Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 4:48

[1] Бу Мәлик-Садыйк, Шалим патшасы, Аллаћы Тәгаләнењ рухание иде, ул, патшаларны тар-мар итеп кайтып килгән Ибраћимны очратып, ања фатихасын бирде.

[2] Ибраћим ањарга сугышта тапкан байлыгыныњ уннан бер ѳлешен бирде. Аныњ «Мәлик-Садыйк» дигән исеме «хаклык патшасы» дигәнне, ә «Шалим патшасы» – «иминлек патшасы» дигәнне ањлата.

[3] Мәлик-Садыйкныњ әти-әнисе дә, ата-бабалары да билгесез. Аныњ гомеренењ башы вә ахыры турында да берни мәгълүм түгел, ул, Аллаћы Улы кебек, мәњге рухани булып кала.

[4] Аныњ никадәр бѳек икәнлеген күрдегезме инде! Хәтта ыруг башлыгы Ибраћим да ања сугышта тапкан байлыгыныњ ињ яхшысыннан уннан бер ѳлешен бирде.

[5] Соњыннан рухани булган Леви токымы угыллары, канун кушуы буенча, туганнарыннан, алар да Ибраћим токымыннан булсалар да, табышыныњ уннан бер ѳлешен алырга тиеш.

[6] Мәлик-Садыйк рухани исә, Леви токымыннан булмаса да, Ибраћим табышыныњ уннан бер ѳлешен кабул итте ћәм ања, Аллаћыныњ вәгъдәсен кабул иткән кешегә, фатихасын бирде.

[7] Фатиханы бирүче кеше ћичшиксез аны кабул итүчедән ѳстенрәк була.

[8] Беренче очракта табышныњ уннан бер ѳлешен үләсе руханилар җыйды, ә икенче очракта уннан бер ѳлешен, Изге язма шаћитлек иткәнчә, мәњге яшәүче кеше алды.

[9] Күпмедер мәгънәдә, Леви хәтта үзе дә табышыныњ уннан бер ѳлешен Ибраћим аша Мәлик-Садыйкка түләгән, дип әйтергә була.

[10] Чѳнки Мәлик-Садыйк Ибраћимны очраткан вакытта Леви әле тумаган булса да, ул инде үзенењ ата-бабасы Ибраћимныњ тәнендә иде.

[11] Әгәр дә левиле руханилар хезмәте аша камиллеккә ирешелергә мѳмкин булса (чѳнки Муса кануны левиле руханилык белән тыгыз бәйләнештә бирелгән булган), Һарун кебек түгел, ә Мәлик-Садыйк кебек икенче Руханиныњ килүенә ихтыяҗ тумас иде.

[12] Чѳнки руханилык үзгәрсә, канун да ћичшиксез үзгәрә.

[13] Ә без сѳйләгән Зат икенче бер ырудан иде, ул ырудан беркем дә корбан китерү урыны янында хезмәт итмәде.

[14] Безнењ Раббыбыз бит Яћүд ыруыннан чыкты, ә Муса, руханилар турында сѳйләгәндә, бу ыру турында берни дә әйтмәгән.

[15] Моныњ шулай икәнлеге Мәлик-Садыйк кебек яња Рухани килгәч тагын да ачыграк, ањлаешлырак булды.

[16] Ул кешенењ чыгышына кагылышлы канун әмере буенча түгел, ә мәњге бетми торган яшәү кѳче буенча Рухани булды.

[17] Аныњ хакында Изге язмада: «Мәлик-Садыйк ничек рухани булса, Син дә мәњгегә Рухани буласыњ», – диелгән.

[18] Шуња күрә, зәгыйфь вә файдасыз булуы сәбәпле, элеккеге канун әмере үз кѳчен югалтты.

[19] Муса кануны бернине дә камилләштермәде, ә аныњ урынына безне Аллаћыга ныграк якынайткан зуррак ѳмет барлыкка китерелде.

[20] Өстәвенә, бу Затны Рухани итеп билгеләвен Аллаћы Үзенењ анты белән раслады. Калган руханилар антсыз руханилар булды,

[21] ләкин Гайсә исә Аллаћыныњ анты аркылы, ягъни Аллаћы Ања: «Раббы ант итте, Ул Үзенењ карарын үзгәртмәячәк: „Син – мәњгелек Рухани!“» – дигәндә Рухани булды.

[22] Шул рәвешле, Аллаћы тѳзегән әйбәтрәк килешүнењ ышанычлысы Гайсә булды.

[23] Башка руханилар күп иде, ләкин алар хезмәтләрен дәвам итә алмадылар, чѳнки үлә тордылар.

[24] Ә Гайсә мәњге тере, Аныњ руханилыгы да үзгәрешсез.

[25] Шуња күрә дә Ул үзе аркылы Аллаћыга килүче кешеләрне тулысынча коткара ала. Чѳнки Ул, алар турында Аллаћыга мѳрәҗәгать итеп, алар турында ялвару ѳчен ћәрвакыт яши.

[26] Безгә нәкъ менә шундый Баш Рухани кирәк: Ул изге, гаепсез, саф, гѳнаћлылардан аерып куелган вә күктән дә югары күтәрелгән.

[27] Ул, бүтән баш руханилар сыман, кѳн саен башта Үзенењ гѳнаћлары, аннары халыкныњ гѳнаћлары ѳчен корбан китерүгә мохтаҗ түгел. Ул Үзен корбан итеп, бер тапкыр ћәм мәњгелек корбан китерде.

[28] Муса кануны баш рухани итеп кешеләрне билгели, ә кеше ул зәгыйфь. Ә инде кануннан соњ бирелгән ант буенча, Аллаћы Улы Баш Рухани итеп билгеләнде. Ул – мәњгелек камиллеккә ирешкән Зат.

Еврейләргә Хат — Chapters