[1] Сезгә Кеңхерәйдәге иман итүчеләр бердәмлегенең ярдәмчесе, имандаш кыз кардәшебез Фойбәне тәкъдим итәм:
[2] Хаким Гайсәнеке булганга, аны изгеләргә лаек булганча кабул итегез һәм аңа үзегездән тиешле ярдәм күрсәтегез, чөнки ул күпләргә һәм минем үземә дә игелек эшләде.
[3] Минем белән бергә Мәсих Гайсәгә хезмәт итүче Прискиллә һәм Әкүлгә сәлам әйтегез.
[4] Алар минем җаным хакына тормышларын куркыныч астына куйдылар, мин генә түгел, яһүди булмаганнарның барлык бердәмлекләре дә рәхмәт белдерәләр аларга.
[5] Өйләрендә җыелучы иман итүчеләр бердәмлегенә дә сәлам әйтегез. Асия өлкәсендә Мәсихкә беренче булып иман иткән сөекле дустым Эпайнетка сәлам тапшырыгыз.
[6] Сезнең өчен күп тырышлыклар куйган Мәрьямгә сәлам әйтегез.
[7] Минем белән бергә зинданда булган кардәш-ыруларым Андроник вә Юниягә сәлам әйтегез. Алар рәсүлләр арасында күренекле һәм Мәсихкә миннән алда иман китергәннәр.
[8] Хаким Гайсәнеке булган кадерле дустым Амплиәткә сәлам әйтегез.
[9] Минем белән бергә Мәсихкә хезмәт итүче Урбанга һәм газиз дустым Стахуска сәлам белдерегез.
[10] Мәсихкә хезмәттә сыналып хупланган Апеллескә сәлам әйтегез. Аристобул гаиләсендәгеләргә сәлам җиткерегез.
[11] Кардәш-ыруым Һирудиунга сәлам әйтегез. Нәркис өеннән булганнарның Хакимебез Гайсәгә иман итүчеләренә сәлам диегез.
[12] Хакимебез өчен бик тырышып хезмәт итүче Труфайна белән Труфусага сәлам әйтегез. Хаким өчен күп тырышлыклар куйган кадерле имандаш кыз туганым Персисәгә сәлам әйтегез.
[13] Хаким тарафыннан сайланган Руфуска һәм шулай ук анасына сәлам. Ул – минем дә анам.
[14] Асункриткә, Флегүнгә, Һермискә, Патрубка, Һермаска һәм алар белән булган башка имандашларга сәлам әйтегез.
[15] Филолүгкә һәм Юлиягә, Нирегә һәм аның сеңлесенә, Олумпас һәм алар белән булган барлык изгеләргә сәлам әйтегез.
[16] Бер-берегезне изге үбү белән сәламләгез. Мәсихнең барлык бердәмлекләре сезгә сәлам тапшыралар.
[17] Имандашлар, сездән ялварып сорыйм: үзегез өйрәнгән тәгълиматка карата бүленеш китереп чыгаручылардан һәм дөрес юлдан яздыруга сәбәп тудыручылардан сакланыгыз һәм алардан читләшегез.
[18] Андый кешеләр Хакимебез Мәсихкә түгел, үзләренең карыннарына хезмәт итәләр, ышандырырлык сүзләр сөйләп һәм ялагайланып, ихлас күңеллеләрне алдыйлар.
[19] Сезнең иманга буйсынуыгыз һәркемгә мәгълүм, шуңа күрә мин сезнең өчен шатланам. Әмма ләкин яхшылыкка карата зирәк, яманлыкка карата керсез күңелле булуыгызны телим.
[20] Иминлек бирүче Аллаһы шайтанны тиздән аякларыгыз астына изеп ташлар. Хакимебез Гайсәнең мәрхәмәте сезнең белән булсын!
[21] Хезмәттәшем Тимутәй һәм кардәш-ыруларым Луки, Ясун һәм Сосипатыр сезгә сәлам җибәрәләр.
[22] Бу хатны язып баручы мин, Терти дә, Хаким Гайсәгә иман китергән кеше буларак сезне сәламлим.
[23] Мине һәм бөтен иман итүчеләр бердәмлеген өенә кабул иткән Гәй сезгә сәлам җибәрә. Шәһәр милкен саклаучы Эрасты һәм имандашыбыз Кварт та сезгә сәлам әйтәләр. [
[24] ]
[25] Аллаһыга дан! Гайсә Мәсих турында мин сөйләгән Яхшы хәбәр буенча, Ул сезне ныгытырга кодрәтле. Бу Яхшы хәбәр – борынгы заманнардан бирле яшереп тотылган, әмма хәзер ачылган сер. Мәңгелек Аллаһының әмере белән пәйгамбәрләрнең язмалары аркылы кешеләр Аңа иман китерсен һәм буйсынсын өчен, бу сер бар халыкларга игълан ителде.
[27] Бердәнбер зирәк Аллаһыга Гайсә Мәсих аша мәңге дан булсын. Амин.