Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 7:07

[1] Иман ул – без ѳметләнеп кѳткәннәрнењ тормышка ашуына ышану, күренмәгән нәрсәләргә инанган булу.

[2] Безнењ борынгы ата-бабаларыбыз шундый иман аркасында Аллаћыдан хуплау алган.

[3] Галәмнењ Аллаћы сүзе белән булдырылганын ћәм күзгә күренүче нәрсәнењ күзгә күренми торган нәрсәдән барлыкка килгәнен без иман аркылы ањлыйбыз.

[4] Һабил Аллаћыга, иман белән, Кабилныкына караганда әйбәтрәк корбан китергән. Иманы ѳчен Аллаћы аныњ корбаннарын хуплады ћәм аны хак кеше дип раслады. Иманы аркылы Һабил, үзе исән булмаса да, безгә әле ћаман сѳйли.

[5] Иман аркасында Ханух, үлемне кичермичә, бу дѳньядан алынган. Аны бер җирдән дә таба алмадылар, чѳнки Аллаћы аны Үз янына алган иде. Аныњ турында, ул дѳньядан алынганчы Аллаћыга ярый алган, дип әйтелә Изге язмада.

[6] Иман китерми торып Аллаћыга ярап булмый, чѳнки Ања килүче ћәркем Аллаћыныњ барлыгына вә Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына инанырга тиеш.

[7] Иман аркасында Нух, нәрсәләр буласы турында Аллаћыдан кисәтү алгач, ләкин әле аны күрмәс борын, Ања буйсынып, гаиләсен коткару ѳчен кѳймә тѳзегән. Аныњ иманы дѳньяны хѳкем иткән, ћәм иманы аркасында Аллаћы аны хак дип игълан иткән.

[8] Иман аркылы Ибраћим, Аллаћы чакыргач, буйсынып, киләчәктә үзенә мирас дип вәгъдә ителгән җиргә киткән, гәрчә кая барганын белмәсә дә.

[9] Иман белән ул вәгъдә ителгән илдә килмешәк булып яшәгән. Исхак вә Ягъкуб кебек үк, ул да чатырларда яшәгән, алар да аныњ белән бергә, Аллаћы вәгъдә иткәнне алырга тиеш булган.

[10] Чѳнки ул рәссамы вә тѳзүчесе Аллаћы булган, мәњгелек нигезле шәћәрне кѳткән.

[11] Иманы аркасында Ибраћимныњ хатыны Сара үзе дә, инде карт булса да, балага уза алган, чѳнки ул үзенә вәгъдә биргән Аллаћыны ышанычлы дип исәпләгән.

[12] Шулай итеп, тәне инде картайган Ибраћим күктәге йолдызлар кадәр күп санлы вә дињгез ярындагы исәпсез-хисапсыз ком бѳртекләре кадәр токым бирде.

[13] Барлык бу кешеләр иманнарын саклап үлгәннәр. Алар үзләренә вәгъдә ителгәннәрне, кабул итмичә, ерактан гына күргәннәр ћәм сәламләгәннәр. Алар бу дѳньяда үзләренењ килмешәк вә юлчылар гына икәнлекләрен таныганнар.

[14] Болай дип әйтүче кешеләр үзләренењ чын ватаннарын эзләүләрен күрсәтәләр.

[15] Әгәр дә алар үзләре калдырып киткән ил турында хәтерләренә тѳшереп уйлаган булсалар, анда кире кайту мѳмкинлеге дә булган булыр иде.

[16] Юк, алар әйбәтрәк илгә – күк иленә омтылганнар. Шуња күрә аларныњ Аллаћыны үз Аллаћысы дип тануы Аллаћыга оят түгел; чѳнки Ул алар ѳчен шәћәр әзерләп куйган.

[17] Ибраћим, Аллаћы тарафыннан сыналганда, иманы аркасында Исхакны корбанга тәкъдим итте. Ул Аллаћыныњ вәгъдәсен алган булса да ћәм ања: «Синењ нәселењ Исхак аша килә», – дип әйтелгән булса да, ул үзенењ бердәнбер улын корбан итәргә әзер торды.

[19] Ибраћим Аллаћыныњ үледән терелтә алуына исәп тотты, ћәм Исхак, үледән терелтелүне алдан күрсәтүче билге буларак, әтисенә кире кайтарылды.

[20] Киләчәккә иман белән караучы Исхак Ягъкуб белән Эсауга фатихасын бирде.

