыйбыз.

Паулдан көринтлеләргә беренче хат — Chapters