Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:27

[1] Аллаћы борынгы заманда пәйгамбәрләр аша ата-бабаларыбызга күп мәртәбәләр ћәм күп тѳрле сѳйләде.

[2] Шушы соњгы кѳннәрдә Ул безгә бѳтен нәрсәнењ варисы итеп куйган Улы аша сѳйләде. Аллаћы галәмне Улы аша барлыкка китерде.

[3] Аныњ Улы – Аллаћыныњ даны чәчкән яктылык вә Аллаћыныњ тѳп-тѳгәл чагылышы. Ул ћәммә нәрсәне Үзенењ кодрәтле сүзе белән тотып тора. Кешеләрне гѳнаћларыннан чистарткач, Ул күктә Мәћабәт Аллаћыныњ уњ ягына утырды.

[4] Ул фәрештәләрдән никадәр ѳлкәнрәк булса, Аныњ исеме алар исеменнән шулкадәр югарырак тора.

[5] Чѳнки фәрештәләрнењ берәрсенә кайчан да булса: «Син – Минем Улым, бүген Мин Сине тудырдым», – дип әйткәнме Аллаћы? Һәм тагын фәрештәләрнењ кайсы турында да булса: «Мин – Аныњ Атасы булачакмын, ә Ул Минем Улым булачак», – дип әйткәнме Аллаћы?

[6] Дѳньяга Үзенењ беренче туган Улын китергәндә, Аллаћы: «Барлык Аллаћы фәрештәләре Ањарга табынсын», – ди.

[7] Фәрештәләр турында Аллаћы: «Аллаћы Үзенењ фәрештәләрен җилләр итә, хезмәтчеләрен янып торган ялкын итә», – ди.

[8] Улы турында исә: «Йа Аллаћым, Патшалыгыњ мәњгелек; Синењ хакимлегењ гадел, – ди.

[9] – Син хаклыкны сѳйдењ, канунсызлыкны күралмадыњ. Шуња күрә Аллаћы, Синењ Аллаћыњ, Сиња иптәшләрењә караганда зуррак шатлык бүләк итте».

[10] Аллаћы тагын болай ди: «Йа Раббым, башта Син җирнењ нигезләрен, кулларыњ белән күкләрне бар иттењ.

[11] Алар бетәр, ә Син исә мәњге калырсыњ. Алар ћәммәсе дә кием кебек тузып бетәчәк.

[12] Син аларны ѳс киеме кебек итеп тѳреп алачаксыњ, алар кием кебек алыштырылачак, Син исә гел бер тѳрле калачаксыњ, Синењ гомерењ мәњге бетмәячәк».

[13] Фәрештәләрнењ берәрсенә Аллаћы кайчан да булса: «Дошманнарыњны Синењ аяк астыња баскыч итеп салганчы, утыр Минем уњ ягымда», – дигәнмени?

[14] Фәрештәләр – котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү ѳчен җибәрелгән рухлар түгелмени?

Еврейләргә Хат — Chapters