Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 3:06

[1] Шуња күрә, Мәсих тәгълиматыныњ ињ башлангыч ѳлешен калдырып, камилрәгенә күчик. Үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итүгә, Аллаћыга инануга, шулай ук суга чумдырылу йолалары, кулларны кую, үлгәннәрнењ терелүе вә мәњгелек хѳкем турындагы тәгълиматка янә нигез сала башламыйк инде.

[3] Аллаћы Үзе рѳхсәт итсә, без алга таба китик.

[4] Инде бер мәртәбә Аллаћы хәбәрен хак дип таныган, күк бүләгенењ тәмен татыган, Изге Рухта катнашкан,

[5] Аллаћыныњ яхшы сүзен вә киләчәк дѳнья кѳчләренењ тәэсирен татыган,

[6] ә аннары дѳрес юлдан читкә тайпылган кешеләрне яњадан тәүбәгә китерергә мѳмкин түгел, чѳнки Аллаћы Улын алар үзләре яњадан хачка кадаклыйлар, Аны бѳтен халык алдында мәсхәрәлиләр.

[7] Яњгыр мул итеп сугарган җир, дымны үзенә сењдереп, җир кем ѳчен эшкәртелсә, шул кешегә файдалы уњыш бирсә, Аллаћыныњ фатихасын ала.

[8] Ләкин әгәр бу җирдә шайтан таягы вә чәнечкеле куаклар үсә торган булса, аныњ бернинди дә файдасы юк. Аны каргыш кѳтә, ахыр килеп, ул җирне яндырырлар.

[9] Ләкин, сѳеклеләрем минем, шулай дип әйтсәк тә, сезнењ хәлегез әйбәтрәк вә ул сезне коткарылуга илтә дип ышанабыз.

[10] Аллаћы гаделсез түгел. Ул сезнењ хезмәтләрегезне дә, имандашларыгызга ярдәм кылганыгыз вә ярдәм кылуны дәвам итүегез аша Ања булган мәхәббәтегезне күрсәткәнегезне дә онытмаячак.

[11] Без сезнењ ћәрберегезнењ ахырга кадәр, ѳметегезнењ тулысынча тормышка ашуына кадәр, тырышлык куюын телибез.

[12] Ялкау булмагыз, бәлки, иманлы вә түземле булулары белән үзләренә вәгъдә ителгәнне алучы кешеләр үрнәгенә иярегез.

[13] Ибраћимга вәгъдәсен биргәндә Аллаћы, ант итәрлек югарырак ћичкем булмаганлыктан, Үз-Үзе белән ант итте.

[14] Ул: «Мин сиња фатиха ѳстенә фатиха бирәм. Мин синењ токымыњны ишәйткәннән-ишәйтәчәкмен», – диде.

[15] Һәм Ибраћим, сабырлык белән кѳткәннән соњ, вәгъдә ителгәнне алды.

[16] Кешеләр үзләреннән югарырак зат белән ант итәләр, ул ант әйтелгәнне раслый вә ћәртѳрле бәхәсләргә чик куя.

[17] Шуња күрә Аллаћы Үз максатыныњ үзгәрешсез булуын Аллаћы вәгъдә иткәнне алачак кешеләр ањласын ѳчен, аны ант биреп раслады.

[18] Ике үзгәрешсез нәрсә – вәгъдә ћәм ант турында Аллаћы ћич тә ялганлый алмый. Алар безне, Аллаћыга сыенганнарны, алдыбызда торган ѳметкә нык тотынырга дәртләндерә.

[19] Бу ѳмет безнењ җаныбызныњ ышанычлы вә ныклы якоре сыман. Ул пәрдә артындагы Ињ изге урынга керә.

[20] Гайсә анда, безнењ хакка, бездән алдарак керде. Мәлик-Садыйк ничек баш рухани булса, Гайсә дә мәњгегә Баш Рухани булды.

Еврейләргә Хат — Chapters