Skip to content
Opens in a new window
Listen to this chapter • 5:16

[1] Беренче килешүнењ гыйбадәт кылу хакында күрсәтмәләре ћәм җирдәге Изге йорты бар иде.

[2] Гыйбадәт кылу чатыры корылды, аныњ алгы ѳлешендә шәмдәл ћәм Аллаћыга багышланган икмәкләр куелган ѳстәл урнаштырылды. Бу ѳлешне «Изге урын» дип атадылар.

[3] Икенче пәрдә артында чатырныњ «Ињ изге урын» дип аталган ѳлеше бар иде.

[4] Анда хуш исле сумала яндыру ѳчен алтыннан ясалган изге ѳстәл вә алтын белән капланган килешү сандыгы бар иде. Сандыкка манна салынган алтын савыт, Һарунныњ чәчәк аткан таягы ћәм Аллаћы әмерләре язылган таш такталар урнаштырылган иде.

[5] Ә сандык ѳстенә, Аллаћыныњ шунда булуын сурәтләгән, күктәге канатлы затларныњ сыннары куелган иде, аларныњ канатларыннан тѳшкән күләгә гѳнаћларны йолу урынын каплап торды. Ләкин без хәзер ћәммәсен дә җентекләп сѳйләп тормыйбыз.

[6] Бу әйберләр менә болай урнаштырылган иде. Чатырныњ алгы ѳлешенә руханилар, Аллаћыга гыйбадәт кылганда, ћәркѳн керәләр.

[7] Ә икенче ѳлешкә баш рухани гына елга бер мәртәбә керә. Ул үзе белән кан алырга тиеш, ул үзе ѳчен дә, белмичә гѳнаћ кылган халык ѳчен дә Аллаћыга корбан итеп кан китерә.

[8] Шуныњ белән Изге Рух әле чатырныњ алгы ѳлеше булганда Ињ изге урынга юлныњ әлегә ачык булмавын күрсәтә.

[9] Моныњ бүгенге кѳн ѳчен дә мәгънәсе бар: бүләкләр вә корбаннар китерелү белән Аллаћыга гыйбадәт кылучыныњ вѳҗданы сафлана алмый.

[10] Бу йолалар ашау-эчү, тѳрле юыну йолаларын гына күздә тотты. Болар тышкы якны гына күздә тотучы кагыйдәләр иде, ћәм алар яња тәртип урнаштырылганчы гына үз кѳчендә була.

[11] Хәзер инде Мәсих монда булган яхшы нәрсәләрнењ Баш Рухание булып килде. Ул бѳегрәк вә камилрәк, кеше кулы салмаган ћәм бу фани дѳньяныкы булмаган чатыр аркылы барды.

[12] Ињ изге урынга Мәсих кәҗә вә бозау каны белән түгел, ә бары бер мәртәбә Үз каны белән керде, кешеләргә мәњгелек котылу тәэмин итте.

[13] Чѳнки әгәр дә үгез ћәм кәҗә каны яисә корбан итеп яндырылган яшь бозау кѳле, хәрәм булганнар ѳстенә сибелеп, тәнне тышкы яктан чистарта икән,

[14] Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәњгелек Рух аркылы Үзен Үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, ћәм, без тере Аллаћыга хезмәт итә алсын ѳчен, Аныњ каны безнењ вѳҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр.

[15] Шуња күрә Мәсих, иске килешү вакытында кылынган гѳнаћлардан кешеләрне Үз үлеме белән коткарып, Аллаћы тарафыннан чакырылганнар вәгъдә ителгән мәњгелек мирасны ала алсыннар ѳчен, яња килешүне Урнаштыручы булды.

[16] Әгәр дә васыять* бар икән, аны язган кешенењ үлгәнен исбатларга кирәк.

[17] Чѳнки васыять, аны язган кеше исән чагында, бернинди дә кѳчкә ия булмый. Васыять аны язган кеше үлгәч кенә кѳченә керә.

[18] Шуныњ ѳчен беренче килешү каннан башка гамәлгә керә алмады.

[19] Муса канун күрсәтмәләренењ барысын да халык алдында укып чыккач, кызыл йон вә ћүссѳп чыбыкларын алып, бар халыкка ћәм канун язылган тѳргәкнењ үзенә бозау, кәҗә каны белән су сибеп чыкты.

[20] Ул: «Бу – килешүне раслаучы кан. Аллаћы сезгә ул килешүне үтәргә әмер бирде», – диде.

[21] Ул шулай ук чатырга ћәм анда булган, Аллаћыга гыйбадәт кылганда кулланылган барлык әйберләргә кан сибеп чыкты.

[22] Канун бар нәрсәнењ диярлек кан белән пакьләндерелүен таләп итә, ћәм кан түгелмичә ярлыкау булмый.

[23] Күктәге үрнәк буенча җирдә тѳзелгән нәрсәләр шул рәвешле чистартылырга тиеш иде, ләкин күкнеке яхшырак корбаннар белән пакьләндерүне таләп итә.

[24] Чѳнки Мәсих кеше кулы белән тѳзелгән вә чын Изге йортныњ нибары күчермәсе генә булган Изге йортка кермәде. Ул, безнењ ѳчен Аллаћы алдына барып басарга дип, күкнењ үзенә керде.

[25] Ул, баш рухани ћәр елны Ињ изге урынга үз каны булмаган кан алып кергән сыман, Үзен кабат-кабат корбан итәр ѳчен кермәде.

[26] Әгәр дә шулай булса, Мәсих, дѳнья яратылганнан бирле, Үзен корбан итеп, кабат-кабат газап чигәргә тиеш булыр иде. Ләкин Ул Үзен корбан итү аша гѳнаћны бетерер ѳчен, соњгы дәвердә бары тик бер мәртәбә килде.

[27] Һәркем кайчан да булса бер үлеп, аннары хѳкем алдына басарга тиеш булган кебек,

[28] Мәсих, күпләгән кешенењ гѳнаћларын Үз ѳстенә алыр ѳчен, бер мәртәбә корбан ителде, ћәм Ул әле икенче тапкыр киләчәк, ләкин инде кешеләрнењ гѳнаћларын йолу ѳчен түгел, ә Үзен кѳтеп торучыларны коткару ѳчен киләчәк.

Еврейләргә Хат — Chapters