[1] Без сезгә сѳйләгәннәрдә ињ мѳћиме – күктә Мәћабәт Аллаћыныњ уњ ягында утыручы Баш Руханиебыз бар.
[2] Ул Изге йортта – кешеләр түгел, ә Раббы Үзе корган чын гыйбадәт кылу чатырында хезмәт итә.
[3] Һәр баш рухани бүләк вә корбаннар китерү ѳчен билгеләнә. Шуња күрә безнењ Баш Руханиебызныњ да корбан китерү ѳчен нәрсәседер булырга тиеш иде.
[4] Әгәр җирдә булса, Ул рухани булмас иде, чѳнки Муса кануны буенча корбан китерүчеләр инде бар.
[5] Җирдәге руханилар күктәге йорт үрнәгенә ияреп тѳзелгән Изге йортта хезмәт итәләр, ә ул күктәге Изге йортныњ фәкать күләгәсе генә. Менә шуња күрә Мусага гыйбадәт кылу чатыры корыр алдыннан кисәтеп куелды: «Кара аны, ћәммәсен дә тауда күрсәтелгән үрнәк буенча эшлә», – диде Аллаћы.
[6] Иске килешүгә караганда Гайсә Арадашчы булган яња килешү әйбәтрәк булган кебек, Ања тапшырылган хезмәт җирдәге руханилар хезмәтеннән әйбәтрәк. Яња килешү әйбәтрәк, чѳнки ул әйбәтрәк вәгъдәләргә нигезләнгән.
[7] Чѳнки беренче килешү кимчелексез булган булса, икенчесенә ихтыяҗ да булмас иде.
[8] Ләкин Аллаћы, Үз халкыннан гаеп табып, болай дип әйтә: «Шундый кѳннәр киләчәк, ди Раббы, Мин Исраил халкы вә Яћүд халкы белән яња килешү тѳзиячәкмен.
[9] Бу килешү Мин аларныњ ата-бабаларын Мисырдан җитәкләп чыгарганда тѳзегән килешүгә охшамаган. Алар Минем килешүемә тугрылыклы булмадылар, ћәм Минем алардан гайрәтем чикте, ди Раббы.
[10] Исраил халкы белән Мин киләчәк кѳннәрдә тѳзиячәк килешү шушы: Үз кануннарымны Мин аларныњ зићеннәренә салачакмын, күњелләренә язып куячакмын. Мин – аларныњ Аллаћысы, ә алар Минем халкым булачак.
[11] Инде беркем дә икенче берәүне, үзенењ туганын: „Раббыны танып бел“, – дип ѳйрәтмәячәк. Чѳнки Мине кечесеннән башлап олысына кадәр беләчәк.
[12] Чѳнки Мин аларныњ явыз эшләрен кичерәчәкмен, кылган гѳнаћларын инде беркайчан да искә алмаячакмын».
[13] Бу килешүне Ул «яња» дип атап, искесен гамәлдән чыгарды, ә гамәлдән чыгарылган ћәм искергән ћәр нәрсә тиздән юкка чыгачак.