[21] Иман аркылы Ягъкуб үләр алдыннан Йосыфныњ ике улына да фатиха бирде ћәм, таягына таянган килеш, Аллаћыга табынып баш иде.

[22] Иман аркылы Йосыф гомеренењ ахырында Исраил халкыныњ Мисырдан чыгачагы турында сѳйләде ћәм үз сѳякләрен нәрсә эшләтергә икәнен әйтте.

[23] Иман аркылы Мусаныњ ата-анасы Муса туганнан соњ ѳч ай буена аны яшереп сакладылар, чѳнки аныњ гадәттән тыш матур бала булуын күрделәр, аларны патша фәрманы куркытмады.

[24] Иман аркылы Муса, олы кеше булгач, фиргавен кызыныњ угылы дип йѳртелүдән ваз кичте.

[25] Гѳнаћтан кыска вакытлы ләззәт алуга караганда Аллаћы халкы белән бергә газаплар кичерүне мәгъкульрәк күрде.

[26] Ул булачак әҗерне карап торды ћәм, шуња күрә, Мәсих хакына хурлык кичерүне Мисыр байлыкларыннан кадерлерәк исәпләде.

[27] Иман аркылы Муса, патшаныњ ачуыннан курыкмыйча, Мисырдан чыкты. Үз алдында күзгә күренми торган Аллаћыны күргән кебек булганлыктан, ул түзде.

[28] Иман аркылы ул, беренче булып туганнарны ћәлак итүче фәрештә Исраил халкыныњ балаларына кагылмасын ѳчен, ишекләргә кан сибү ћәм Коткарылу бәйрәме үткәрде.

[29] Иман аркылы Исраил халкы Кызыл дињгезне коры җирдән баргандай атлап чыкты, ә мисырлылар шуны ук эшләп карагач, ћәммәсе дә батып үлде.

[30] Иман аркылы Исраил кешеләре шәћәрне тышкы яктан җиде кѳн рәттән әйләнеп чыккач, Әрихәне әйләндереп алган таш диварлар ишелеп тѳште.

[31] Иман аркылы бозык хатын Рәхәб, Исраил шымчыларын дус дип кабул иткәнгә күрә, Аллаћыны тыњламаучылар белән бергә ћәлак ителмичә, котылып калды.

[32] Шуннан да артыгын сѳйләп торырга кирәкме икән? Гидеон, Барак, Шимшон, Ифтах, Давыт, Шамуил вә пәйгамбәрләр турында сѳйләп торырга вакытым җитмәс иде.

[33] Алар иман белән патшалыкларны буйсындырдылар, гаделлек урнаштырдылар, вәгъдә ителгәнгә ирештеләр. Арысланнарныњ авызларын яптылар,

[34] ярсулы утны сүндерделәр, кылычтан котылып калдылар. Аларныњ кѳчсезлеге кѳчкә әйләнде, сугышта алар куәтле булдылар ћәм чит ил гаскәрләрен качарга мәҗбүр иттеләр.

[35] Кайбер хатыннар үлгән якыннарын тере килеш кире алдылар. Бүтәннәре, үледән әйбәтрәк терелүгә ирешү ѳчен, азат ителүдән баш тартып, җәзаландылар.

[36] Кайберәүләрне мыскыл иттеләр, аларны камчы белән кыйнадылар, кайберләренә хәтта богау кигезелде, алар тѳрмәләргә ябылды.

[37] Аларны ташлар атып үтерделәр, гәүдәләрен пычкы белән урталай кистеләр, кылычтан үткәрделәр. Алар сарык вә кәҗә тиреләренә тѳренеп йѳрделәр, башлары мохтаҗлыктан чыкмады, аларны эзәрлекләделәр, кыйнадылар.

[38] Дѳнья бу затларга лаек түгел иде. Алар чүлләрдә, тауларда, мәгарәләрдә, упкыннарда кањгырып йѳрде.

[39] Алар ћәммәсе дә иманнары ѳчен Изге язмада әйбәт бәя алдылар, ләкин берсе дә, җирдә яшәгән чагында, үзләренә вәгъдә ителгәнне алмады.

[40] Бу кешеләр бары тик безнењ белән генә камиллеккә ирешсен ѳчен, Аллаћы безнењ ѳчен әйбәтрәк бер нәрсә ниятләде.

Еврейләргә Хат — Chapters