Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 2:51

[1] Изге туганнар, сезне дә Аллаћы чакырып алган. Шуња күрә уйларыгызда Гайсәне – без тоткан иманныњ Аллаћы җибәргән Баш Руханиен саклагыз.

[2] Ул, Муса Аллаћы йортындагы эшләрдә тугры булган кебек үк, Үзен билгеләгән Аллаћыга тугры булды.

[3] Йортны тѳзүчегә йортныњ үзенә караганда күбрәк хѳрмәт күрсәтелгән кебек, Гайсә Мусага караганда олырак хѳрмәткә лаек дип саналды.

[4] Әлбәттә, ћәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә ћәммә нәрсәне Аллаћы бар кылган.

[5] Муса Аллаћы йортында тугры хезмәтче иде ћәм Мусаныњ эшләре Аллаћы киләчәктә әйтәчәк нәрсәләргә шаћитлек булды.

[6] Ә Мәсих Аллаћы йорты ѳчен җаваплы Угыл буларак тугрылыклы; Аныњ йорты исә – без, әгәр дә инде кыюлыкны вә ѳметкә ышанычыбызны ахырга кадәр сакласак.

[7] Шулай итеп, Изге Рух әйткәнчә, «Бүген Аллаћыныњ тавышын ишетәсез икән,

[8] чүлдәге сынау кѳнендә Аллаћыга каршы чыккандагы кебек, үҗәтләнмәгез,

[9] анда сезнењ ата-бабаларыгыз Мине сынадылар вә Минем кырык ел буена нәрсә эшләгәнемне күрделәр.

[10] Шуныњ ѳчен Минем бу кешеләргә ачуым чыкты ћәм Мин: „Аларныњ күњелләре ћәрвакыт ялгыш уйлый, алар Мин күрсәткән юлларны белмәделәр“, – дидем.

[11] Шуныњ ѳчен Мин, ачуым чыгып: „Алар беркайчан да Минем тынычлыгыма кермәячәкләр“, – дип ант иттем».

[12] Сак булыгыз, имандашлар, берегездә дә тере Аллаћыдан баш тарткан, явыз, ышанмый торган йѳрәк булмасын.

[13] Киресенчә, «бүген» дигән сүз әле гамәлдә булганда, сезнењ берегез дә, гѳнаћ алдауларына бирелеп, киреләнмәсен ѳчен, бер-берегезне ћәр кѳнне дәртләндереп торыгыз.

[14] Чѳнки без барыбыз да, әгәр дә ахырга кадәр баштагы ышанычыбызга нык тотынсак, Гайсә белән бер үк юлдан барачакбыз.

[15] Изге язмада әйтелгәнчә: «Әгәр дә сез бүген Аллаћыныњ тавышын ишетәсез икән, Аллаћыга каршы чыккандагы кебек үҗәтләнмәгез».

[16] Аллаћы тавышын ишетеп, Ања каршы баш күтәргән кешеләр кемнәр иде соњ? Муса Мисырдан алып чыккан кешеләр түгел идемени алар?

[17] Аллаћы кырык ел буена кемгә ачулы булды соњ? Гѳнаћ кылып, чүлдә үлеп калган кешеләргә түгелме?

[18] Алар Минем тынычлыгыма беркайчан да кермәячәк, дип кем турында ант итте соњ Аллаћы? Сүз тыњламаучылар хакында түгелмени?

[19] Шулай итеп, ышанмаулары ѳчен, аларныњ Аллаћыныњ ял итү урынына керә алмаганын күрәбез.

Еврейләргә Хат — Chapters