[1] Шуња күрә, туры юлдан чыкмас ѳчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез.
[2] Чѳнки фәрештәләр аша җиткерелгән сүз дѳрес булып, ћәртѳрле җинаять вә тыњлаусызлык тиешле җәзасын алган икән,
[3] шундый бѳек коткарылу белән исәпләшмәсәк, җәзадан без ничек котылып калырбыз соњ? Раббы Үзе кешеләргә бу хакта беренче булып хәбәр җиткерде. Һәм Раббы әйткәнне ишеткән кешеләр бу коткарылуныњ чын булуын безгә исбат иттеләр.
[4] Аллаћы Үзе дә моны безгә галәмәтләр, могҗизалар вә тѳрле кодрәтле гамәлләр кылып, Изге Рухтан килгән бүләкләрне Үз ихтыяры буенча бүлеп бирү юлы белән исбат итте.
[5] Аллаћы без хәзер сѳйли торган киләчәк дѳньяны фәрештәләр кулына тапшырмады.
[6] Әмма кемдер кайдадыр Изге язмада әйткән: «Син ни ѳчен кеше турында кайгыртасыњ? Син нигә адәм улы турында уйлыйсыњ?
[7] Син аны беркадәр вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куйдыњ; Син аныњ башына дан вә кадер-хѳрмәт таҗын кидердењ,
[8] ћәммәсен дә аныњ кулына тапшырдыњ». Бар нәрсәне ања буйсындыргач, ћәммәсе дә аныњ ихтыярына буйсына торган булды. Ләкин әле без ћәммә нәрсәнењ ањарга буйсынганын күрмибез.
[9] Әмма без, Аллаћы мәрхәмәте аркасында, ћәр кеше ѳчен үлсен дип, беркадәр вакытка фәрештәләрдән түбәнрәк куелган Гайсәне күрәбез. Хәзер без Аны газап чиккәне ћәм үлгәне аркасында дан вә кадер-хѳрмәт таҗы кигән хәлдә күрәбез.
[10] Аллаћы ћәммә нәрсәне бар итә ћәм саклый. Үзенә иярүче күпләгән кешене данга илткән чагында Аныњ Гайсәне газаплар аша камиллеккә ирештерүе урынлы булды. Чѳнки коткарылуга аларны Гайсә илтә.
[11] Кешеләрне изге итүче Гайсә ћәм Ул изге иткән кешеләр – икесе дә бер үк Атадан. Менә ни ѳчен Гайсә аларны туганнарым дип атаудан тартынмый.
[12] Гайсә: «Синењ исемењне туганнарыма игълан итәрмен, гыйбадәт кылырга җыелган халык алдында Сиња дан җырлармын», – ди.
[13] Ул тагын: «Мин Аллаћыга ышаныч баглыйм», – ди. Ул шулай ук: «Менә Мин Үзем ћәм Миња Аллаћы биргән балаларым», – ди.
[14] Бу балаларныњ каны вә тәне бар. Гайсә, Үз үлеме аша, үлемгә баш булган иблиснењ хакимлеген юк итәр ѳчен,
[15] гомере буена үлемнән куркып, кол булып яшәгән кешеләрне азат итәр ѳчен, Үзе дә кешеләр кебек булды.
[16] Чѳнки Ул, әлбәттә, фәрештәләргә түгел, ә Ибраћим токымына ярдәм итә.
[17] Шуња күрә, Үзен корбан итеп, халыкныњ гѳнаћларын йолар ѳчен, Аллаћыга хезмәт итүдә рәхим-шәфкатьле вә тугрылыклы Баш Рухани булыр ѳчен, Гайсә бар нәрсәдә Үзенењ туганнарына охшарга тиеш булды.
[18] Чѳнки Ул Үзе дә, вәсвәсәләндерелеп, газап чиккәнгә күрә, вәсвәсәгә дучар булганнарга ярдәм итә ала.